Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышка бер ел. Путин сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын узып китте


Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына бер ел тулды. Шушы бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 279, Башкортстаннан кимендә 468 кеше һәлак булган. Барлыгы 747 кеше. 1979-1989 елларда Совет берлегенең Әфганстандагы сугышында Татарстаннан 296, Башкортстаннан 343 кеше һәлак булган йә хәбәрсез югалган. Барлыгы 639 кеше. Шулай итеп, Путинның бер ел барган сугышы үлүчеләр саны белән 10 ел дәвам иткән Әфган сугышын узып китте.

Искәрмә: Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.

Русия төбәкләреннән Украинада һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме дә барлый. Аларның соңгы хисабына күрә, Татарстаннан 281, Башкортстаннан 463 кеше һәлак булган, бар Русиядән 14 708 хәрби үлгән. Соңгы ике атнада үлүчеләр саны гадәттәгедән 5 тапкыр артыграк. Бу нисбәт Азатлык хисабында да раслана. Үлүчеләр саны артуын хәрби белгечләр Русия гаскәренең Донбастта киңкүләм һөҗүм башлавы белән аңлата.

Әлеге арту декабрь урталарында башланды. 2022 ел буена русия чыганаклары атнасына уртача 250-300 үлем турында хәбәр итеп килсә, гыйнварда бу сан икеләтә артты. Февральнең ике атнасында гына BBC һәм "Медиазона" төркеме белгечләре барлыгы 1 679 үлем очрагын раслаган, бу сан гадәттәге уртача саннардан 5 тапкыр күбрәк.

Путин сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышына тигезләште
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Соңгы 3 айда үлүчеләрнең зур өлешен мобилизациягә эләгүчеләр, ихтыярилар (Саклану министрлыгы йә Росгвардия белән контракт имзалаучылар) һәм тоткыннар ("Вагнер" ширкәтенә ялланып китүчеләр) тәшкил итә.

BBC һәм "Медиазона" төркеме белгечләре узган ел буена Русиянең 60лап авыл-шәһәрендәге зиратларны күзәтеп барган. Шушы күзәтүдән чыгып, алар Украинадан кайткан табутлар саны төркем теркәгән саннан (14 708) кимендә ике тапкыр зуррак булырга мөмкин дип саный. Димәк, иң консерватив хисап белән дә үлүчеләр саны 29 500 кеше була ала.

АКШның хәрби-диңгез анализ үзәге бәяләмәсенә күрә, Украинадагы сугышта яраланучылар саны үлүчеләр саныннан якынча 3,5 тапкыр зуррак. Димәк, сафтан чыгучыларның гомум саны (үлүчеләр, яраланучылар һәм хәбәрсез югалганнарны да кертеп) кимендә 133 мең кешегә җитә ала. Бу санга Русия ягында сугышкан Донецки һәм Луһанскиның "халык милициясе" кешеләре керми.

Сугышларны чагыштыру

Хәрби белгеч, Forbes басмасының махсус хәбәрчесе Владимир Даценко Русиянең Украинага каршы сугыштагы югалтуларын бәяләр өчен аны тарихта булган башка сугышлар белән чагыштырып караган. Ул үзенең тикшерүендә һөҗүм итүче якның бер тәүлектә уртача ничә хәрбиен югалтканын санап чыгарган. Нәтиҗәләр мондый:

  • Икенче дөнья сугышы (1939-1945) - тәүлегенә 2415 үлем
  • Совет-фин сугышы, Кышкы сугыш (1939) - тәүлегенә 1449 үлем
  • Беренче дөнья сугышы (1914-1919) - тәүлегенә 1280 үлем
  • Украинадагы сугыш (2022-????) - тәүлегенә 380 үлем (мобилизациядән соң 650)
  • Корея сугышы (1950-1953) - тәүлегенә 337 үлем
  • Рус-япон сугышы (1904-05) - тәүлегенә 115 үлем
  • Русия-чечен сугышы (1994-1996) - тәүлегенә 22 үлем
  • АКШ-Вьетнам сугышы (1964-1975) - тәүлегенә 20 үлем
  • Совет-Әфганстан сугышы (1979-1989) - тәүлегенә 4 үлем
  • АКШ-Гыйрак сугышы (2003-2009) - тәүлегенә 2 үлем

Шулай итеп, Путин сугышы бер тәүлеккә үлемнәр саны белән Беренче чечен сугышын да, Вьетнам сугышын да, Әфган сугышын да узып киткән.

Бу сугыш күпме дәвам итәчәк?

Әлеге сорауга җавап табу максатыннан Даценко ​югалтулар интенсивлыгы дигән параметрны тикшергән (һөҗүм итүче гаскәрнең гомум санын бер тәүлектәге югалтулар санына бүлгән). Шушы параметр сугышның озынлыгына турыдан-туры бәйле ди ул. Ул зуррак булган саен сугышлар кыскарак, һәм киресенчә. Украинадагы сугышта Русиянең хәзерге югалтулар параметры 0,144%. Шуннан чыгып, белгеч мондый нәтиҗә ясый:

Русия бу сугышны ике ел чамасы алып бара алачак. Бу вакытны озайту өчен сугыш кырында, шул исәптән, хәрбиләрне эффективрак куллану ягыннан җитди үзгәрешләр башкарырга кирәк булачак.

Башкортстан һәм Татарстан

Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Иң күп үлүчеләр башкала Уфадан, аннан соң Белорет, Стәрлетамак, Учалы, Ишембай, Әбҗәлил һәм Салават районнары килә (2023 елның 24 февраленә булган саннар):

  • Уфа — 32 кеше
  • Белорет районы — 25 кеше
  • Стәрлетамак районы — 24 кеше
  • Учалы районы — 24 кеше
  • Ишембай районы — 14 кеше
  • Салават шәһәре — 12 кеше
  • Әбҗәлил районы — 12 кеше
  • Сибай районы — 11 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 24 февраль 2023
Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 24 февраль 2023

Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казаннан, аннан соң Кукмара, Түбән Кама, Мамадыш һәм Чүпрәле районнары килә (2023 елның 24 февраленә булган саннар):

  • Чаллы — 41 кеше
  • Казан — 34 кеше
  • Түбән Кама районы — 16 кеше
  • Кукмара районы — 14 кеше
  • Мамадыш районы — 12 кеше
  • Тәтеш районы — 11 кеше
  • Чүпрәле районы — 11 кеше

Барлык районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз:

Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 24 февраль 2023
Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләр саны, районнарга карап, 24 февраль 2023

Мобилизация

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең кимендә 54е — узган көздә мобилизациягә эләгеп китүчеләр.

Ихтыяри батальоннар

Узган ел җәендә ике республикада да ихтыярилар батальоннары төзелгән иде. Анда язылып сугышка китүчеләр арасында да үлеп кайтучылар саны арта. Без теркәгән саннар мондый:

Башкортстан

  • Шәйморатов исемендәге батальоныннан — 18 кеше
  • Доставалов исемендәге батальоныннан — 7 кеше
  • Салават Юлаев исемендәге батальоныннан — әлегә теркәлмәгән

Татарстан

  • "Алга" батальоныннан — 12 кеше
  • "Тимер" батальоныннан — 1 кеше

"Вагнер" ширкәте

Соңгы ике айда Украинадагы сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланып китеп үлүчеләр саны нык артты. Безнең хисапка күрә, Башкортстан һәм Татарстаннан кимендә 80 кеше "Вагнер"га ялланып китеп сугышта башын салган.

Барлык мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Медиа һәм хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа күрә бу исемлек тә тулы булмаска мөмкин. Әгәр анда кермәгән очраклар турында белсәгез, йә өстәмә мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итегез. Исемлек даими яңартылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG