Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга сәяхәт итү бәяләре бер елда 20-25 процентка кыйбатланган


Казан Кирмәнендә туристлар. Архив фотосы
Казан Кирмәнендә туристлар. Архив фотосы

"Татарстан башкаласы Мәскәү яки Петербург белән чагыштырганда кыйбаткарак чыга. Бездә яшәү дә кыйбат, ашау да очсыз түгел", ди әлеге тармакта эшләүче белгеч.

Узган елның мартыннан башлап Казанга бару өчен сатылган турларның бәяләре, 2021 ел белән чагыштырганда, 20-25 процентка кыйбатланган. Бу хакта "Бизнес Online"-га "Лидер Казань" туристик ширкәте хуҗасы Вячеслав Григорьев сөйләгән. Элегрәк бәяләр елына 10 проценттан да артмый иде, дигән ул.

"Казан һәрвакыт кыйбатлы шәһәр булды. Ә туристлар бөтен әйберне чагыштырып карый, һәм бу яхшы түгел – мактанырлык әйбер юк. Шул ук Яңа ел бәйрәмнәре чорын гына алсак та, Татарстан башкаласы Мәскәү яки Петербург белән чагыштырганда кыйбаткарак чыга. Бездә яшәү дә кыйбат, ашау да очсыз түгел", дигән ул.

Григорьев сүзләренчә, бәйрәмнәр вакытында Казан кунакханәләрендә бүлмәләр җитми, ихтыяҗ югары булгач, бүлмәләргә бәяләр дә арта. "Әйтик Пермьдә яшәүче урта хәлле гаилә Казанга тур алыйкмы, Петербургамы, дигән сайлау алдында калачак икән, ул Петербурны сайлаячак, чөнки Казаннан 30 процентка арзанрак чыгачак. Ә бит тарихи һәм мәдәни кыйммәтләре ягыннан бу икесе ике төрле шәһәр", дигән ул.

Күптән түгел Татарстанда киләчәктә кунакханәләр һәм отельләр җитми башларга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде, чөнки туристлар кабул итү ягыннан республика алдынгылыкта – бишенче урында тора.

  • Былтыр гыйнвардан декабрьгә кадәр Казан Кирмәнен карарга 3,5 миллион турист килгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк.
  • Казанга килгән туристларның төп өлеше Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Ярославль, Владимир, Чиләбе шәһәрләреннән булган. Казан Кирмәненнән тыш, кунакларның иң яраткан урыны булып Иске татар бистәсе, Бауман урамы, "Ривьера" аквапаркы саналган.
  • Былтыр ел әйләнәсе Казан кунакханәләре 67 процентка тулы булган. Бүген шәһәрдә 229 отель, хостел эшли. Алар 17 мең кешегә исәпләнгән.
  • 2030 елга Казанда туристлар санын 5 млнга җиткерү максаты куелды. Шәһәр мэры Илсур Метшин эш програмы төзеп, федераль һәм республика хакимиятеннән ярдәм сорарга кушты. Нинди юллар белән туристлар санын арттырырга җыенулары төгәл әйтелмәсә дә, русияләрнең чит илгә чыга алмавыннан файдаланырга кирәк дип әйтелде.
  • Моңа кадәр тарихчы Дамир Исхаков туристларның саны арту сәбәпле, Казанда милли туризмны үстерергә чакырган иде. "Киләсе елда конгресс этнотуризм юнәлешенә алынырга тели. Хәзер сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк... Читтән килгән туристлар өчен музейларда үзебезнең шәхесләребез һәм ядкәрләребез кадерлерәк", дип белдергән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG