Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русия стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен туктатып тора


Ул шулай ук Русия саклану министрлыгы һәм Росатомга Русия атом коралы сынавына әзерләрнергә кушты.

Русия стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен (СНВ) бер яклы туктатып тора. Бу хакта 21 февраль көнне үзенең Федераль җыенга юлламасында Русия президенты Владимир Путин белдерде.

Аның сүзләренчә, февраль башында НАТО әлеге килешү кысаларында Русия атом объектларына инспекцияне кертергә таләп итте, Путин моны "абсурд театры" дип атады һәм Көнбатыш илләренең Русиянең стратегие җиңелүен теләвен әйтте.

Ул шулай ук Русия саклану министрлыгы һәм Росатомга Русия атом коралы сынавына әзерләрнергә кушты. АКШ атом сынауларын үткәрсә, Русиядә яңа атом коралы сынауларын үткәрәчәк, диде Русия президенты.

Моннан тыш Путин корал җитештерергә арттыру кирәклеген дә әйтте. Атом коралын тәэмин итү дәрәҗәсе 91%тан артык, барлык хәрби көчләр компонентларында да бу дәрәҗәгә чыгарга кирәк, ди ул.

Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе 2021 елда озайтылган иде. Ул 2025 елга кадәр гамәлдә. Моңа кадәр АКШ һәм Русия президентлары Барак Обама һәм Дмитрий Медведев 2010 елда имзалаган иде. Ул һәр тараф атом кораллары санын 1550 берәмлеккә кадәр киметүне күз уңында тота.

2 сәгатькә якын дәвам иткән юлламада Владимир Путин Украинага һөҗүмне аклап, моңарчы күп тапкыр кабатлаган тезисларны китерде. Азатлык әлеге сүзләрне анализлап, бер ел элек аларның ялган булуын язган иде.

Юлламада Русия президенты сугышта катнашучыларга күпсанлы ярдәм күрсәтү чараларын да атады. Аерым алганда, ул хәрбиләр гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус дәүләт фондын булдырырга тәкъдим итте. Моннан тыш сугышта катнашучыларга ярты елга 14 көнлек ял көннәрен дә бирү кирәк, ди ул.

  • Русия президенты Федераль җыенга юллама белән һәр ел чыгыш ясарга тиеш. 2022 елда мондый юллама булмады, белгечләр моны Украинага каршы сугышта аның әйтерлек сүзе булмавы белән аңлата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG