Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәхкәмәсе "ят агент" дип табылган социолог Искәндәр Ясәвиевне кире эш урынына кайтартудан баш тарткан


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Ясәвиев бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итмәкче.

Социолог Искәндәр Ясәвиевнең Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Петербур филиалына булган дәгъвасын Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе канәгатьләндермәгән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Шулай ук мәхкәмә аңа рухи зыян өчен 100 мең сум бирү һәм эшләми торган вакытлары өчен хезмәт хакын түләтү таләпләрен кире каккан.

Ясәвиев Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Петербур филиалында яшьләр тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре иде. Шулай да 10 октябрьдә уку йорты электрон почта аша аның белән хезмәт килешүен өзүен хәбәр итте. Бу хәл Ясәвиевне "ят агентлар" исемлегенә кертеп берничә көн узуга булды.

Аны Хезмәт кодексының 77 маддәсе 1 өлеше 7 пункты нигезендә ("Хезмәт шартнамәсенең билгеле бер шартлары үзгәрүенә бәйле рәвештә хезмәткәрнең эшен дәвам итүдән баш тартуы") эштән җибәрделәр. Әмма Ясәвиев бу маддәнең "кайбер нормалары үтәлмәде", ди. "Хезмәт килешүенең вакыты беткәнче, ике ай алдан андагы нинди шартлар үзгәрәчәген миңа хәбәр итмәделәр, шуңа мин алар белән килешә дә, алардан баш тарта да алмадым", дип искәртә ул.

Ясәвиев бу үзгәрешләр белән килешмәгән очракта эш бирүченең үзенә яңа эш тәкъдим итәргә тиешлеген, әмма моны эшләмәүләрен әйтә.

Шул ук вакытта уку йорты Ясәвиевнең дәгъваларына каршы чыккан. Анда әйтелгәнчә, уку йорты хезмәткәрләре 2020 елның октябреннән коронавирус пандемиясе сәбәпле вакытлыча читтән торып эшләгән. Ясәвиевне өлкән фәнни хезмәткәр итеп 2022 елның февралендә эшкә алганнар, ул читтән торып эшләгән. Шулай да шул ук елны июльдә югары уку йортында читтән торып эшләү тәртибе бетерелгән, һәм августта филиал хезмәткәрләре эш урыннарына чыгарга тиеш булган. Югары икътисад мәктәбе белдерүенчә, Ясәвиев үзенең Казанда булуын әйткән һәм Петербурга октябрьдә генә килергә ниятләвен белдергән, шул рәвешле "хезмәт бурычларын башкаруга керешмәгән". Уку йорты моны Ясәвиев "яңа шартларда эшләүдән баш тартты" дип саный.

Юрист Павел Кудюкин мәхкәмәдә Искәндәр Ясәвиевка "ковид" таләпләре кулланыла алмый, чөнки ул пандемиягә кадәр дә читтән торып эшләгән дип белдергән. Ул Вахитов районы мәхкәмәсеннән эштән җибәрүне канунсыз дип табуны сораган.

Мәхкәмә бу таләпне нигезсез дип тапкан. Искәндәр Ясәвиев басмага мәхкәмә карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкмен дигән.

  • Гыйнвар ахырында социолог һәм "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиевка "нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр иде.
  • Аны 2022 елның 19 июньдә "Idel.Реалии" басмасында чыккан "Егетләрчәме, советчамы: Русия нигә сугыша?" исемле язмасы өчен "нәфрәт яки домшанлык уяту, кеше абруен кимсетү" маддәсе нигезендә гаепле дип тапканнар. Бу язмасында ул Украинадагы сугышның башлану сәбәпләре турында фикер йөртә.
  • 6 февраль Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиевне өч тәүлеккә административ сак астына алу турында карар чыгарды.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Джейми Флай социолог Искәндәр Ясәвиев кулга алыну уңаеннан махсус белдерү ясады. "Бары тик авторитар хакимият кенә бәйсез журналистиканы, хакыйкать турында хәбәр итүче журналистларны нәфрәт уятучы итеп күрә ала, — дип белдерде Джейми Флай. — Искәндәр Ясәвиев — бик ихтирамлы күзәтүче, һәм ул кичекмәстән гаиләсенә җибәрелергә тиеш", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG