Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан билгеләнгән сенатор Лилия Гомәрова урыс теле турындагы канунны дәүләт иминлегенең нигезен яклау дип атады


Лилия Гомәрова
Лилия Гомәрова

Кичә, 22 февральдә Федерация шурасы вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канунны хуплады.

Федерация шурасында "Русиянең дәүләт теле турындагы" федераль канунга төзәтмәләрне хупладылар. "Урыс телен Русиянең дәүләт теле буларак кулланганда урыс әдәби теле нормалары сакланырга тиеш", дип белдерделәр парламентның югары пулатында. Урыс телен куллану кагыйдәләрен Русия хөкүмәтенең аерым карары билгеләячәк.

Федерация шурасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова яңа канунны дәүләт иминлегенең нигезе дип атады. "Урыс телен кануннар белән яклау - безнең дәүләт иминлеген яклау ул", диде Гомәрова.

Урыс телен дөрес кулланмаучыларга нинди чара күреләчәге турында сенатор аңлатма бирмәде.

16 февральдә Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.

Канун дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Шулай ук норматив сүзлекләрдә булган чит тел сүзләрен генә кулланырга яраячак.

  • Шул ук вакытта, күпмилләтле Русиядә башка халыкларның телләре проблемнарын кануни хәл итү юлларын карарга тәкъдим итмиләр. Киресенчә, мондый мәсьәләләр күтәрелгәндә Мәскәү күз йома, тәкъдимнәр кабул ителми.
  • Әйтик Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясенә "татар теле — республиканың дәүләт коручы халкы теле" дигән норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.
  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG