Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 10 яшьлек бала мәктәптән өйгә кайтып барган чакта ачык канализация чокырына төшеп үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәктәптә дәресләр беткәч малай әнисенә шалтыратып, тиздән өйдә буласын әйткән, әмма кайтмаган. Баласы озак кайтмый торгач, телефоны да җавап бирми башлагач, әни кеше аны эзләүгә керешкән.

Кичә, 22 февральдә Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 10 яшьлек бала мәктәптән өйгә кайтып барган чакта ачык канализация чокырына төшеп үлгән, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань". Басмага җирле кешеләр сөйләвенчә, мәктәптә дәресләр беткәч малай әнисенә шалтыратып, тиздән өйдә буласын әйткән, әмма кайтмаган. Баласы озак кайтмый торгач, телефоны да җавап бирми башлагач, әни кеше аны эзләүгә керешкән диелә.

Караңгы төшкәндә югалган баланы инде бөтен шәһәр белән эзли башлаганнар, аларга полиция дә кушылган. Нәтиҗәдә кичке сәгать уннар тирәсендә баланың мәетен канализация чокырыннан табып алганнар, чокырның капкачы ачык булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, бу – чокырның бер иясе юк, ул җирле Водоконалныкы да түгел. Якын-тирә йортларда яшәүче кешеләр анда юынтык су түккән диелә.

  • Узган җәйдә Чаллыда канализация коеларының чуен капкачлары югала башлаган дип хәбәр ителгән иде. "Кайбер очракта люкларны да алып китәләр, шәһәрдә яшәүчеләр аларны урлап металл кабул итү пунктына тапшыра, урында "кара тишекләр" генә кала, анда үтеп йөрүчеләр дә төшеп китәргә мөмкин", диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG