Accessibility links

Төркиядә кырымтатарлар Номан Челебиҗиһанны искә алды


Номан Челебиҗиһан (1885-1918)
Номан Челебиҗиһан (1885-1918)

Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә кырымтатар милли лидеры Номан Челебиҗиһан үтерелүгә 105 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары узды.

Искешәһәрдәге Кырым халык белеме, тикшеренү, яшьлек һәм спорт клубы үзәге, шулай ук Искешәһәрнең Кырым үзәге Номан Челебиҗиһанны искә алу чаралары уздырды.

Беренче чарада сугыш сәбәпле 2014 елда Кырымнан Киевка, 2022 елда Киевтан Төркиягә качак булып килгән "Кырым гаиләсе" балалар ансамбле, Искешәһәрдәге Кырым качаклары, җирле татарлар катнашты. Балалар шигырьләр укыдылар, Номан Челебиҗиһан сүзләренә язылган "Ант иткәнмен" кырымтатар милли гимнын башкардылар.

Үзәкнең рәисе Реҗәп Шен чыгыш ясап, Төркиядәге җир тетрәүне, кырымтатарларның хәзерге хәлен телгә алып, "авыр көннәрдә яшибез, ләкин бу көннәр кырымтатарларны юк итмәячәк, киресенчә, тагын да ныгытачак, көчле итәчәк, Төркиянең күңеле кырымтатарлар өчен гел ачык, без ипиебезнең бер өлешен сезнең белән уртаклашабыз, диде.

"Кырымтатарлар инде 1783 елдан бирле, 250 ел буена авыр көннәр кичереп яши, әмма 250 елда ул аюлар безне юк итә алмады һәм аларга без мондый форсат бирмәячәкбез. Бу мөмкин түгел, бу милләтнең ни кәдәр бөек, көчле милләт булганын алар белми", диде ул.

"Кырым гаиләсе" балалар ансамбле
"Кырым гаиләсе" балалар ансамбле

"Кырым гаиләсе" җитәкчесе Анифе Куртсеитова исә Номан Челебиҗиһанны кем үтергәнен без яхшы беләбез, алар бүгенге заманда да шул юлдан бара, диде.

"Кырымны басып алучылар кырымтатарларны эзерлекләвен дәвам итә, аларны йортларыннан куып чыгаралар, төрмәгә утырталар. Бүген кырымтатарлар төрле илләргә сибелеп китергә мәҗбүр. Безнең бер дошманыбыз бар" диде ул.

Чара Номан Челебиҗиһан рухына һәм җир тәтрәүдә һәләк булганнар рухына дога укылып тәмамланды.

Икенче үзәкнең җитәкчесе Эрджан Бозкурт, әйдәп баручы укытучы һәм идарә әгъзасы Озкан Пинарлы, Төркиядәге кырымтатар оешмалары платформасы һәм җәмгыяте белән бергә, Номан Челебиҗихан һәм җир тетрәү корбаннары хатирәсенә онлайн-чара үткәрделәр, догалар укыдылар. Бу чарада Киевтан читтән торып Мәҗлес вәкиле Риза Шевкиев та катнашты.

Киевка китеп эшләргә мәҗбүр булган Мәҗлес (Русиядә тыелган оешма) рәисенең урынбасары Ильми Умеров онлайн чыгыш ясап, Кырым директориясенең (хакимиятенең - ред.) җитәкчесе Номан Челебиҗиһан истәлегенә догалар укырга чакырды.

Акъярда Номан Челебиҗиһан истеләгенә куелган хатирә тактасы
Акъярда Номан Челебиҗиһан истеләгенә куелган хатирә тактасы

Номан Челебиҗиһан 33 яшендә 1918 елда Акъярда (Севастополь) атып үтерелде. Аның ватан өчен көрәше аның үлеме белән төгәлләнде, диде Умеров.

"Ул вакыйгалардан соң 100 елдан артык вакыт узды, ләкин безнең хәлебез һаман шул дәрәҗәдә кала. Ул замандагы мәсьәләләр хәзер дә алдыбызда тора. 23 февраль - Номан Челебиҗиһан үтерелгән көн. Акъярда төрмәнең диварында аның истәлегенә куелган хатирә тактасы бар. Без һәр ел анда барып чәчәкләр куеп митинг уздыра идек. Хәзерге көндә мондый чараны уздырырга мөмкинлек булмаганда, халкыбызны догалар үткәрергә чакырабыз. Кырымда ниндидер башка хәрәкәтләр эшләргә мөмкинлек юк дисәм, ялган түгел. Һәрбер мәчеттә, бистә һәм авылларда догалар укылачак, ватаныбызга кайту өчен көрәшкәннәрнең рухларына догалар кылыначак", диде ул.

Белешмә: Номан Челебиҗиһан

Номан Челебиҗиһан (1885-1918) — Кырымның дала ягында Ор Капы районы (Перекоп) Сонак авылында туа. Төркиядә (1908-1912) Истанбул университетында юридик һәм дини белем ала, анда кырымтатар студентларын берләштергән "Кырым генчлиги" (Кырым яшьләре"), "Ватан" яшерен оешмасын төзи. Шигырьләр, хикәяләр авторы.

Төркиядә Исмәгыйль Гаспринский белән очраша. 1913 елда Петербур университетының юридик бүлегенә укырга керә. 1917 елда Акмәчеттә Бөтенкырым мөселман корылтаенда оешкан мөселман башкарма комитетының рәисе, Кырым, Литва, Беларус, Польша мөселманнары мөфтие булып сайлана.

1917 елның ноябрь-декабрендә фикердәшләре белән Бакчасарайда Беренче кырымтатар халкы Корылтаен әзерләп үткәрә. Корылтай Кырым милли республикасы оешуын игълан итә һәм аның конституциясен кабул итә, Номан Челебиҗиһан директориянең (милли хакимиятнең) рәисе итеп сайлана.

Большевиклар милли хакимиятне танымый, Кара дингез флоты матрослары ярдәмендә хакимиятне бәреп төшерәләр, Кырымны яулап алалар. Номан Челебиҗиһан бер мәхкәмәсез инкыйлабчы матрослар тарафыннан 1918 елның 23 февралендә үтерелә, җәсәде Кара диңгезгә ташлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG