Accessibility links

Антальяда Украинадагы сугышка каршы чарада татар активистлары да катнашты


Фәрит Зәкиев (уңда)
Фәрит Зәкиев (уңда)

ТИҮ рәисе йөзләрчә мең татарның сугышка каршы булуын белдерде.

25 февральдә Германия, Франция, Польша, Литва һәм башка кайбер илләрдә Украинадагы сугышка каршы чаралар узды. Төркиянең Анталья шәһәрендәге митингта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев та чыгыш ясады.

"Мин Русия башлаган җинаятьчел, баскын сугышка, украин халкы геноцидына каршы булган йөзләрчә мең татар исеменнән әйтәм. Мин украин халкына, аларның ирек өчен көрәшүләренә теләктәшлек белдерәм. Русия ягында бик күп татарлар сугыша, ләкин сез белеп торырга тиеш: төрле илләрдә йөзләрчә мең татар бу сугышка каршы", диде ул.

Митингта Зәкиев бу сугыш атом төш фаҗигасенә китерергә мөмкин, шунлыктан Русия хәрбиләре Украинадан китергә тиеш дип белдерде.

"Алга таба сугыштагы киеренкелек атом төш фаҗигасенә, кешелек дөньясы юкка чыгуга китерәчәк икәнен аңларга тиеш. Шуңа күрә без митингта Русия хакимиятеннән суверен Украина җиреннән гаскәрләрне чыгаруны һәм 1991 елгы чикләрне торгызуны таләп итәргә тиеш. Бу аларның бердән-бер юлы", диде ул.

Русиянең һөҗүменә бер ел уңаеннан дөньяның төрле илләрендә Украинаны хуплап чаралар узды. Казан активистлары да Украинадагы сугышка каршы булуын белдерде: сәяси золымнар корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәл янында "Путин сугышына – юк", "24.02.2022 - ?" дигән язулар, Винница шәһәренең һөҗүмнән соңгы фотосурәте һәм уенчыклар белән чәчәкләр куелды.

Бер ел элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шушы вакыт эчендә бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 279, Башкортстаннан кимендә 468 кеше һәлак булган. Путин сугышы үлемнәр саны белән ун ел дәвам иткән Әфган сугышын узып китте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG