Accessibility links

Русиядә "ЧВК Рёдан" төркемендә торучы үсмерләрне тоткарлыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар Hunter x Hunter аниме-сериалы белән илһамланган. "ЧВК Рёдан" вәкилләре чәчләрен карага буйый, үрмәкүч тамгалары йөртә, киемнәрендә 4ле саны бар. Полициянең яңа хәрәкәт әгъзаларын Казан, Мәскәү, Петербур, Курски, Новосибирскида тоткарлавы хәбәр ителә.

Петербур полициясе "Галерея" сәүдә үзәгендә 150дән артык үсмерне тоткарлаган, алар "ЧВК Рёдан" дигән яшьләрнең яңа субкультурасына иярүчеләр дип фаразлана. Тоткарлауларга "Рёдан" вәкилләренең икенче бер яшьләр төркеме белән сугышуы сәбәпче булган.

"Фонтанка" мәгълүматынча, бер мәктәп укучысы җәрәхәтләнгән. Сәүдә үзәгендә тәртип бозучыларга каршы "хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Русиядәге яңа субкультура турындагы хәбәрләр узган атнада Мәскәүнең Авиапарк сәүдә үзәгендә үсмерләр сугышканнан соң чыга башланды. SHOT Telegram-каналы моны "Рёдан" вәкилләре оештыруын язды. 24 февральдә сәүдә үзәгендә өч дистәдән артык кешене, икенче көнне тагын берничә үсмерне тоткарладылар.

Baza исә сугышулар Мәскәүнең "Маркос Молл" сәүдә үзәгендә дә булуын, 20ләп үсмернең тоткарлануын яза.

Мәскәү сәүдә үзәкләрендә үсмерләрне тоткарлаганнан соң, полиция бу хәрәкәт әгъзаларын бөтен Русия буйлап эзли башлады. Әйтик Baza Курски, Новосибирски, Казанда булган тоткарлаулар турында хәбәр итте.

Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизуллина медиаларга "Рёдан" белән бәйле хәлләрне яктыртуны тыярга тәкъдим итте. Ул моны "сугышуларны, мәктәпләргә һөҗүмнәрне" популярлаштыруга гына китерәчәк, дип саный.

  • Яңа субкультура вәкилләре Hunter x Hunter аниме-сериалы белән илһамланган, сериал сюжетында "Геней Рёдан" җинаятьчел төркеме бар, аларның эмблемасында үрмәкүч ясалган. "Рёдан" хосусый хәрби ширкәте" вәкилләре чәчләрен карага буйый, үрмәкүч тамгалары йөртә, киемнәрендә 4ле саны бар. Полиция үсмерләрне тоткарлаганда шушы билгеләргә таяна.
  • ЧВК - "хосусый хәрби ширкәт" төшенчәсе исә күпләргә"Вагнер" оешмасын хәтерләтә. Әмма Русиянең берничә медиасы белән сөйләшкәндә хәрәкәт әгъзалары үзләренең хәрби оешмаларга катнашы булмавын, "Рёдан" янәшәсенә бу төшенчәне дә кушулары исә – шаяру гына булуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG