Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ "Сеть" оешмасының "Мәскәү бүлеге" эше нигезендә Азат Мифтаховны тикшерә


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аның өстеннән күрсәтмәләрне "Сеть" эше нигезендә элегрәк хөкем ителгәннәр биргән диелә. Шуларның берсе - Игорь Шишкин азат ителгәч Русиядән китте һәм тикшерү барышында җәфалауларга дучар булуын сөйләде. Ул Мифтахов өстеннән күрсәтмәләр бирүен хәбәр иткән иде.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) террорчы дип аталучы "Сеть" оешмасының "Мәскәү бүлеге" турында яңа эш ачкан һәм шикләнелүчеләрнең өйләрендә тентүләр уздырган. Бу хакта тәртип яклау оешмаларындагы чыганакларына сылтанып, ТАСС җиткерә.

Агентлык әңгәмәдәше әйтүенчә, "Сеть" эше нигезендә элегрәк хөкем ителгәннәрнең бер өлеше Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторына күчерелгән, җаваплар бирә башлаган.

ТАСС чыганагы мәгълүматынча, ФСБ тикшерүчеләре бу эшкә Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховның да катнашы булуын тикшерә. Мифтахов "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату эше нигезендә, сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепләнеп, 5 ел да 9 айга хөкем ителгән иде, ул быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш.

"Сеть" эшендә гаепләнеп хөкем ителгән Игорь Шишкин күрсәтмәләре нигезендә, Мифтаховка "Мәскәү бүлекчәсе" турындагы яңа җинаять эше белән яныйлар диелә. Колониядән азат ителгәннән соң, Шишкин Русиядән китте һәм тикшерү барышында җәфалауларга дучар булуын сөйләде. Ул шулай ук бу эштә гаепләнүчеләрнең кайберләре, шул исәптән Мифтахов өстеннән күрсәтмәләр бирүен хәбәр иткән иде.

Февраль уртасында хокук яклаучы Иван Асташин Мифтахов өстеннән "Сеть" эше нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше – Киров өлкәсендәге колониядән "Лефортово" тикшерү изоляторына күчерелгән Дмитрий Пчелинцев та күрсәтмәләр бирә, дип хәбәр итте.

Асташин әйтүенчә, Пчелинцев үзенең адвокаты Оксана Маркеева аша Мифтаховка гаебен танырга кушкан, барыбер хөкем итәчәкләр, ә гаебеңне танысаң яңа эштә кимрәк мөддәт биреләчәк, дигән.

Азат бу хәлләр турында белә һәм рухи яктан барсына да әзер, үзенә каршы күрсәтмәләр бирергә һәм ФСБ белән сөйләшүләр алып барырга җыенмый, ди егетнең тарафдарлары.

Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань "аны иреккә чыгу урынына, мөгаен Лефортовога күчерелү, яңа мәхкәмә һәм авыррак шартларда елларча төрмә җәзасы көтәр", дип фаразлый. Хәзерге вакытта Мифтахов Киров өлкәсенең 17нче төзәтү колониясендә утыра.

Февраль уртасында Азат Мифтахов белән әнисе – Гөлнур Мифтахова күрешкән иде.

"Азатны начар хәлдә дип әйтә алмыйм, кәефе дә күтәренке, төшенкелеккә бирелми, яки безгә күрсәтмиме? Сәламәт. Матур гына күренә, чәчен үзенчәлекле итеп кистергән, төрмәдә бер камерада утыручы ир оста икән, бераз үзгәреп киткән. Азат үзе дә зарланмады. Миңа ихтирам белән карыйлар, какмыйлар-сукмыйлар диде. Ул тегү цехында эшли. Эштән дә канәгать, әмма фән эше белән шөгыльләнә алмый. Азат үзе: "Әни, борчылма, барысы да минем башымда, иреккә чыккач, барысын да ясап, хәл итеп була, фәнни эшне дә язармын", ди", — дип сөйләгән иде әни кеше.

  • Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә шартлаткычны канунсыз әзерләүдә шикләнеп кулга алынды. Ул үзен газаплауларын, шул ысул белән гаебен танытырга тырышуларын белдерде. Соңрак Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзалары Мифтаховка карата көч куллану булганын раслады.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Шулай да мәхкәмә аны алты елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте (соңрак җәза 5 ел 9 айга калдырылды).
  • Хәтта тикшерү фаразынча да, Мифтахов шәхсән үзе офис тәрәзәсен ватмаган, анда төтен шашкасы ыргытмаган, янәшәдә генә торган булган. Җинаять эше яшерен шаһитләр биргән күрсәтмәләргә нигезләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG