Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда ихтыяри Украинадагы сугыштан алып кайткан гранат шартлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ир РДГ-5 гранатын 2023 елның гыйнварында фетнәчел Донецки өлкәсеннән китерүен сөйләгән, ул кыйпылчыклардан җәрәхәтләнгән диелә. Моннан тыш аның фатирында тагын бер гранат табылган.

Краснодардагы торак йортта гранат шартлаган, коралны Украинага каршы сугышкан ихтыяри алып кайткан булган. Җирле медиа хәбәренчә, гранат шартлаган чакта ир исерек булган, ул кыйпылчыклардан җәрәхәтләнгән диелә. Ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр ирнең яраларын эшкәрткән, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

Җәрәхәтләнүче РДГ-5 гранатын 2023 елның гыйнварында фетнәчел Донецки өлкәсеннән китерүен сөйләгән, ул биредә сугышта катнашкан.

Ирнең фатирын караган чакта тагын бер гранат табылган, Росгвардия аны юк итү өчен үзе белән алган. Ихтыярига карата канунсыз коралга ия булу турында җинаять эше ачканнар диелә.

Гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.

Русия гарнизон мәхкәмәләре статистикасын өйрәнгән "Вёрстка" басмасы исә Украинага каршы сугышып кайткан кимендә 42 русияле корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч маддәләр үзләштерү, саклау һәм йөртү маддәсе нигезендә гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан, дип хәбәр иткән иде.

Мәхкәмә карарларыннан күренгәнчә, русияләр фронтта табылган утлы коралларны яки кулланылмаган патроннар һәм гранатларны үзләренә ала. Алар бронежилетлар, йокы капчыклары, рюкзакларында аны хәрби бүлекчәгә китерә, соңрак яшерә, ә өйләренә ялга кайтканда яннарына ала, диелде.

Сугыштан корал алып кайта алучыларның аларны фатирларында һәм дачаларында саклавы әйтелде.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG