Башкортстан, Свердлау, Сарытау һәм Ленинград өлкәсендә гадәти тапшырулар бүленеп, телевизорлардан һава һөҗүме турында кисәтү чыкты, кешеләргә ашыгыч рәвештә яшеренү урынына качарга дигән кисәтү тапшырылган. Моның видеосын бу төбәкләрдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чыгарды. Кайбер төбәкләрдә исә шундый ук кисәтүләр радиодан да яңгыраган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында моны радиостанцияләр һәм телевидениене хакерлар җимерүе белән аңлаттылар.
22 февральдә Казан, Уфа һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә радио аша һава кисәтүе игълан ителгән иде. Радиоларга хакер һөҗүме булган диелде. Һава кисәтүе һәм ракет һөҗүме булуы куркынычы турындагы мәгълүмат – дөреслеккә туры килми һәм фейк, дип белдерде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Министрлыкның Татарстандагы идарәсе исә рәсми чыганаклардагы хәбәрләрне күзәтегез, дип искәртте.
23 февральдә исә аннексияләнгән Кырымда шулай ук хакерлар һөҗүме ярдәмендә, Русиянең ике радиостанциясе эфиры аша Украина баш күзләве башлыгы Кирилл Будановның мөрәҗәгате тапшырылды.
- Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
- Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
- Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум