Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Украинада һәлак булган тыныч кешеләрнең саны сигез меңнән артып китте


Львовтагы җеназа. Февраль, 2023
Львовтагы җеназа. Февраль, 2023

Бу - расланган очраклар гына. Чынлыкта тыныч кешеләр арасында үлемнәр берничә тапкырга күбрәк булырга мөмкин, чөнки әйтик Мариуполь, Северодонецки, Лисичански, Соледар һәм Бахмутта иң көчле сугышлар барды һәм аннан әле дә тулы мәгълүматларны алу бик авыр.

Былтыр 24 февральдә Русия сугыш башлаганнан бирле, Украинада һәлак булган тыныч кешеләрнең саны сигез меңнән артып китте, диелә БМОның кеше хокуклары Югары комиссары идарәсенең февральдә чыккан хисабында.

Сивил затлар арасында гомуми югалтулар саны 21 580 кеше булган шуларның 8 мең 101е үтерелгән, 13 меңнән артыгы яраланган. Үлүчеләр арасында 2127се – хатын-кыз, 488е – балалар диелә.

"Сивил халык арасындагы теркәлгән корбаннарның күпчелеге һава һөҗүмнәре сәбәпле, шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия кораллары, дәррәү атыш реактив системнары һәм ракетлар куллану сәбәпле һәлак булган", диелә хисапта.

БМО кеше хокуклары баш комиссары идарәсе Украинадагы тыныч кешеләрнең хәле турындагы хисапларны айга бер мәртәбә чыгара.

Аларның һәркайсында һәлак булучылар саны – бары тик расланган һәм документлаштырылган очраклар гына дип искәртелә. Чынлыкта тыныч кешеләр арасында үлемнәр берничә тапкырга күбрәк булырга мөмкин, чөнки әйтик Мариуполь, Северодонецки, Лисичански, Соледар һәм Бахмутта иң көчле сугышлар барды һәм аннан әле дә тулы мәгълүматларны алу бик авыр.

  • 2022 елны 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде һәм бу һөҗүмен "махсус хәрби операция" дип атады.
  • Украинада сугыш барышында тыныч кешеләр үлгән дистәләгән очрак теркәлде. Әйтик узган елның мартында, украин гаскәрләре Буча һәм Ирпеньне азат иткәч җиде йөздән артык һәлак булган сивил затның җәсәде табылды.
  • Шул ук айда Русия Мариуполь драма театрына һава һөҗүме ясавы аркасында, украин хакимиятләре әйтүенчә, 300ләп кеше үлде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG