Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчы фаразы: президент сайлавына кадәр Кремль халыкны акча белән юмаларга тырышканга, быел инфляция артачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Икътисадчы Владислав Иноземцев бюджеттагы тишекләрне томалау өчен, Үзәк Банк төрле вариантларда акча бастырачак дип саный."Бу — бәяләр артуына китерәчәк. Бу юлы  моны 2022 елда пенсияләр һәм хезмәт хаклары артканга, күпмедер дәрәҗәдә якланган аз керемле русияләр дә сизәчәк”, дип искәртә ул.

Тавыш бирүләргә бер елдан артык вакыт бар, әмма Кремль Русия президенты сайлавына кадәр халык хуплавын алырга тырышачак, акча биреп юмаламакчы булачак. Шул сәбәпле 2023 елда Русиядә инфляция узган елгыдан югарырак булачак, ә доллар 80 сумнан кыйбатланачак. Бу хакта "Уен кагыйдәләре" ("Правила игры") тапшыруында икътисадчы Владислав Иноземцев белдерде.

"Бюджеттагы тишекләрне томаларга кирәк. Үзәк Банк төрле вариантларда акча бастырачак. Әйтик банклар финанс министрлыгы бурычларын йолым (залог) рәвешендә Үзәк банкка юнәлтәчәк, Үзәк банк моңа карап өстәмә акчалар бастырачак. Вариантлар күп, әмма бу бәяләр артуына китерәчәк. Бу юлы моны 2022 елда пенсияләр һәм хезмәт хаклары артканга, күпмедер дәрәҗәдә якланган аз керемле русияләр дә сизәчәк", дип искәртә Иноземцев.

Белгеч фикеренчә, 2023 елда инфляция былтыр белән чагыштырганда югарырак булачак. 2022 елда ул 11,94 процент иде. Рубль долларга карата арзанаячак, дип саный ул.

"Рубль коточкыч арзанаер дип уйламыйм, без бер долларның 100 сум торуын күрмәбез. Әмма рубль инфляция тизлеге белән бергә очсызлана барачак – әгәр без елны бер долларга 72-73 сум белән башлап җибәргәнбез һәм инфляция 12 процент тирәсе икән, ел ахырына доллар ким дигәндә 80-82 сум торачак, бу бәхәссез", дип ышандыра белгеч.

  • Быел гыйнвар башында Кремльнең Русия президентын сайлауга әзерлек башлавы хәбәр ителде. Президент идарәсендәге түрәләр, сугышка карамастан, сайлау билгеләнгән вакытта - 2024 елның мартында узачак - һәм анда Владимир Путин катнашачак, дип эш итә.
  • Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).
  • "Вёрстка" басмасы да Кремль 2024 елгы президент сайлауларына әзерлекнең яңа фазасына күчте дип язды. Аерым алганда, Русия төбәкләренә сайлау кампаниясенә әзерләнә башларга кушылган диелә. Төбәк җитәкчеләренә инде хәзер иң мөһим социаль проблемнар исемлекләрен төзергә, шулай ук "социаль челтәрләрдәге кәефләрне бәяләргә һәм аларны яхшырту чараларын күрергә" тәкъдим ителгән.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага бәреп кергәч, доллар бәясе март аенда 120 сумга җиткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG