Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара тикшерү төркеме Херсонда Русия оештырган 20 җәзалау төрмәсе тапкан


Моңарчы Украинаның Харьков өлкәсендә дә шундый урыннар табылуы хәбәр ителгән иде
Моңарчы Украинаның Харьков өлкәсендә дә шундый урыннар табылуы хәбәр ителгән иде

Җәзалау камераларында кешеләрне кыйнаганнар, электр тогы белән газаплаганнар, башларын суга тыгып, сулатмыйча интектергәннәр, дип сөйли юристлар. Шулай ук тоткарланучыларга Русия хакимиятен хуплаган шигарьләр, җырлар һәм шигырьләр ятлаттырганнар диелә.

Херсонны басып алган вакытта кимендә 20 җәзалау төрмәсе ясалган булган, аны дәүләт дәрәҗәсендә Русия финанслаган. Бу хакта Mobile Justice Team (Гаделлек мобиль такымы) халыкара юристлар төркеме белдерде, алар Украинадагы сугыш җинаятьләрен тикшерү белән шөгыльләнә.

Белгечләр бу төрмәләр аша узган меңнән артык җирле кешедән мәгълүмат туплавын сөйли.

"Русия дәүләте финанслый торган җәзалау камералары – очраклылык түгел, киресенчә, украин миллилеген һәм мәдәниятен юк итү максаты белән төзелгән планның бер өлеше булып тора", дип белдергән The Guardian-га юристлар төркемен җитәкләүче Британия адвокаты Уэйн Джордаш.

Бу төрмәләрнең кайберләре белән Русия хәрбиләре яки ФСБ хезмәткәрләре идарә иткән, икенчеләре өчен Херсон өлкәсеннән яки фетнәчел Донецки белән Луһански "халык республикаларыннан" коллаборантлар җавап биргән, дип сөйләгән ул "Важные истории"га.

Төрмәләр белән идарә итүдә Херсон өлкәсенең оккупацион хакимияте башлыгы Владимир Сальдо да катнашкан диелә. "Ул нинди роль башкаргандыр, төгәл белмибез, әмма ул бу систем белән идарә итүдә катнашкан", дип белдергән Джордаш.

Бу төрмәләргә беренче чиратта украин дәүләт оешмаларына яки сивил җәмгыятькә катнашы булганнар – активистлар, журналистлар, бюджет оешмасында эшләүчеләр һәм укытучылар эләккән.

Кемнәрнедер сайлап алып туктатып, телефоннарында украин хакимиятен хуплаган материаллар табып, урамда ук тоткарлаганнар диелә.

Җәзалау камераларында кешеләрне кыйнаганнар, электр тогы белән газаплаганнар, башларын суга тыгып, сулатмыйча интектергәннәр, дип сөйли юристлар. Шулай ук тоткарланучыларга Русия хакимиятен хуплаган шигарьләр, җырлар һәм шигырьләр ятлаттырганнар.

  • Русия Украинага былтыр 24 февральдә бәреп керде һәм моны "махсус хәрби операция" дип атады.
  • Херсон Русия оккупациясендә сигез ай булды: 2022 елның 2 мартыннан 11 ноябренә кадәр. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 400ләп кеше хәбәрсез юкка чыккан.
  • Русия Украинадан басып алган җирләрдә оештырган җәзалау урыннары турында моңарчы да хәбәрләр булган иде.
  • Әйтик узган ел сентябрь уртасында Украина полициясе башлыгы Игорь Клименко Харьков өлкәсенең Русия оккупациясеннән азат ителгән өлешендә кешеләрне җәзалау урыны булган дип саналучы кимендә ун урын табылуын белдерде.
  • Украина президенты идарәсе башлыгының киңәшчесе Михаил Подоляк язуынча, оккупацияләнгән җирләрдә айлар дәвамында көч куллану, җәзалау һәм күпләп үтерүләр барган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG