Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардер Олег Дерипаска: “Чит ил инвесторлары килмәсә, киләсе елда ук Русиядә акча булмаячак”  


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

Бу хакта ул Краснояр икътисади форумында белдерде. Эшкуар түрәләрнең һәм куәт оешмасы вәкилләренең санын “ике-өч тапкырга киметергә” тәкъдим итте һәм аларны ил икътисадына "йөк булып тора" диде.

Краснояр икътисади форумында чыгыш ясаганда Русия миллардеры Олег Дерипаска әгәр Русиягә чит ил инвесторлары килмәсә, "киләсе елда ук" илдә акча булмаячак, дип белдерде.

"Акчалар белән җитди проблемнар хәзер үк бар", диде ул һәм "дус булган илләрдән" инвесторлар җәлеп итү һәм базарны Азиягә юнәлтү ягын карарга кирәк диде.

Аның фикеренчә, илдәге икътисади вазгыть катлаулы һәм кимендә 2025 елга кадәр шулай булып калачак.

Шулай ук чыгышы вакытында Дерипаска түрәләрнең һәм куәт оешмасы вәкилләренең санын "ике-өч тапкырга киметергә" тәкъдим итте. Аларның хәзерге саны "болай да чикләүләр аркасында герләр эленгән икътисад өчен җитди йөк булып тора", диде ул.

Baza Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Дерипасканың чыгышы вакытында аның янәшәсендә утырган Краснояр губернаторы Александр Усс "кыскартылырга әзермен", дип әйткән. Шул ук вакытта ул миллиардерга "бу кадәр ачык аудиториядә" мондый четерекле мәсьәләләр турында фикер алышмаска тәкъдим иткән.

  • Олег Дерипаска – "Русский алюминий" ширкәтенең элекке җитәкчесе. Хәзерге вакытта ул үзе нигез салган "Базовый элемент" ширкәтендә күзәтү шурасы рәисе булып тора.
  • 2018 елдан бирле ул Владимир Путинга якын зат буларак АКШ чикләүләрендә.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Дерипаска Европа берлеге, Британия һәм башка кайбер илләр чикләүләренә эләкте. Моның белән бәйле рәвештә, миллиардерны 2017 елда Кипрда алган ватандашлыгыннан мәхрүм иттеләр.
  • 2021 елның сентябрендә Алексей Навальный такымы тикшерү чыгарды. Анда әйтелгәнчә, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның туганнары Олег Дерипасканың шәхси очкычлары, йортлары һәм кунакханәләреннән файдалана. Моңа алмашка Лавров эшкуарның мәнфәгатьләрен хуплап күтәреп чыга диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG