Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "пычрак кәстрүлләр" чарасын видеога төшергән активистка 40 сәгать мәҗбүри эш җазасы биргәннәр


Альберт Рәхмәтуллин. Архив фотосы
Альберт Рәхмәтуллин. Архив фотосы

7 февральдә Уфаның Совет районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр (аларда узган елның ноябреннән газны өзгәннәр) “пычрак япмалар һәм кәстрүлләр перформансы” дигән чара уздырды. Ул Уфа мэриясе каршында үтте. Моны видеога төшергәне өчен Рәхмәтуллинга 40 сәгать мәҗбүри эш биргәннәр.

Бүген, 3 мартта Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе "рөхсәтсез чарада катнашуы өчен" "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллинга 40 сәгать мәҗбүри эш биргән.

Элегрәк полиция аңа Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 4 өлеше нигезендә (халык каршындагы чарада катнашучының аны уздыру кагыйдәләрен бозуы) беркетмә төзегән иде. Документка ярашлы, 7 февральдә Рәхмәтуллин "сигез кешедән торган төркем белән Уфа хакимияте бинасына терәлеп торган урында пикет рәвешендә узган чарада катнашкан"

7 февральдә Уфаның Совет районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр (аларда узган елның ноябреннән газны өзгәннәр) "пычрак япмалар һәм кәстрүлләр перформансы" дигән чара уздырды. Ул Уфа мэриясе каршында үтте.

"Кешеләр мэрия каршына табаклар, кәстрүлләр белән килеп, ике айдан бирле ни юньләп юына, ни табак-савыт юа алмавына түрәләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләде", дип сөйләгән иде "Idel.Реалии"га бу чараны видеога төшереп торган Рәхмәтуллин. Алар калаклар белән тәлинкәләргә һәм кәстрүлләргә сугып, "кайнар су бирүне" таләп итте. Чарада катнашучылар янына сакчылардан башка беркем дә чыкмады. Рәхмәтуллинны исә чарадан соң полиция тоткарлады.

Альберт Рәхмәтуллин үзем бу чарада катнашмадым, анда катнашкан кешеләр сораганга видеога гына төшереп тордым, дисә дә, хөкемдар Тимур Баһаветдинов аның бу сүзләрен игътибарга алмаган.

Карардан күренгәнчә, мәхкәмә аны пикетта "оештыручы функцияләр башкарган" дип тапкан.

Үзенә мәҗбүри эш карары чыгаруларын Альберт Рәхмәтуллин канунсыз дип саный һәм аны шикаять итмәкче була.

  • Уфаның Совет районында яшәүчеләр бу чарага кадәр дә үз проблемнарына игътибар юнәлтергә теләгән иде. 31 гыйнварда Алар газ бирүне сорап шәһәр хакимияте йорты янына ялгыз пикетка чыкты. Кулларына тоткан плакатларда аерым алганда, "Европада газ бар, ә бездә кайда?" дип тә язылган иде.
  • Уфаның кайбер урамнарындагы йортлар берничә ай газсыз утырды, тиешенчә хезмәт күрсәтелмәү сәбәпле җинаять эше дә ачылды.
  • Прокуратура вәкилләре 8 март, Революция, Минһаҗев, һ.б. урамнардагы өйләргә газ килмәвен ачыклады. Суҗылыткычлар һәм газ плитәләре белән җиһазландырылган бу күп фатирлы йортларда төтен юллары һәм җилләткеч каналлары начар хәлдә булган, шуңа аларны газдан аерып торганнар. "Идарәче ширкәт җиһазлар төзеклеген тикшермәгән, аңа үз вакытында хезмәт күрсәтмәгән", дип искәрттеләр прокуратурада.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG