Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада узган елның ноябреннән бирле газсыз утыручылар хакимият йорты янында пикет уздырды


Аларның күпфатирлы йортларын төтен юллары һәм җилләткеч каналлары начар хәлдә булганга газдан өзгән булганнар. Прокуратура җинаять эше ачты.

31 гыйнварда Уфада яшәүчеләр йортларында газ бирүне сорап шәһәр хакимияте йорты янына ялгыз пикетка чыккан. Кулларына тоткан плакатларда аерым алганда, "Европада газ бар, ә бездә кайда?" дип тә язылган.

Шәһәрнең кайбер йортларында суны газ белән җылытучы җайланмаларга (АГВ) газ бирелми, шуңа кайбер йортларда инде ике ай кайнар су юк, протест чарасын шул сәбәпле үткәрделәр, дип хәбәр итте "СтопБашРТС" хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин.

Уфаның кайбер урамнарындагы йортлар инде берничә ай газсыз утыра, тиешенчә хезмәт күрсәтелмәү сәбәпле җинаять эше дә ачылды.

Прокуратура вәкилләре 8 март, Революция, Минһаҗев, һ.б. урамнардагы өйләргә газ килмәвен ачыклады. Суҗылыткычлар һәм газ плитәләре белән җиһазландырылган бу күп фатирлы йортларда төтен юллары һәм җилләткеч каналлары начар хәлдә булган, шуңа аларны газдан аерып торганнар. "Идарәче ширкәт җиһазлар төзеклеген тикшермәгән, аңа үз вакытында хезмәт күрсәтмәгән", дип искәрттеләр прокуратурада.

Басма язуынча, хәзерге вакытта күпчелек фатирларның плитәләренә газ бирелгән.

Русия Украинага каршы сугыш башлап, Көнбатыш илләре чикләүләр керткәннән соң, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров берничә мәртәбә Европада кышның авыр узачагын юраган иде. Сентябрь урталарында ук ул "Безнең кыш Европаның кышыннан яхшырак булачак. Менә монысын төгәл беләм", диде.

Моңарчы Уфада магистраль суүткәргеч тишелеп, берничә микрорайон салкын сусыз калган иде. Казаның ни сәбәпле килеп чыгуын, суүткәргечне куллану, карап тору һәм төзекләндерү эшләренең ничек алып барылганлыгын прокуратура да тикшерәчәк диелде.

Гыйнвар башында Башкортстанга килгән зәмһәрир суыкларда су үткәргечләр зарарланып, Уфаның Дим районында сигез йорт кайнар сусыз калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG