Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар ашлары йортын" саклауны сорап Татарстан җитәкчелегенә ачык хат чыкты


"Татар ашлары йорты" бинасы
"Татар ашлары йорты" бинасы

"Татар ашлары йорты" бинасын бизнесмен Александр Донской сатып алды, ул анда күңел ачу үзәге ачарга җыена.

Танылган блогер, активист Ләйлә Лерон Казанның Бауман урамында урнашкан "Татар ашлары йортында" Юныс Әхмәтҗанов музее, татар гастрономиясе мәктәбе һәм татар ашлары рестораны ачуны сорап хат язды. Ул шулай ук әлеге бина янына ялгыз пикетка да чыкты.

Хат Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка, Казан мэры Илсур Метшинга һәм башка түрәләргә юлланган.

Ләйлә Лерон 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен искә ала. Татарның танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның татар ашларын танытуда һәм үстерүдәге ролен язып уза. "Татар ашлары йортының" чит кешеләргә сатылуга борчылу белдерә.

"Анда хәзер нәрсә булачак? Чираттагы бер "Бей посуду" яки "Дом великана"мы? Әллә шикле шәхесләрнең балавыз сыннары йортымы? Сатып алучы татар ашлары идеясен сакларга "вәгъдә бирә". Ләкин, аның сүзләренә ышаныч юк. Моңа кадәр ул Бауман урамында сатып алган бөтен биналарда түбән сыйфатлы күңел ачу тәкъдим ителә", ди Ләйлә Лерон.

Лерон әлеге бинада Юныс Әхмәтҗанов исемендәге музей, гастрономия мәктәбе һәм татар ашлары рестораны булдырырга тәкъдим итә.

"Татар ашлары йорты" бинасы быел гыйнвар башында бизнесмен, Архангельскиның элекке мэры Александр Донской сатып алды. "Бизнес Онлайн" мәгълүматынча, йорт 160 млн сумга сатылган. Донской Казанның Бауман урамында берничә күңел ачу музеен тота. "Татар ашлары йорты"нда да ул гаилә күңел ачу үзәге ачарга җыена.

"Татар ашлары йорты" 50 ел эшләгәннән соң 2020 елда ябылды. Аның проблемнары 2018 елларда башланды. Ресторан бөлгенлеккә төшкән Татфондбанк идарәсе рәисе Роберт Мусин империясенә карый иде. Банк бөлгенлектә төшкәч, бина җитәкчелеге үзгәрә һәм ресторанга аренда бәясен күтәрү шартын куя.

Казанның "Татар ашлары йорты" 1969 елда төзелә. Аның беренче шеф-пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов була. Бинада аңа истәлек тактасы да куелган, ә беренче катында музее эшли.

2002-2003 елларда ресторан бинасын төзекләндерделәр. "Татар ашлары йорты"ның гомум мәйданы биш мең дүрткел метрга җиткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG