Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cаклану комитеты башлыгы Русия өчен сугышучы неонациларны аклады


Андрей Картаполов
Андрей Картаполов

“Русия гаскәрләрендәге бүлекчәләрдә” сугыша икән, “димәк алар инде төзәлгән”, дип белдерде Картаполов. Элегрәк медиалар Русиянең ихтыярилар бүлекчәләрендә һәм “Вагнер” хосусый хәрби ширкәтендә наци идеологиясен ачыктан-ачык хуплаучы дистәләгән русияленең сугышуына игътибар итте.

Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов Украинадагы сугышта катнашып, Русия гаскәрләрендә сугышучы, неонаци карашлы ихтыярилар "төзәлде" дип белдерде.

Ул шулай "Фонтанка" басмасы журналисты Юлия Никитинаның соравына җавап бирде, Никитина депутаттан ихтыяриларның дөньяга карашлары турында язып чыгу - аларны дискредитацияләү булып саналачакмы, дип аңлатуын сораган иде.

"Алар татуировкаларын (свастикалы – ред.) сөрттергәннәрдер һәм фашист кебек сәламләүдән туктаганнардыр дип уйлыйм", минемчә "Русия гаскәрләрендәге бүлекчәләрдә" сугыша икән, "димәк алар инде төзәлгән", дип белдерде Картаполов.

  • Хәзерге ваквытта Русия думасы депутатлары Русия ягында сугышучы "ихтыяри бүлекчәләрдә"ге хәрбиләрне "дискредитацияләгән" өчен җинаять җәзасы бирүче һәм Русия гаскәрен "кимсеткән", аның турында ялган мәгълүматлар тараткан" өчен җинаять җәзасы кертүче канун өлгеләрен карый.
  • Ихтыярилар турындагы төзәтмә авторларының берсе – Андрей Картаполов. Канун өлгеләре ике укылыштан узды, өченчесе исә 14 мартка билгеләнгән.
  • Элегрәк медиалар Русиянең ихтыярилар бүлекчәләрендә һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә наци идеологиясен ачыктан-ачык хуплаучы дистәләгән русияленең сугышуына игътибар итте. "Русич" отрядына нигез салган Алексей Мильчаков берничә әңгәмәсендә наци булуын турыдан-туры белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG