Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта каза сәбәпле 30 мең кеше җылысыз калган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җылылык торбасында су бәреп чыкканга, юлларга кайнар су тулган. Кешеләр җәяүлеләр юлыннан үтеп-йөри алмый, машиналар тәгәрмәчләрен тулысынча кайнар суга батырып, күлләвекләрдән үтәргә мәҗбүр.

Владивостокта җылылык трассасында су бәреп чыккан, 30 меңләп кеше җылысыз һәм кайнар сусыз калган, дип хәбәр итә Приморье крае прокуратурасы матбугат хезмәте.

VL.RU мәгълүматынча, каза Луговая мәйданында чыккан. Зур транспорт үзәгенә кайнар су ташыган, анда пар болытлары күтәрелү сәбәпле, берни күренми диярлек. Су юлларны һәм җәяүлеләр йөри торган җирләрне дә баскан, дип яза "РБК". Кешеләр җәяүлеләр юлыннан үтеп-йөри алмый, машиналар тәгәрмәчләрен тулысынча кайнар суга батырып, күлләвекләрдән үтәргә мәҗбүр.

Бу уңайдан прокуратура тикшерү уздыра. Су агуны көн эчендә бетерергә ниятлиләр.

"Коммерсантъ" хәбәренчә, Владивостокта даими рәвештә җылылык торбаларында казалар килеп чыга, шул сәбәпле күп кешеләр җылысыз кала. 15 февральдә ике каза сәбәпле шәһәрнең дүрт мең кешесе җылысыз калган булган. Кичә. 6 мартта да шундый ук каза аркасында 23 йорт берничә сәгатькә җылысыз һәм кайнар сусыз утырырга мәҗбүр булган диелә.

  • Моңарчы Башкортстанның Уфа шәһәрендә кайбер урамнардагы йортлар берничә ай газсыз утырды, тиешенчә хезмәт күрсәтелмәү сәбәпле җинаять эше дә ачылды.
  • Прокуратура вәкилләре 8 март, Революция, Минһаҗев, һ.б. урамнардагы өйләргә газ килмәвен ачыклады. Суҗылыткычлар һәм газ плитәләре белән җиһазландырылган бу күп фатирлы йортларда төтен юллары һәм җилләткеч каналлары начар хәлдә булган, шуңа аларны газдан аерып торганнар диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG