Accessibility links

Былтыр соңгы 11 ел эчендә Русиягә Европа берлегеннән иң әз күләмдә тауарлар кергән


Иллюстратив
Иллюстратив

Узган ел Европа берлегеннән Русиягә 55,2 миллиард евролык тауар кергән. Европа берлеге аеруча җиһазлар һәм транспорт чараларын, башка төрле сәнәгать тауарларын да сатуны киметкән диелә. Әмма азык-төлек һәм эчемлекләр экспорты үзгәрешсез калган.

Былтыр Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач, Европа берлеге Русиягә үз тауарларын кертүне өчтән бергә кадәр киметкән. Бу – 2012 елдан башлап иң түбән күрсәткечләр. Әлеге мәгълүматны Евростат җиткерә.

Европа берлегеннән Русиягә 55,2 миллиард евролык тауар кергән һәм бу 2021 ел белән чагыштырганда 38 процентка, 2012 елга караганда ике тапкырга азрак. Европа берлеге алдагы бер ел белән чагыштырганда аеруча җиһазлар һәм транспорт чараларын (59 процентка) һәм башка сәнәгать тауарларын (39 процентка) сатуны киметкән диелә. Русия Үзәк Банкы фикеренчә, бу Русиядәге эшкуарлык өчен җитди проблем тудырган. Әмма азык-төлек һәм эчемлекләр экспорты үзгәрешсез калган.

Шул ук вакытта Европа берлегенә Русиядән кертелгән импорт күләме бер ел эчендә 24 процентка артып, 203,4 миллиард евроны тәшкил иткән. Соңгы 11 ел эчендә бары тик 2012 елда гына бу күрсәткеч югарырак: ул чакта 203,6 миллиард евро булган.

Иң нык энергия чыганаклары импорты арткан (42 процентка). Нефтькә чикләүләр кертелер алдыннан Европа берлеге илләренең Русиядән нефть алуны кисәк арттыруы, шул ук вакытта Русиянең сыекландырылган газы импорты да шактый артуы хәбәр ителгән иде.

Шул ук вакытта, Евростат искәртүенчә, 2022 елның марты белән чагыштырган, нефть чикләүләре кертелгәннән соң – декабрьдән башлап Русиядән гомуми импорт күләме 53 процентка кимегән.

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа илләре Русия оешмалары белән хезмәттәшлекне чикли яки тыя торган чикләүләрне даими кертеп тора.
  • Бер ел эчендә Русиянең 2,9 мең оешмасы чикләүләргә эләкте дип яза "Коммерсантъ". Русия эшмәкәрлеге өчен импортка чикләүләр кертү саллы проблемнар тудыра: чит ил ширкәтләре чимал, компонентлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатудан баш тарта.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 519ы илдән тулысынча китте.
  • Былтыр Русиянең Кытай белән тауар алмашы иң зур күләмнәргә җиткән. Кытайдан Русиягә экспорт 12,8 процентка артып, 76,1 миллиард долларга җиткән. Русиянең Кытайга сатышы 43,4 процентка арткан һәм 114,2 миллиард доллар булган. Аның күп өлеше – энергия чыганаклары булган, трейдерлар аларны Русия 30 процент ташлама белән саткан, диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG