Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер елда икенче тапкыр хөкүмәт аппаратында эшләүчеләрнең санын арттырганнар


Башкортстан хөкүмәте. Архив фотосы
Башкортстан хөкүмәте. Архив фотосы

Әле былтыр сентябрьдә генә аларның саны күп дигәндә 215 кеше була алуы турында документ имзаланган иде. Хәзер исә 221 кеше эшли алачак.

Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган фәрман чыкты. Әлеге документ хөкүмәт аппаратында күп дигәндә ничә кеше эшли алачагын билгели. 2022 елның 29 сентябрендә имзаланган документта аларның саны 215 була ала диелгән, әмма яңа документка ярашлы, 221 кеше эшли алачак.

Берничә ел элек, коронавирус пандемиясе чорында Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров дәүләт аппаратында эшләүчеләрнең санын кимендә 25 процентка киметәчәкләрен, моның бюджетны оптимизацияләүгә китерәчәген хәбәр иткән иде.

  • Күптән түгел Краснояр икътисади форумында чыгыш ясаганда Русия миллардеры Олег Дерипаска түрәләрнең һәм куәт оешмасы вәкилләренең санын "ике-өч тапкырга киметергә" тәкъдим иткән иде. Аларның хәзерге саны "болай да чикләүләр аркасында герләр эленгән икътисад өчен җитди йөк булып тора", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG