Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтаталар өендә тентүләр уздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүләр Кырымның Бакчасарай шәһәрендә Кырымтатар халкы корылтае делегаты Әсән Абдурамановның абыйсы өендә һәм Курман (Красногвардейски) районында Мемет Ашуровта узган диелә. Ашуровны тоткарлап ФСБга алып киткәннәр.

Бүген, 9 март иртәсендә аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә Кырымтатар халкы корылтае делегаты Әсән Абдурамановның абыйсы өендә Русия куәт оешмалары вәкилләре тентү уздырган, бу хакта Qırım Gayesi иҗтимагый хокук яклау берләшмәсе хәбәр итә.

"Өй тирәсенә беркемне кертмиләр. Беренчел мәгълүматларга күрә, Әсән Абдураманов үзе күптән Кырымда яшәми", диелә хәбәрдә.

Шулай ук "Кырым теләктәшлеге" аннексияләнгән Кырымның Курман (Красногвардейски) районында Мемет Ашуров өендә дә тентү булуын хәбәр итте. Аны тоткарлап, Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Акмәчеттәге (Симферополь) идарәсенә алып китүләре әйтелә.

"Туганнарына тентү беркетмәсен калдырмаганнар. Тикшерү чаралары узганда өйдә ике балигълык яшенә җитмәгән бала да булган. Хатыны әйтүенчә, тикшерүче, ике пүнәтәй һәм битлекләр кигән кимендә тугыз кеше иртәнге сәгать алтыда бәреп кергән һәм өй биләмәләрендә сәгать ярым тирәсе булган. Мемет Ашуровның телефонын һәм каты дискын, күзәтү камералары белән техникасын тартып алганнар", диелә хәбәрдә.

5 февраль кичендә кырымтатар активисты, Кырымтатар мәҗлесенең Судак бүлеге рәисе Ильвер Аметовта да Русия куәт оешмалары вәкилләре чираттагы мәртәбә тентү уздырган иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларны мәхкәмәләрдә яклаучы адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, 2014 елдан бирле аларның адвокатлар төркеменә 130дан артык мөселман яклау сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мөселманнарның кайберләре төрмәләргә утыртылган, кайберләре мәхкәмә көтә. Курбединов сүзләренчә, 90%тан артыгын "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтендә катнашуда гаепләп хөкем итәләр, террорчы дигән ярлык тагалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG