Accessibility links

Кайнар хәбәр

Binance криптобиржасы русияләргә P2P аша доллар һәм евро сатып алуны тыйды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Forbes мәгълүматынча бу карар Европа берлегенең Русиягә каршы кертелгән унынчы чикләүләр җыелмасына ярашлы кабул ителгән.

Binance криптобиржасы русияләргә, шулай ук Русиядә яшәүчеләргә үзенең P2P-сервисы аша доллар белән евро сатып алу һәм сатуны тыйды. Бу хакта биржа вәкиленә сылтама белән Forbes хәбәр итә, аның исеме әйтелми.

Басма мәгълүматынча бу карар Европа берлегенең Русиягә каршы кертелгән унынчы чикләүләр җыелмасына ярашлы кабул ителгән.

Моннан тыш, биржа Европа берлеге ватандашларына да P2P аша рубльләр сатып алу-сатуны тыйган.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картaларына хезмәт күрсәтүне туктатты. Аларның Русиядә чыгарылган карталары чит илләрдә эшләми башлады, чит илдә чыгарылганнары исә Русиядә эшләми.
  • SWIFT аша акча күчерү авырлашканнан соң русияләр 2022 елда чит илгә акча күчерү өчен Binance һәм башка криптобиржаларның P2P-сервисларыннан куллана башлады.
  • Русиягә каршы зур күләмдә санкцияләр кертелү һәм Русия үзе дә валюта алмашын җайга салу урынына, аны тагы да катгыйландыру аркасында, яңа эмигрантларның күбесе өчен нәкъ менә криптовалюта ил эчендә сакланган акчаларын чыгаруның төп ысулы булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG