Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Русиягә параллель импорт тауарларын керттерми башлаган


Тауарларын ала алмаучы Русия ширкәтләре ашыгыч рәвештә башка маршрутлар эзли.

Төркия чикләүләргә эләккән тауарлардан торган йөкләрне туктаткан һәм аларны таможняда рәсмиләштерүне томалый башлаган. Тауарларын ала алмаучы Русия ширкәтләре ашыгыч рәвештә башка маршрутлар эзләү белән шөгыльләнә.

Үз чиратында Русия Төркиягә Көнбатыш басым ясый дип фикер белдерә.

3 февральдә Bloomberg Вашингтон Төркия белән сөйләшүләре барышында Әнкарадан Русиягә тауарлар экспортын туктатуны таләп итте дип җиткергән иде. Болай эшләп, Төркия Мәскәүгә Украинада сугыш алып барырга булыша, диелде.

Ул чакта төрек хакимиятләре белән АКШның финанс министры урынбасары Брайан Нельсон элемтәгә чыкты.

  • Русия, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре, АКШ һәм Британия чикләүләренә дучар булды. Күп чит ил ширкәтләре үз тауарларын Русиягә сатмый башлады.
  • Илдә кайбер тауарларга, әйтик, даруларга, чит ил техникасына, брендлы киемнәргә һәм башка тауарларга дефицит туу куркынычы булганга, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиягә параллель импортны легальләштерү турында хәбәр итте. Элек тауарларны ил эченә күпләп алып кергәндә, аны җитештерүче рөхсәте кирәк иде. Рөхсәтең булмаса, 100 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф түләттеләр, ә тауарлар юк ителде. Хәзер бу чикләүләр бетерелде.
  • Былтыр май башында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "параллель импорт" ярдәмендә Русиягә кертергә мөмкин булган тауарлар һәм брендлар исемлеген чыгарды, бу исемлеккә төзәтмәләр даими кертелеп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG