Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бэмби – Феликс Зальтен


Читаем на татарском австрийский роман "Бэмби", написанный Феликсом Зальтеном. На основе этого романа был снят известный одноименный мультфильм. К тексту прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Бэмби (татарча)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:15:50 0:00

Урман тормышыннан бер тарих

Ул урманның бер яшерен почмагында туды. Нәзек аякларында сак кына басып, оялып кына әйләнә-тирәне күзәтә башлады.

Әни бәби боланны ялап, әкрен генә:

– Бэмби, кечкенә Бэмби,– дип пышылдады.

Менә нәни болан беренче тапкыр әнисе белән йөрергә чыкты. Ул бик күп сораулар яудырды. Ул сораулар бирергә ярата иде.

– Әни, бу кем? Ул нигә сикерә? Ник алар безгә охшамаган?

Менә алдарак – абагалар арасында шау-шу ишетелде. Кемдер йөгерде, аннан мескен чинау ишетелде дә тынды. Көзән тычканны эләктергән икән. Хәзер ул боланнар яныннан узды да аны ашарга кереште.

– Нәрсә булды бу? – дип куркып сорады Бэмби.

– Курыкма, – диде әнисе, – көзән тычканны ашады.

Әмма Бэмбины бу бик куркытты. Берникадәр вакыт ул дәшмәде, аннан:

– Нигә көзән тычканны үтерде? – дип сорады.

– Чөнки... – диде ана болан. – Әйдә тизрәк барыйк, – диде һәм сорауны ишетмәгән кыяфәт ясады.

Озак вакыттан соң, Бэмби тагын сораулар яудыра башлады.

– Без дә кайчан да булса тычканны үтерәбезме?

– Юк.

– Беркайчан дамы?

– Беркайчан да.

– Нигә? – дип сорады Бэмби, җиңел сулап.

– Чөнки без беркемне дә үтермибез.

Бэмбиның тагын күңеле күтәрелде.

Алар алга таба атлады. Кинәт каршыларында яктырып китте. Яшел чытырман тәмамланды. Ниндидер ачыклыкка чыктылар. Бэмби алга сикерергә теләде, әмма әнисе аны туктатты.

– Бу – болын, – диде ул. – Без монда еш килербез, әмма мин дәшкәнче чыкма. Һәм сиңа әйткәннәрне истә калдыр. Болынга чыгу җиңел түгел, бу авыр һәм куркыныч. Нигә дип сорама, соңрак аңларсың. Нәрсә генә булмасын, бар көчеңә йөгер. Минем егылганымны күрсәң дә, туктама. Аңладыңмы?

– Әйе, – диде Бэмби.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
яшерен почмагында туды – родился в скрытом местечке
сак кына басып, оялып кына әйләнә-тирәне күзәтә – осторожно ступая, стесняясь изучает окружающий мир
пышылдады – прошептала
күп сораулар яудырды – осыпал вопросами
абагалар арасында шау-шу ишетелде – из папоротников донёсся шум
мескен чинау – жалобный писк
Көзән тычканны эләктергән икән. – Оказывается, это хорёк схватил мышь.
ашарга кереште – начал поедать
берникадәр вакыт – некоторое время
ишетмәгән кыяфәт ясады – сделала вид, что не расслышала
җиңел сулап – облегчённо вздохнув
күңеле күтәрелде – развеселился
ачыклыкка чыктылар – вышли к открытому пространству
мин дәшкәнче чыкма – не выходи, пока не позову
бар көчеңә йөгер – беги изо всех сил

***

Икенче көнне Бэмби әнисе белән тагын болынга барды. Анда Бэмби әнисенең туган апасы һәм аның балалары Гобо һәм Фалина белән таныштылар. Балалар бергә озак уйнадылар. Бэмби Гобоны сораштыра башлады:

– Куркынычның нәрсә икәнен беләсеңме? – дип сорады ул.

– Куркыныч?.. Белмим. Ниндидер начар әйбер ул, – дип җавап бирде Гобо. Гобо, Бэмби һәм Фалина өчесе дә калтырыйлар иде.

Тик бераздан балалар тагын онытылды һәм болын буйлап йөгереп уйный башлады. Ерактарак, биек чикләвек куагы астында ят зат күренде. Мондый ят затны Бэмбиның әле күргәне юк. Шул ук вакытта ул яктан моңарчы таныш булмаган ис килде. Ят зат сәер төз итеп басып тора иде. Үзе нәзек, йөзе ак һәм йонсыз.

Ят зат озак селкенмәде. Аннан аягын күтәрде. Бэмби бу хәрәкәттән куркып юк булды. Ул әнисе янына йөгерде.

– Син күрдеңме? – дип сорады ул. – Бу... Ул иде.

***

Икенче тапкыр бу көндез булды. Бэмби болында үзе генә булганга, ят заттан бик курыкты һәм әнисен эзләп кычкырып йөри иде. Кинәт аның каршында ата боланның берсе чыкты.

– Син нигә кычкырасың? – дип сорады ул. – Әниең гел янәшәңдә була алмый. Оят булырга тиеш!

Шулчак Бэмби, болындагы куркыныч затлар белән очрашканда, үзенә генә таянырга тиешлеген аңлады.

Тагын бер төн узды, һәм иртән яңа вакыйга булды. Бэмбиның колакларында шартлаган тавышлар яңгырый иде. Ул әнисе, Эна апа, Гобо һәм Фалинаның урманга йөгергәннәрен күрде.

Бэмби ике адым ясады да җирдә яткан бер кардәшен күрде. Ул канга баткан һәм селкенми иде.

– Йөгер! Кач! – дип кычкырды кемдер. Бу Бэмбиның әнисе иде.

– Бу тагын Ул, – диде ул, курку тулы күзләр белән.

– Без дә күрдек Аны, – диде тиеннәр, куяннар һәм кошлар беравыздан.

– Кемне күрделәр алар? – дип уйлады Бэмби. Аңа аңлатучы булмады.

Шул көннән соң урманның барлык кош-кортлары берләшергә булдылар. Каргалар, тиеннәр, боланнар, Аңа каршы торыр өчен, берләште. Хәзер Бэмбига Аның турында төрле хикәяләр сөйләделәр. Алар Аның куркыныч кыяфәте турында аңлаттылар. Шулай ук барысына да Аның исе сәер икән. Шулай ук йөрер өчен аңа ике генә аяк кирәк икән. Тагын ике кулы да бар. Аларның нигә кирәклеген беркем аңлата алмады.

Ябалак аның өченче кулы да барлыгы турында сөйләде. Ул калган икесе сыман түгел, башкача үсә икән. Шул кул җәнлекләрне иң куркытканы икән.

Көннәрнең берсендә урманда янә гауга башланды. Каргалар очып килде.

– Сак булыгыз, сак булыгыз! – дип кычкырды алар.

Боланнар һаваны иснәп карады.

Бу Ул иде.

Ис борынга бәрде. Ул йөрәкне тизрәк тибәргә мәҗбүр итте.

Болын ягыннан туктаусыз качучы җәнлекләр йөгерә иде: куяннар, кыргавыллар, боланнар, ябалаклар – барысы да.

Серле ис бар урманны биләде. Күрәсең, Ул үзе генә килмәгән.

Һавада шартлаган тавыш ишетелде. Бер кыргавыл җиргә егылды.

– Беренче кыргавыл үтерелгән, – диде Бэмби.

– Шушы сәгатьләрдә күбебез үләчәкбез,– диде бер яшь болан.

Бэмби янына әнисе килде.

– Тыныч бул, – диде ул, – йөгермә! Мин кушкач кына йөгерерсең. Һәм шуны исеңдә тот: миңа игътибар итмә. Егылсам да, игътибар итмә... бары тик алга, алга! Аңладыңмы, Бэмби?

Бэмби дусты куян аркасына егылып, шулай ятып калганын күрде.

Бэмби адымнар ишетте һәм артка борылды. Бу Ул иде. Ул куаклар арасыннан чыкты. Ул агач кәүсәләренә шакый һәм кычкыра иде.

– Вакыт, – диде әнисе һәм йөгереп китте.

Бэмби ерактарак Гобоны күрде. Ул көчсез ята иде. Аякта басып тора алмый, башын күтәрә алмый. Бэмби аның янына килде.

– Әниең кайда, Гобо? – дип сорады ул,– Һәм Фалина кайда?

– Аларга китәргә туры килде. Мин үләм. Син дә китәргә тиеш, Бэмби.

Янәшәдә тагын шартлаган тавыш ишетелде.

– Хуш, Гобо! – диде Бэмби дустына. Ула аңа ярдәм итәргә теләде, әмма курку хисе көчлерәк иде. Бэмби билгесезлектән кача иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
өчесе дә калтырыйлар иде – все трое тряслись
балалар тагын онытылды – дети снова забылись
Ерактарак, биек чикләвек куагы астында ят зат күренде. – Поодаль, под орешником показалось нечто незнакомое.
моңарчы таныш булмаган ис килде – донёсся до этого незнакомый запах
сәер төз итеп – странно прямо
нәзек, йонсыз – тонкий, без шерсти
үзенә генә таянырга тиешлеген аңлады – понял, что должен полагаться только на себя
шартлаган тавышлар яңгырый иде – звучали хлопки
урманның барлык кош-кортлары берләшергә булдылар – вссё живое в лесу решило объединиться
Ул йөрәкне тизрәк тибәргә мәҗбүр итте. – Он заставил сердце биться сильнее.
кыргавыллар, ябалаклар – фазаны, совы
миңа игътибар итмә – не обращай на меня внимания
агач кәүсәләренә шакый – стучит по деревьям
билгесезлектән кача иде – прятался от неизвестности

***

Бэмби әнисен бүтән беркайчан да күрмәде.

Киләсе җәйдә ул инде шактый үскән иде. Башта аның бер мөгезе чыкты, аннан икенчесе. Хәзер Бэмби ялгызы булырга, үзен үзе якларга өйрәнде. Әкренләп ул зур боланга әйләнә иде.

Бер көнне Бэмби һәм Фалина болында таныш түгел бер боланны күрде. Ул балага охшамаган, ләкинн бала сыман йөгереп, сикереп уйный иде. Бэмби белән Фелина якынрак килделәр. Аралары ике адым гына калды. Берникадәр вакыт узганнан соң, ят болан:

– Сез мине танымыйсызмы? – дип сорады.

Бэмби башын иде дә көрәшкә әзерләнде.

– Ә син безне беләсеңме?

– Бэмби! – дип дәште ят болан.

Бэмби үз исемен ишетеп сискәнде.

Фалина ят каршына сикерде.

– Гобо, – дип кычкырды ул һәм тын калды.

Алар хәрәкәтсез бер-берсенә карап торды.

– Фалина, – дип дәште Гобо,– Фалина... туганым... димәк, син мине онытмагансың. – Ул елый иде.

– Гобо, син үлмәдеңмени? – дип сорады Бэмби.

Гобо көлде.

– Юк. Теге вакытта Ул коткарды мине.

– Болай озак кайда булдың соң син?

– Анда... һәрчак Анда...

Гобо дәшмәде һәм ләззәтләнеп Фалина һәм Бэмбиның аптыраган йөзләренә карады.

– Әйе, кадерлеләрем... мин күпне кичердем... сез урманда кичергәннән күбрәк.

Аның сүзләре мактанган сыман яңгырадылар. Әмма Фелина һәм Бэмби шулкадәр гаҗәпләнделәр ки, моны сизмәделәр.

– Сөйлә! – диде Фелина.

– Мине этләр тапты, – диде ул,– этләр – куркыныч җанварлар, алардан куркынычрак беркем дә юк. Аларның авызлары канга баткан, тавышы явыз. Алар кызгануны белмиләр.

Гобо сөйләгәндә, алар тирәсенә урманның башка җәнлекләре дә җыелды.

– Шул вакыттан соң мин алар белән бергә уйнадым. Без дуслаштык, – диде Гобо горурланып һәм дәвам итте.

– Аннары Ул килде! Ул этләргә кычкырды да, тегеләр тынды. Ул тагын бер кычкырды да, алар аягы янына яттылар. Аңа этләр дә буйсына! Аннан Ул мине сыйпады, күкрәгенә кысты һәм алып китте.

Гобо ниндидер могҗизалар сөйли иде.

– Тышта салкын, буран. Ә Аның янында тыныч, җылы.

Гободан күкшәләр көлделәр.

– Бөтен җирдә салкын, тамчы тама, ә Аның янында җылы, имеш!

– Әйе. Урамда кар ятты, ә эчтә мин җылыда тордым. Ул миңа печән, бәрәңге, чөгендер ашатты, – дип сөйләде Гобо.

– Печәнме?! Кыш көне кайдан алсын Ул печән?

– Ул аны үстерә. Аның бар ул.

– Анда яшәгәндә, сиңа куркыныч идеме? – дип сорады Фелина.

– Юк, кадерле Фелина. Бер дә куркыныч түгел. Ул миңа зыян китерергә теләмәгәнен белдем бит. Сез Ул явыз дип уйлыйсыз. Ул андый түгел. Әгәр Ул кемнедер ярата икән, димәк, Ул ягымлы. Аның сыман беркем дә ягымлы түгел.

Гобоның хикәясен олы болан бүлдерде.

Муеныңда нинди сызык бу? – дип сорады ул.

Гобо әкренрәк тавыш белән:

– Бумы?.. Бу мин йөрткән тасмадан. Бу Аның тасмасы... Аның тасмасын йөртү – зур дәрәҗә.

Бар да тындылар. Олы болан Гобога озак һәм күңелсез итеп карады да:

– Бәхетсез син, – диде дә китеп барды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
бер мөгезе чыкты – вышел один рог​
үзен үзе якларга өйрәнде – научился защищать себя сам
аралары ике адым – расстояние два шага
көрәшкә әзерләнде – приготовился к битве
һәрчак Анда... – всегда у Него
ләззәтләнеп – с наслаждением
аптыраган йөзләренә карады – посмотрел на удивлённые лица
күпне кичердем – многое пережил
мактанган сыман яңгырадылар – прозвучали словно хвастовство
шулкадәр гаҗәпләнделәр ки... – настолько удивились, что...
кызгануны белмиләр – не знают жалости
Аңа этләр дә буйсына! – Ему и собаки подчиняются!
сыйпады, күкрәгенә кысты – погладил, прижал к груди
үстерә – выращивает
Муеныңда нинди сызык бу? – Это что за полоса на твоей шее?
Аның тасмасын йөртү – зур дәрәҗә. – Носить его ленту – высокий статус.

***

Берничә көннән урман җәнлекләре янә күк күкрәгән сыман тавыш ишетте.

– Ишетәсеңме? – дип сорадылар Гободан.

– Нәрсә булды? – дип сорады ул.

– Ишетмисеңмени? – диде Бэмби.

– Юк, – дип тыныч кына җавап бирде Гобо.

– Куркыныч!

– Бүген болынга барма! – диде Фелина. – Анда куркыныч.

Гобо тәкәббер елмая иде. Ул әкренләп болынга таба китте. Тыныч кыяфәт белән ул зирек куакларын эзләде. Гобо аларны тапты һәм Аны да күрде бугай. Шул мизгелдә атыш яңгырады. Гобо йөгерә башлады. Дуслары яныннан узды да җиргә ауды.

Җәнлекләр аның янына йөгерде. Гобоның гәүдәсе яралы, яраларыннан кан ага иде. Ул көчкә борылды да:

– Ул мине танымады, – диде.

Тавышы өзелде.

Бэмби Гобоның муенында кара бау күрде. Ерактарак тимергә кысылган куян да ята иде.

– Бу капкын, – дип аңлатты олы болан. – Сезгә бик игътибарлы булырга кирәк.

Ул арада тагын шартлау тавышы яңгырады.

Бэмби үзенә каты итеп сукканны сизде. Ул куркудан урманга качты. Бэмби авырткан җиреннән кайнар нәрсәдер акканын тоя иде. Ул берни аңламады, чапты да чапты. Аның көче әкренләп бетә барды. Ниһаять, ул җиргә ауды.

Аны олы болан куып җитте һәм торырга мәҗбүр итте.

– Син авырту аркылы йөрергә тиеш. Ул сине табачак. Тор! – диде ул һәм Бэмбины урман буйлап әйләнеп йөрергә мәҗбүр итте.

Бэмбиның уйларга хәле юк иде. Ул олы болан кушканча әйләнеп йөри башлады. Соңрак олы болан аңлатты: шулай йөрү эзләрне бутар өчен һәм аучыларны алдау өчен кирәк икән.

Шулай ук олы болан Бэмбига яралар төзәлсен өчен кайсы үләнне ашарга икәнен күрсәтте һәм тыныч бер җирдә ял итәргә калдырды.

Вакыт-вакыт Бэмбиның хәлен белергә җәнлекләр килеп китте. Алар болында булган хәлләрне сөйләде. Аның тагын килгәнен, кемне үтергәнен әйтте.

– Ул бар нәрсәне дә булдыра, ул иң көчле шул, – диде бер тиен.

Аның бу сүзләре хак булмаганлыгына тиздән Бэмби үзе инанды.

***

Бер көнне урманда чираттагы эт тавышлары һәм атышлар ишетелде. Бу юлы Бэмби болынга куркусыз чыкты. Аның аучының йөзенә карыйсы килде. Аның артыннан олы болан чапты, әмма Бэмбины туктата алмады.

Алардан ике адым ераклыкта, куаклар арасында карда Ул ята иде. Йонсыз йөзен күккә каратып ята иде ул. Читтәрәк башлыгы ята иде. Бэмби башлыклар турында берни белми иде, әлбәттә, шуңа ул Аның башы икегә ярылган дип уйлады.

Браконьерның шәрә муенындагы ярадан кан ага иде.

Бэмби куркыныч һәм явыз булып күренгән затның хәрәкәтсез карашына карап берни аңламый иде.

– Бэмби, – диде аңа олы болан,– хәтерлисеңме, Гобо безгә этләр Аңа буйсыналар икәнен сөйләде. Ә хәзер, безнең дусларыбыз сыман, үзе монда ята. Ул бар нәрсәдән дә көчле түгел. Аның ярдәме белән бар нәрсә дә үсми һәм яшәми. Ул бездән өстен түгел! Ул безнең сыман, шуңа шулай ук курку, мохтаҗлык һәм газап кичерә.

Бэмбиның җавап бирерлек хәле юк иде. Һавада тынлык урнашты.

– Син мине аңладыңмы, Бэмби? – диде олы болан.

Минемчә... безнең өстән башка кемдер тора. Безнең һәм аның өстеннән...

– Хәзер мин китә алам. Артымнан барма, Бэмби! Мин сине иң кирәкле нәрсәләргә өйрәттем. Хәзер миңа соңгы көнемне каршы алырга китәргә кирәк...

***

Бэмби нечкә тавыш белән:.

– Әни...әни! – дигәнне ишетте.

Бэмби куаклар арасыннан тавышка таба барды. Анда янәшә ике бертуган болан баласы тора иде.

– Әни... әни...

Бэмби аларга якынрак килде һәм кайчандыр олы боланнан ишеткән сүзләрен әйтте:

– Хәзер әниегезнең вакыты юк. Сез ялгыз гына торып тора алмыйсызмы? Үзегезне якларга өйрәнергә кирәк, – диде ул усал итеп һәм янә урман эчендә югалды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
күк күкрәгән сыман тавыш – звук, словно гром​
тәкәббер елмая иде – высокомерно улыбался
Тыныч кыфяәт белән ул зирек куакларын эзләде. – Со спокойным станом он искал кусты ольхи.
Шул мизгелдә атыш яңгырады. – В это мгновение прозвучал выстрел.
танымады – не узнал
тавышы өзелде – голос оборвался
кара бау күрде – увидел чёрную верёвку
тимергә кысылган куян – застрявший в железе заяц​
бу сүзләре хак булмаганлыгына тиздән үзе инанды – скоро сам убедился в неверности этих слов
шәрә муенындагы ярадан – из раны на голой шее
мохтаҗлык һәм газап кичерә – чувствует нужду и страдание
минемчә – по-моему

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Бэмби

Тест: Бэмби

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG