Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Русия һәм Япония астронавтларының уртак такымы Халыкара галәм станциясеннән Җиргә кайтты


Русия астронавты Анна Кикина Crew Dragon галәм корабында
Русия астронавты Анна Кикина Crew Dragon галәм корабында

"Роскосмос" астронавты соңгы 21 елда Җир әйләнәсеннән кире американ корабында кайткан беренче Русия ватандашы булды.

12 мартка каршы төндә SpaceX ширкәтенең Crew Dragon галәм корабы АКШның Флориды штаты яры буенда уңышлы утырды. Бу хакта NASA хәбәр итә.

Корабта Crew-5 дип аталган астронавтлар такымы булган: NASA астронавтлары Николь Манн белән Джош Кассада, "Роскосмос" астронавты Анна Кикина һәм Япон аэрогаләм тикшеренүләр оешмасы (JAXA) астронавты Коити Ваката.

"Роскосмос" мәгълүматына күрә, Кикина соңгы 21 елда Җир әйләнәсеннән кире американ корабында кайткан беренче Русия ватандашы булды. Моңарчы 2002 елда "Индевор" шаттлында Җиргә астронавтлар Валерий Корзун белән Сергей Трещев кайткан булган.

Русия астронавтының бу очышта катнашуы NASA һәм Роскосмосның 2022 елның 14 июлендә имзалаган килешүе сәбәпле мөмкин булды. Килешү Русия астронавтларының өч тапкыр Crew Dragon корабларында, АКШ астронавтларының өч тапкыр "Союз" корабларында очыш ясау мөмкинлеген бирә.

Беренче мондый очыш 2022 елның 21 сентябрендә узды. Русиянең "Союз МС-22" корабы очышына NASA астронавты Фрэнк Рубио кушылган иде.

Crew-5 такымы Халыкара галәм станциясенә 2022 елның 7 октябрендә юл тотты. Анда астронавтлар 5 айдан күбрәк вакыт үткәрде.

Хәзерге вакытта Халыкара галәм станциясендә NASA астронавтлары Фрэнк Рубио, Стивен Боуэн һәм Вуди Һобург, Русия астронавтлары Сергей Прокопьев, Дмитрий Петелин һәм Андрей Федяев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре астронавты Солтан әл-Нәйади эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG