Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный турында фильм "Оскар" премиясен яулады


Алексей Навальный хатыны Юлия Навальная фильм өчен бүләк алганда
Алексей Навальный хатыны Юлия Навальная фильм өчен бүләк алганда

Иң яхшы фильм бүләгенә "Һәрнәрсә һәркайда һәм хәзер үк" киносы иреште, ул барлыгы җиде номинациядә җиңде.

13 мартка каршы төндә Лос-Анджелеста Кино сәнгате академиясенең 95нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы узды.

"Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә җиңүне Канада режиссеры төшергән "Навальный" фильмы яулады. Бүләк алуга фильмны төшерүчеләр белән бергә Навальный хатыны Юлия һәм аның балалары Дарья белән Захар чыктылар.

— Минем ирем төрмәдә бары тик дөреслекне сөйләгәне өчен генә утыра. Ул төрмәдә бары тик демократияне яклаганы өчен. Алексей, синең ирекле, безнең илнең ирекле булачак көне турында хыялланам. Көчле булып кал, мәхәббәтем, — диде Юлия Навальная тантанада.

Премиядә иң яхшы фильм булып "Һәрнәрсә һәркайда һәм хәзер үк" (Everything Everywhere All at Once) танылды. Ул барлыгы җиде номинациядә җиңде. Аерым алганда, фильм иң яхшы режиссер (Дэн Кван һәм Дэниел Шайнерт), икенчел пландагы иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләре өчен (Ке Хюи Куан һәм Джейми Ли Кертис) бүләкләр алды. Фильм иң яхшы хатын-кыз роле бүләгенә дә иреште (Мишель Йео).

Фильм тормышында тәртип булмаган иммигрант кыз Эвелинның көнкүрешен сурәтли. Салым хезмәтенә килгәч, ул параллель дөньяларга сәяхәт итә алуын һәм үзенең башка версияләренең белемнәре, күнекмәләренә ия булуын белә.

Брендан Фрейзер иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк алды ("Кит" фильмы). Иң яхшы сценарий булып исә "Хатын-кызлар сөйли" (Women Talking) фильмы сценарие танылды.

Иң яхшы чит ил фильмы булып исә Эдвард Бергерның "Көнбатыш фронтта үзгәрешсез" киносы танылды. Бу фильм барлыгы дүрт бүләк алды, аны тагын иң яхшы оператор эше, оригинал саундтрек һәм куючы рәссам эше өчен бүләкләделәр.

Иң яхшы анимацион фильм булып исә Netflix платформасында чыккан Гильермо дель Тороның "Пиноккио"сы танылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG