Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cембер мәктәбенә сугышта үлгән солдат исеме бирелгән. Җәмәгатьчелек мөдир исемен бирүне сорый


Радий Шаркаев (паспортында – Рәмзи Нуретдин улы), архив фотосы
Радий Шаркаев (паспортында – Рәмзи Нуретдин улы), архив фотосы

Сембернең 52нче мәктәбенә Украинадагы сугышта үлгән Александр Шишков исеме бирелгән, ул бу мәктәпне тәмамлаган. Мәктәпне бетергән башка кешеләр һәм элекке укытучылар моның белән канәгать түгел. Алар фикеренчә, мәктәпкә 50 ел җитәкчелек иткән беренче мөдир – Радий Шаркаев исеме бирелергә тиеш. "Idel.Реалии" беренче мөдирнең улы – Тимур Шаркаев белән сөйләшкән. Ул төбәктәге популяр Telegram-каналда мәктәп исемен алыштыру гадел түгел дигән ачык хат чыгуын, куәт оешмаларының басымы аркасында хатны сөртүләрен сөйли, бу яңалыкка әтисенең мөнәсәбәте нинди булыр иде – шул хакта фикерләре белән уртаклаша.

Русиянең атказанган укытучысы Радий Шаркаев (паспортында – Рәмзи Нуретдин улы) былтыр 1 октябрьдә, 86 яшендә вафат булган. Ул Сембернең 52нче урта мәктәбен 50 ел җитәкләгән. Биредә укып чыгучылар Шаркаев "ХХ гасырның 60нчы елларында 28 яшьлек чагында эшли башлаган иде, вазифасыннан XXI гасырның унынчы еллары башында, 80 яше тулыр-тулмас китте", дип искә ала.

"Бу мәктәпне ул үзе бар итте: бетеп барган мәктәпне шәһәрдә иң яхшы белем йортына әйләндерде", дип яза "Симбирский курьер" басмасы.

Мәктәп беркайчан да рәсми рәвештә Радий Шаркаев исемен йөртмәгән, әмма аны халык арасында "Шаркаев" мәктәбе дип йөрткәннәр.

2014 елда белем йорты 50 еллыгын уздырган, бәйрәм чарасына монда укып чыгучылар да килгән. "Мәктәпкә Шаркаев исемен бирү" тәкъдиме яңгыраган. "Симбирский курьер" искәртүенчә, ул чакта Радий әфәнде мин исән чакта болай эшләү кирәкми дигән.

— Шулай да мәктәп аның исемен йөртергә тиеш дигән ныклы фикер туды. Үзе үлгәннән соң, 52нче мәктәпкә Радий Шаркаев исемен бирәчәкләренә беркем дә шикләнмәде, чөнки ул халык арасында да шулай дип атала иде инде. Радий әфәндене җирләп берничә атна узуга, 52нче мәктәпкә биредә укыган, "махсус хәрби операция"дә үлгән Александр Шишков исеме бирелгән дигән хәбәр иреште. Бу гамәл мәктәп берләшмәсен тетрәндерде, моны элекке мөдир Радий Шаркаевка да, бу мәктәптә укып чыккан меңләгән кешегә дә хыянәт дип кабул иттеләр, дип яза "Симбирский курьер"да Сергей Кузнецов.

Радий Шаркаев, архив фотосы
Радий Шаркаев, архив фотосы

52 нче мәктәпне тәмамлаучыларның берсе – Людмила Серзина "Одноклассники"дагы сәхифәсендә мәктәпкә Украинадагы сугышта катнашкан кеше исемен бирү "бик үк әхлаклы түгел", дип язган.

"Радий Шаркаев яраткан мәктәбенә шул кадәр күп көч һәм энергия бирде, мәгариф өлкәсендә күп эш эшләде. Мәктәп аның исемен йөртергә тиеш. Бу мәсьәләгә тагын бер әйләнеп кайтырга кирәк дип саныйм. Күңелсез хәл, әмма минемчә, әти-әниләре аңлый алыр иде, мәктәптә уллары хөрмәтенә куелган мемориал тактаны беркем дә алып ташларга җыенмый, әмма мәктәп үзе өчен күп эшләгән кешенең исемен йөртсә – гадел булыр. Без, 52нче мәктәптә укыганнар, аны һәрчак "Шаркаев мәктәбе" дип йөрттек, һәм минемчә, аңа Шишков исемен бирү гадел түгел", ди ул.

"Idel.Реалии" Сембер мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткән, әмма бу мәсьәләгә фикер белдермәгәннәр. Мәктәпнең элекке укытучылары һәм укучылары мәгариф бүлегенә барган, белем йортына Александр Шишков исемен бирү турындагы документлар белән танышырга теләгән, әмма аларга бу кәгазьләрне күрсәтмәгәннәр.

Безнең бу ниятләрне хакимиятләр "Русия гаскәренә дошманлык дип, бозып күрсәтмәкче була", ди мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр.

"ӘТИНЕ ӘЛЕ ҖИРЛӘДЕК КЕНӘ, Ә МОНДА ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР"

"Idel.Реалии" Радий Шаркаевның улы – Тимур Шаркаев белән сөйләшкән.

— 52нче мәктәпкә сугышта үлгән хәрбинең исемен бирүләре турында ничек белдегез?

— Мәктәпнең исемен алыштырачаклары турында шундук белмәдек. Исемен әтинең үлеменә бер көн кала үзгәрттеләр. Бу хактагы фәрманны шәһәр хакимияте каршындагы мәгариф идарәсе җитәкчесе Куликова имзалаган. Шунысын әйтү дөрес булыр – мәктәп Шаркаев исемен рәсми йөртмәде. Әмма аны гел әти исеме белән атадылар, чөнки мәктәпкә нигез салынганнан бирле – 1964 елдан ук ул аның мөдире иде. Авырып китүеннән соң (аның авырганын бөтенесе белде) әни (ул шушы ук мәктәптә эшли) үз хисабына ял алуы турында гариза язды. Мәгариф идарәсендә бу хакта белмәүләре мөмкин түгел.

52нче мәктәпкә Александр Шишков исемен бирүгә багышланган тантаналы линейка. 2022 елның 5 ноябре
52нче мәктәпкә Александр Шишков исемен бирүгә багышланган тантаналы линейка. 2022 елның 5 ноябре

Мәктәпнең исемен алыштыруларын узган елның 5 ноябрендә белдек, анда тантаналы линейка узган һәм мәгариф оешмасына Украинадагы"махсус операция"дә катнашкан элекке укучысы – Александр Шишков исемен бирәчәкләре игълан ителгән. Линейкадан соң ун көн узгач, мәктәп атамасын үзгәртәчәкләре турында беркемнең алдан белмәвен ишеттем: укытучылар берләшмәләре дә, башка мәктәп мөдирләре дә белмәгән, 52нче мәктәп эчендә генә белгәннәр. Әти Иҗтимагый пулат әгъзасы иде – анда да беркем белмәгән. Бөтенесе "Ничек шундый хәл була алды?" дип сорау бирде. Җәмәгатьчелекнең фикере шундый булды.

— Мәктәп исемен алыштыру турында ишеткәч, нәрсә уйладыгыз?

— Үземнән ничек шулай була алды, дип сорадым. Күңел төште. Нишләргә белмәдек. Әтине әле генә җирләдек, ә монда шундый хәл. 40 көн дә үтмәде, мәктәптә тантаналы линейка үткәрделәр. Шунысы кызык – әтине җирләргә 300ләп кеше килде, алар арасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Куликова да бар иде. Җеназада ул купшы сүзләр сөйләде, ә әти үлергә бер көн кала мәктәпкә башка кеше исемен бирү турында фәрман имзалаган. Болар минем дә, гаиләбезнең дә күңеленә тиде. Әтинең хезмәттәшләре, укучылары да аптырады. Шулай итеп бу хакта эндәшми калырга ярамый дип, иҗтимагый төркем барлыкка килде. Кешеләрнең имзалар җыюын беләм.

— Мәктәп рәсми рәвештә әтиегезнең исемен йөртмәгән дидегез. Аның исемен бирүләрен көткән идегезме?

— Алай ук димәс идем. Без болай яшерен рәвештә, әтинең үлеменә бер көн кала фәрман имзалап эшләрләр дип уйламадык. Моны бездән, гаиләбездән генә түгел, җәмәгатьчелектән дә яшерделәр. Ә мәктәпкә хәрбинең исемен бирү үтенечен 56 кеше имзалавы ачыкланды.

— Нинди үтенеч ул?

— Мәктәптә хәзер эшләүче бөтен укытучылар да белем йортына "махсус операция"дә катнашучының исемен бирүне сорап имза куйган. Әмма соңрак сәер әйберләр ачыклана башлады: кайбер укытучылар, имештер, мондый үтенеч имзалавыбызны белмәдек диләр. Кемдер моны ниндидер сораштыру гына дип уйлаган.

— Мәктәпкә солдат исемен бирү турындагы карарга төбәк хакимиятләре фикер белдердеме?

— Боерыкны имзалаган мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Куликова янында шәхсән үзем булмадым. Әмма мәктәпне тәмамлаганнар Куликовага мөрәҗәгать иткән иде, алар нинди документлар нигезендә мәктәпкә Александр Шишков исеме бирелде, без дә таныша алабызмы дип сорады. Белүемчә, аларга җавап бирмәделәр һәм алар Куликова белән шәхси күрешүгә язылды. Әмма җитәкче берни дә күрсәтмим дигән. Бары тик Александр Шишков турында мәгълүмати белешмә генә укып чыкты, янәсе мәктәп "махсус операция"дә катнашучының исемен бирү турындагы үтенечне аңа нигезләнеп имзалаган.

Светлана Куликова
Светлана Куликова

Куликова белән очрашучылар әйтүенчә, җитәкче гел бер үк сүзләрне кабатлап торган: "Ә нәрсә, сез Шишковка каршымы әллә?" Бу кимендә биш тапкыр кабатланган. Моны ничек кабул итәргә? Бәлки рухи йогынты буларактыр – янәсе, без Шишковка – каһарманга каршы чыгабыз. Шуннан соң гына мин үзем исеменнән Куликовага мөрәҗәгать юлладым, нинди документлар белән танышырга теләвемне санадым. Әлегә җавап булмады.

— Интернетта ачык хат та чыккан иде. Соңрак "Симбирский шугожор" Telegram-каналы аны сөртте. Нигә икән, белмисезме?

— Башта мин ачык хатны "Симбирский шугожор" Telegram-каналында чыгаруны сорадым, әмма канал мөхәррире белән куәт оешмасы вәкиле элемтәгә чыккан һәм әллә ниләр була башлады. Башта хатнын текстын яшереп, әти турында тарихи белешмәләрне һәм фотоларны гына калдырдылар. Шул ук вакытта каналда текстны цензура сәбәпле яшерүләрен яздылар. Соңрак цензура дигәнне бетерделәр. Алга таба бу постны тулысынча сөрттеләр. Мин канал мөхәррире белән язышкан идем, "куәт оешмалары басым ясады" диде. Бу ачык хатны мин "Симбирский шугожор"га үзем җибәрдем, ә текстын Сембернең җирле "Симбирский курьер" газетында чыккан ике зур язма нигезендә яздым. Бу хат астында беркем имза калдырмады, әмма миңа билгеле булганча, җәмәгатьчелек имза җыймакчы һәм бу хәлгә ачыклык кертү таләбе белән хакимиятләргә мөрәҗәгать җибәрмәкче. Шундый иҗтимагый төркем бар. Имзаларны әле дә җибәрмәделәр, чөнки Сембердә әлегә мэрны билгеләмәделәр.

Тимур Шаркаевның куәт оешмалары вәкилләре сөртергә кушкан хаты

"Сембернең атаклы 52нче "Шаркаев мәктәбе" тирәсендә бик ямьсез хәлләр майтарыла. Мәктәпкә шыпырт кына элекке укучысы Шишков А.В. исемен кушканнар: ул былтыр 21 майда Украинада һәлак булган, үлгәннән соң, 3 сентябрьдә Русия каһарманы исеме бирелгән. Фәрманны Радий Шаркаев вафатына бер көн кала, аның үлем хәлендә булуын белә торып, мәгариф идарәсе җитәкчесе Куликова С.В. имзалаган.

52нче мәктәп – Шаркаевның баласы кебек. Мәктәпкә нигез салган атасының исемен бирү – бу лаеклы кешенең истәлеге өчен эшли алырдай иң кечкенә, иң акыллы гамәл. Үз эшенең чын остасы, бөтен җанын бирде, балаларны укыту һәм тәрбияләүгә җаваплы карады.

Ул укытып чыгарган кешеләр арасында фән докторлары һәм кандидатлары, табиблар, укытучылар, спортчылар, офицерлар, төбәктәге бөтен югары уку йортларының укытучылары бар. Мәктәпне, шәһәрне, өлкәне, илне данлаган йөзләгән кешеләр. 50 ел гомерен мөдир булуга биргән Шаркаев мәктәп, шәһәр, өлкә өчен нәрсәләр эшләде? Мәктәпкә исеме бирелгән Шишковның мәктәп каршында нинди мактаулы гамәлләре бар?"

— Ничә имза җыелыр икән?

— Имзаларны җыялар. Әмма бу җиңел түгел, чөнки күпләр сугышны хуплаган карашта тора, янәсе, каһарман исемен биреп дөрес эшләгәннәр. Куркучылар да бар. Вазифадагы кешеләр эшләрен югалтудан курка. Нигездә имзаны мәктәпнең элекке укучылары һәм биредә эшләгән укытучылары куя.

— Ничек уйлыйсыз, ачык хат, имзалар җыю нәрсә дә булса хәл итәчәкме?

— Әлбәттә булышыр, дип уйлыйм. Тик мәктәпнең исемен кабат алыштыра алырбыз дигән сүз түгел. Әмма бу хакта әйтергә кирәк дип саныйбыз. Бу киләчәккә бер башлам булып тора. Юкса безгә "Элегрәк кайда идегез соң?" дияргә мөмкиннәр. Мондый мөрәҗәгатьне теркәп булса да куярга кирәк. Әгәр апрельдә шәһәребезгә башлык билгеләнсә, кешеләр рәсми мөрәҗәгать тә тапшырыр. Мин кешеләр өчен әйтә алмыйм. Әмма хокукый нечкәлеге бар: мондый үтенечләрне туган тиешле кешеләр имзалый алмый.

Сембернең 52нче мәктәбе
Сембернең 52нче мәктәбе

— Бер ара сез активизм белән шөгыльләндегез. Сембердәге хәзер гыйбадәтханә төзелгән сквер өчен көрәшкән идегез. Русиядә елдан ел вазгыятьнең үзгәрә баруын, хакимиятнең кешеләрне торган саен азрак ишетүен сизәсезме?

— Бу шулай. Мин хәзер активист түгел. Чөнки хәзер нинди дә булса бәяләмәләр бирү – ярамый торган эш. Моның нәрсә белән янавын үзегез аңлыйсыз...

— Русиядәге сугыш цензурасын күз уңында тотасызмы?

— Шуңа күрә Шишковка каршы чыкмыйбыз дип әйтәм дә. Без мәктәпнең исемен алыштыруга каршы түгел. Бу мөһим, чөнки безгә шундый гаеп такмакчылар. Без булган хәлләрне өйрәнәбез дибез – ничек шундый хәл килеп чыга алуын.

Иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга килгәндә, тормыш туктап калды. Ульян өлкәсен генә алсак та – бернинди чара уздырылмый, митинглар уздырырга рөхсәт итмиләр. Хәзер төбәкне үз кулында тотып торучы КПРФ та катып калды кебек. Мин "махсус хәрби операция"гә бәйле вакыйгаларга фикер белдерә алмыйм, чөнки моны эшләү канун нигезендә дә ярамый. Әмма безнең төбәктә бер мәктәпкә дә "махсус операция"дә катнашкан кешенең исемен бирмәделәр дип әйтә алам. Никтер безнең мәктәпне генә сайладылар.

— Сезнең әтиегез – Рәмзи Нуретдин улы исемле татар гомере буе эшендә Радий Николаевич буларак билгеле. Әтиегез белән бу хакта сөйләшкәнегез булдымы, ни өчен шулай?

— Әти белән бу хакта сөйләштек. Яшь чагында укытучылыкка кереп киткәндә аңа җиңелрәк булсын өчен шундый исем тәкъдим иткәннәр. Шулай дип йөрткәннәр, шулай дип белгәннәр, аннан соң кайбер документларында ул Радий Николаевич булды да. "Русиянең атказанган укытучысы" исеме өчен документларда да ул Радий Николаевич дип язылган. Хәер... Мәктәп белән бу хәл булуы бәлки шуның белән дә бәйледер. Без Казанда яшәмибез, бездә Муса Җәлил урамы юк... Үзегез аңлыйсыз. Бәлки бу хәл шуның белән дә бәйледер... Бәлки мәктәп урыс исемен йөртергә тиеш, дип уйлыйлардыр. Яшермим, мондый фикер дә башка килде. Әмма бу шәхси фараз гына.

— Әтиегезне яхшы беләсез. Мондый очрак булганнан соң, ул нәрсә дип әйтер иде икән?

— Үзе исән чагында аңа берничә мәртәбә тәкъдим иттеләр, әйдәгез мәктәпкә сезнең исемне бирик диделәр. Рәсми булмаса да, сүздә мәктәп аның исемен йөртте. Әти бу тәкъдимгә мин исән чакта болай эшләү кирәкми, тарих һәр нәрсәне үз урынына куяр дип әйтә иде. 2014 елда мәктәпкә 50 яшь тулды, бу уңайдан бәйрәм концертында биредә укып чыккан ир чыгыш ясады. Ул мәктәпкә Шаркаев исемен бирергә кирәк диде. Әти исә "Минем яшисем килә", диде. Бөтен кешегә дә 52нче мәктәпкә Шаркаев исемен бирү – табигый хәл кебек иде.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG