Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Рада депутатлары Русиядәге сәяси режимны рәсми рәвештә "рашизм" дип атарга тәкъдим итә


Җимерелгән Бахмут күренеше, иллюстратив фото
Җимерелгән Бахмут күренеше, иллюстратив фото

Бу белдерүе белән Югары Рада Владимир Путинның "рашист режимын" хөкем итә һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русиядәге режимны җинаятьчел дип тануга кушылырга чакыра, диелә документта.

Украинаның Югары Радасында "Русия Федерациясендәге сәяси режимны рашизм буларак билгеләү, аның тоталитар, кешене күралмаучы идеологик нигезләрен һәм иҗтимагый тәҗрибәләрен хөкем итү турындагы" белдерү өлгесе теркәлгән.

"Страна" басмасы искәртүенчә, документ өлгесе авторлары арасында "Слуга народа" идарәче фиркасе депутатлары тора, шуңа күрә аның кабул итү ихтималы да зур.

Бу карарны кабул итү өчен нигез булып торучы аңлатма язуында әйтелгәнчә, "Русиянең Украинага каршы рәхимсез сугышы бөтен дөньяга Путинның сәяси режимының чын асылын – неоимпериячел, тоталь диктатуралы булуын күрсәтте. Ул үткәннәрнең иң начар тәҗрибәләренә охшарга тырыша һәм фашизм белән национал-социализмның идеяләрен заманча урыс фашизмында (рашизмда) гәүдәләндерә".

Бу белдерүе белән Югары Рада Владимир Путинның "рашист режимын" хөкем итә һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русиядәге режимны җинаятьчел дип тануга кушылырга чакыра, диелә документта.

Хәзерге вакытта белдерү өлгесе карау өчен парламент комитетына тапшырылган. Кабул ителгәннән соң, белдерү текстын БМОга, Европарламентка, Европа шурасы парламент ассамблеясенә (ПАСЕ), Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына (ОБСЕ), НАТО парламент ассамблеясенә һәм чит дәүләтләрнең хөкүмәтләре белән парламентларына тапшырырга ниятлиләр.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм сугыш булуын кире кага.
  • Февраль ахырында БМО Русия сугыш башлаганнан бирле, Украинада һәлак булган тыныч кешеләрнең саны сигез меңнән артып китте, дип белдерде. "Сивил халык арасындагы теркәлгән корбаннарның күпчелеге һава һөҗүмнәре сәбәпле, шартлаткычлар, шул исәптән авыр артиллерия кораллары, дәррәү атыш реактив системнары һәм ракетлар куллану сәбәпле һәлак булган", диелә хисапта. БМО кеше хокуклары баш комиссары идарәсе Украинадагы тыныч кешеләрнең хәле турындагы хисапларны айга бер мәртәбә чыгара.
  • Узган ел 14 апрельдә Украина Югары радасы кабул иткән карарда Русия сәяси һәм хәрби җитәкчелегенең, урыс гаскәренең гамәлләре украин халкы геноциды дип танылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG