Татарстанда республика ифтарын 14 яки 15 апрельдә уздырачаклар. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән багланышлар урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил Зөфәров белдерде.
"Төгәл вакытын әлегә белмибез, авыз ачуга 11 мең кешене көтәбез, алар Казаннан гына түгел, республика районнарыннан да киләчәк. Авыз ачуга мохтаҗларны да чакырабыз, ифтар "Kazan Expo"да үтәчәк", диде Равил хәзрәт.
Зөфәров сүзләренчә, былтыр унынчы ифтарны 10 мең кешегә уздырганнар, ә быел 11 нче республика ифтары үтәчәк һәм шуңа анда 11 мең кешене көтәләр. Төгәл көнен исә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның эш тәртибе турында алдан белә алмау сәбәпле ачыкламаганнар, мөфтияттә моңа яраклашачаклар.
Гадәттә ифтар кояш батканчы сәгать ярым-ике сәгать алдан мәдәни програм белән башланып китә. 14 апрельдә кояш 18:47 сәгатьтә бата, 15ендә исә – 18:49да.
Уразаның беренче көне 23 мартта булачак, ә бер көн алдан кояш батышы белән изге Рамазан ае башланып китәчәк.
22 мартта 19:45 сәгатьтә мөселманнар беренче тәрәвих намазын кылачак.
Шул ук вакытта фытыр сәдакасының күләмен дә ачыкладылар: ул 150 сум булачак, хәллерәк мөселманнар бер кешегә 800 сум бирәчәк. Уразаны сәламәтлеге мөмкинлек бирмәү сәбәпле тота алмаучылар мохтаҗларга бер көн ураза өчен 350 сум күләмендә акча түли ала.
Быел Ураза бәйрәме 21 апрельдә үтәчәк.
Татарстанда 2021 елдагы IX республикакүләм ифтарга биш мең кеше чакырылган иде. Ул 11 майда "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум