Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан ЭКСПО"га республикакүләм ифтарга 5 мең кеше чакырылачак


2019 елгы республикакүләм ифтар
2019 елгы республикакүләм ифтар

Пандемия сәбәпле, былтыр ифтар зур мәйданда оештырылмады, мохтаҗларга ризык таратылды. Быел санитар-эпидемиологик кагыйдәләр үтәләчәк дип вәгъдә бирә мөфтият.

Татарстанда быел IX республикакүләм ифтарга биш мең кеше чакырылачак. Ул 11 майда "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак. Бер өстәл артында гади мөселманнар да, мохтаҗлар һәм азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшкуарлар да, төбәкләрдән килгән кунаклар да булачак дип хәбәр Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моннан тыш, шул ук көнне "Ак Барс Арена" стадионында мохтаҗлар өчен өстәмә ифтар җыелмалары таратылачак. Ифтар санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә саклану чараларын үтәп оештырылачак, авыз ачуга килүчеләрнең саны да башка еллар белән чагыштырганда әзрәк булача.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризыкларны өләшү һәм соңыннан табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкән 500 волонтер җәлеп ителгән.

Пандемия сәбәпле, былтыр республикакүләм ифтар башка форматта узды. Ай дәвамында Татарстанда ураза вакытында мохтаҗларга барлыгы 180 мең ифтар-җыелмасы таратылган иде.

2019 елда республика ифтары "Казан Арена" (хәзер ул "Ак бар Арена" дип атала) стадионында 15 мең кеше җыйды.

Татарстанда коронавирус чикләүләре гамәлдә. Республика хөкүмәте карары белән ачык һавадагы чараларга 200 кешедән артык, ябык биналарда - 100 кешедән артык җыярга ярамый. Театр, концерт, кино залларының 70 процентын гына тутытырга ярый. Халык җыелган урыннарда бер кешегә дүрт дүрткел метр туры килергә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG