Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы республика ифтарында түрәләр бик күренмәде


Казанда 15 мең кешелек зур ифтар узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

15 мең кеше катнашындагы VII республика ифтары – Татарстанда мөселманнар катнашындагы иң зур авыз ачу мәҗлесе. Русиянең башка төбәкләрендә мондый зур чаралар уздырылмый. Азатлык бәйрәм чарасыннан репортаж тәкъдим итә.

“Казан Арена” стадионында узган VII республика ифтарына керү йөзләрчә метр чираттан башлынды. Ир-атлар керә торган якта да, хатын кызлар ягында да шулай иде. Биредә кешеләр авыз ачу өчен су өләшкән урында торды. Башка еллардан аермалы буларак, суны бер урында гына тараттылар.

Сусаганнар арасында таныш йөзләр шактый, шуларның берсе – Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев. Фәрит әфәнде республика ифтарында үзеңне бер өммәт буларак хис итәсең дисә дә, гомуми вазгыятьне югары бәяләми.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Кәефләр бик әйбәт дип әйтә алмыйм, чөнки вазгыять әйбәт түгел. Күптән түгел Сталинга һәйкәлләр куюга ризасызлык белдереп Путинга хат җибәргән идек, чөнки кеше үтерүчегә һәйкәл куя башладылар. Русия президенты аппаратыннан хат килде, анда 100 мең имза җыегыз дип язылган. Без моңа риза түгел, нигә без 100 мең имза җыярга тиеш? Мин үзем – 1937 елда атып үтерелгән мулланың оныгы", дип сөйләде ул.

Стадионга керү дә “хәләл” иде. Ирләр өчен кереш бер якта булса, гүзәл затларны башка ишектән каршы алдылар. Стадионның беп ягында ирләр урнашса, аларга капма-каршы якта хатын-кызлар иде. Күз белән йөгерткәндә дә яулыклар саны түбәтәйләргә караганда күбрәк иде. Машина кую урыннары буш иде дисәң дә була. Халык җәмәгать транспортында килүне кулай күргән, күрәсең, Татарстанның Казанга якын районнарыннан исә мөселманнар оешып автобусларга утырып килгән. Андыйлар 2500-ләп кеше.

Стадионга керүчеләр чиратта
Стадионга керүчеләр чиратта

Кайберәүләр быел салкын дип үзара зарланышты. Узган елларда, авыз ачу мәҗлесе җәйнең урталарына туры килә иде, чыннан да, эссе вакытларга да туры килде. Ә быел май дәвамында һава торышы салкынчарак. Соңгы ике елда Теннис үзәгендә капланган мәйданда авыз ачу оештырылган булса, быел ачык һавада иде. Салкын шуңа да нык сизелде. Кемдер бу уразага кулай гына, су эчәсе килми, кемдер бакчадагы үсемлекләргә начар дип гапь корды. Катнашучыларга уңайлы булсын өчен тәһарәтханәләр урнаштырылган, урамда биобәдрәфләр куелган.

Чараның төп өлеше кичке сәгать 18.30да башланды. Кешеләр стадионда урын ала торды, алар алдына хәләл танталарны оештыручы Марсель Әхмәдуллин чыгып барысын да сәламләде. Чара Коръән аятьләре укудан башланды. Аны Габделхәмит Зиннәтуллин укыды. Аннан соң Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев сүз алды. Вәгазь сөйләү мөнәҗәтләр әйтү, нәшидләр башкару белән үрелеп барды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә чара Рамазанның ахырында уза һәм бу бик өметле вакыт дип чыгыш ясады.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Изге айның соңгы ун көненә кердек, хәдистә болай дип әйтелә: җәһәннәмнән котылу көннәре килеп җитте. Рамазан аенда кем иман белән бергә ураза тотса, Раббыбызның мәрхәмәтен өмет иткән хәлдә аның барча гөнаһлары гафу ителә диелгән. Әле соң түгел, ун көн бар, кем ураза тотмаган – кушылсын, кем гыйбәдәтләр кылмаган – намазга бассын", дип нәсыйхәт итте. Мөселманнар 4 июньдә Ураза бәйрәм итәчәк, соңгы ун көне аеруча мөһим булып санала һәм гыйбадәттә уздырырга киңәш ителә.

15 мең кешелек ифтар уздыруның кирәге юк, тотылган акчаны, ә бу ким дигәндә 10-15 миллион сум тирәсе, мохтаҗларга тарату кулайрак булыр иде диючеләргә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин авыз ачу мәҗлесенең үз яме бар дип җавап кайтара. Ул җитәкләгән Кабан арты мәчетендә көн саен 700-ләп кеше табын артына җыела.

Йосыф Дәүләтшин
Йосыф Дәүләтшин

"Бер рухтагы кешеләрнең бер урында җыелуы, бер гаилә кебек намаз уку, аннары Аллаһ Тәгалә биргән су, ризыкларны авыз итү бәйрәм рухы өсти. Безнең өйдә, шөкер, ашарга җитәрлек, әмма шуңа карамастан, гаиләбез белән мәчеткә киләбез. Балаларыбыз да ураза тота, алар Рамазанны көтеп тора. Шуңа да без, Ураза бәйрәме үтүе була, изге айны янә сагына башлыйбыз. Бүгенге чара 15 мең кешене сыйдыра алган, мөселман кардәшләр белән күрешү, аралашу, хәл белешү, Аллаһ сүзен ишетү мөмкинлеге, без күп икәнне күрү шатлыгы. Бергәләп, өммәт белән авыз ачуны бәйрәм буларак кабул итәргә кирәк", диде ул.

Кояш баюга ярты сәгать кала трибуналарда утырган халыкны стадион уртасына чакырдылар. Алгы сафка ирләр басты, алар артыннан хатын-кызларга тезелешергә кушылды. Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов сафларга тыгыз һәм тигез итеп басарга өндәсә дә, халык тулысынча оешып бетә алмады. Аеруча хатын-кызлар сафында бу нык сизелде. Ирләр артына басыгыз диелсә дә, мөслимәләрнең бер өлеше алга таба атлады, икенче өлеше исә күчеп басуны кирәк дип тапмады, шуңа күрә хатын-кызлар арасында зур ара хасил булды. Кырның азагында басып намаз кылырга калган хатыннар авыз ачуга керә торган ишеккә якынрак тору хәерлерәк дип уйладылар бугай. Һәм алар оттырмады да. Ни өчендер хатын-кызларга табыннар корылган якка чыгар өчен бер генә ишек тәгаенләнгән иде. Ә ирләр өчен берничә чыгу урыны оештырылган иде. Шуңа да хатын-кызлар ягында тыгым хасил булды.

Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән
Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән

Мөселманнар намазга урын алган вакытта, ахшам намазына 5-6 минут кала Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән килде. Аның белән бер вакытта ук диярлек Казан мэры Илсур Метшин да үз урынын алды. Сүз уңаеннан, “Казан Арена"га быел да дистәләгән абруйлы кеше, төрле тармак җитәкчеләрен чакырсалар да, VIP затлар азрак иде. Хәтта республикакүләм авыз ачуның даими кунаклары булган митрополит Феофан белән Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик та күренмәде. Раввин, шимбә көненә андый зур чаралар туры килсә, килми, чөнки яһүдләрдә бу көн бәйрәм санала. Элекке елларда Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та чигүле түбәтәен киеп халык белән бергә сафка басып намаз укыса, су, җимеш белән авыз ачса, быел ул да күренмәде. Әвәл елларда күпсанлы министр, депутатлар тезелешеп фотоларга төшкәнне күзәтергә туры килсә, быел алар да килүне кирәк дип тапмаган.

Татарстан президенты улы Искәндәр мөфти Камил Сәмигуллин артыннан намазга басты. Азаннан соң су белән авыз ачтылар, гыйбадәттә катнаштылар. Президент ураза тотамы, юкмы – билгесез, әмма аның бу чараны калдырганы булмады.

Намаздан соң халык табын артына җыелды, быел оештыручылар дастархан сыман өстәлләр җәйгән, урындыклар юк, ураза тотучылар чүгәләп ашады. Миңнеханов уң ягына улы Искәндәрне утыртты, сул якта исә Камил хәзрәт урын алды, каршысында Феофан урынына килгән поп һәм Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев иде. Алар тәм-томнан авыз итте, аралашып утырды.

Президент кешеләр ни ашый, шуның белән ризыкланды. Табында исә җиләк-җимешләр, пылау, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр бар иде. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынган. Бер кешелек порция 500 сумга төште диде оештыручылар. Ризыклар Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләнгән. Моннан тыш, билет җитмәгән мөселманнар өчен оештыручылар стадионнан читтә авыз ачу өчен өстәмә мең данә ланчбокс әзерләгән.

Туй үпкәсез булмый, логистика начар оештырылган дип зарланучылар да булды. Аңа карамастан Татарстанның мондый зур чара оештыра алуына сөенергә кирәк дип сөйләде бу чарага беренче тапкыр килгән кунак Альбина Гарипова.

"Беренче тапкыр катнашуым, бирегә эләгүчеләргә гел кызыга идем. Бер урында шулкадәр күп мөселман җыелуына сөендем. Барысы да татарча барганына шатландым. Күбебез, шөкер, ризыкка интекмибез, минем өчен биредә бергәләп намаз уку, дәррәү дога кылу мөһим иде. Никадәр күп кеше Аллаһка берьюлы ялварса, шулкадәр теләкләр кабул була бит. Вәгазь әйтелде, матур сүзләр ирешелде, намаз да кабул булыр Аллаһ бирса.

Ирләр ягында ничек булганын белмим, әмма хатын-кызлар ягында буталчык булды. Кешеләрнең агымы бер ишеккә юнәлде һәм тыгын барлыкка килде. Утыру урыннарына озак кына барып ирешә алмадык. Өлкән яшьтәге ханымнар да артык әрсез булып чыкты, күчтәнәчкә дип ризыкларны алдан ук хәстәрләгәнне күреп күңелем бераз кырылды. Барысына да җитәрлек әзерләнгән югыйсә", дип сөйләде ул.

Аш тәмамлангач мөфти журналистлар янына чыгып сорауларга җавап бирде. Әйтик, зур җәмигъ мәчет буламы дигән сорауга ул: “Безнең ниятебез бар, дога кылабыз, дога бит ул сүз белән генә түгел, гамәл белән дә кылына, безгә башта халык фикеренә колак салырга кирәк, аннан соң проектны ясарга тотыначакбыз”, диде. “Казан Арена”га Русия үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдиннең килмәвен Сәмигуллин аның авырып торуы белән аңлатты һәм Тәлгать хәзрәт Изге Болгар җыенына килергә тиеш дип ышандырды. Әлеге чара 15 июньдә узачак.

XS
SM
MD
LG