Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ач ифтар" — мохтаҗларга игътибар юнәлтү"


"Ач ифтар"да катнашучылар

Гадәти авыз ачу мәҗлесләреннән аермалы буларак табында мул ризык түгел, ә хөрмә җимеше белән су гына иде. Бу изге урыннардан кайтарылган нигъмәтләр диелде.

"Ач ифтар" Казан өчен яңа күренеш булса, Мәскәүдә ул инде биш ел үткәреп килә. Оештыручысы – мөселман блогеры Рәсүл Тавдиряков сүзләренчә, хөрмә һәм су белән авыз ачу мәҗлесен үткәрү фикере Рамазан ае көннәренең берсендә туган.

Рәсүл Тавдиряков
Рәсүл Тавдиряков

— Бер ифтарда утырганда бик күп ризык калды. Бу бездә генә түгел, мин Мисырда яшәдем, ярлы дәүләт булса да, анда да Рамазан аенда бик күп азык-төлекне чүплеккә бәрәләр. Бер көнне авыз ачудан калган тәм-томнарны пакетлага җыеп күршеләргә тараттык. Беренчедән, ризык әрәм китми, икенчедән, башкаларга ярдәм була. Моннан соң айга бер булса да мул табыннан баш тартырга булдык. Нәтиҗәдә "ач ифтар" барлыкка килде.

Максат — ачлыктан интегүчеләр проблемына игътибар юнәлтү

БМО мәгълүматына күрә, дөньяда 800 миллион кеше ачлы-туклы яши, без бу хакта уйламыйбыз да, ә бу бит безнең кардәшләребез, ди Рәсүл әфәнде. Чараның төп максаты – ачлыктан интегүче халык проблемына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү.

Казанда беренче "ач ифтар" узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Мәскәүдә авыз ачулар ашханәдә, яки төрле оешмаларда башкарылса, бездә ул "Казан нуры" мәчетендә үтте. Башта мәҗлескә чакырылган халык гыйбадәтханәдә уразасын тәмамлап ахшам намазын укыдылар, моннан соң гына Аллаһ йорты каршыда урнашкан төрек ашлары ресторанының идән астында урнашкан бүлмәгә юл тоттылар. Биредә янәшәдә башка авыз ачучылар да утырды, алар төрле тәм-томнар сатып алган. "Ач ифтар"чылар өстәлендә нибары хөрмә һәм су, әмма гади түгел: җимеше Согуд Гарәбстанының Мәдинә каласыннан, суы да Мәккәнең Зәмзәм коесыннан дип әйтелде.

Казанда "ач ифтар" беренче тапкыр үткәнгәме, танылган шәхесләр күзәтелмәде. Мәскәүдәге чарага былтыр дөньякүләм танылган журналист Орхан Джемаль килгән булган, ике айдан аның гомере фаҗигале төстә Үзәк Африка республикасында өзелде. Орханны Казандагы чарада да искә алдылар.

Җыелган халык алдында Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең голәмә шурасы әгъзасы, ислам финанслары белгече Булат Мөлеков чыгыш ясады. Ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең ашау-эчүгә мөнәсәбәте, ачларның хәлен аңлау, иманлы бәндәләрнең сыйфаты турында сөйләде. Мөфтият вәкиленең бер тәкъдиме дә бар.

Булат Мөлеков
Булат Мөлеков

— Минем фикеремчә, әлеге акцияне болай гына үткәрәсе түгел, бәлки "ач ифтар"да катнашырга теләүчеләрдән махсус кертем алырга кирәктер. Бу ифтарга тотылган ризыкның бәясенә тиң сумма булырга тиеш. Шул акчаны аннары хәйрия максатында тоту зарур. Ярдәмне каядыр читтә яшәүчеләргә түгел, ә беренче чиратта безнең җәмгыятьтә гомер итүче мохтаҗларга таратырга кирәк.

Казан федераль университеты хезмәткәре Ринат Мозаффаров мөэминнәр бер-берсенә булышырга ашыкмыйлар дип җиткерде. Аның фикеренчә, күп очракта ислам динендә булмаган кешеләр мөселманнардан күбрәк хәйрия эше башкара, хәтта мәчет-мәдрәсәләр төзүдә активрак катнашалар.

Ринат Мозаффаров
Ринат Мозаффаров

— Безгә үзебезгә җаваплылык алырга вакыт, арабызда мохтаҗлар җитәрлек. Әйдәгез, бер-беребезгә ярдәм итешик. Әлбәттә, мөмкинлеккә карап, әйтик, минем хезмәт хакым 15-20 мең икән, әлләни җәелеп булмый, ләкин даими рәвештә бер мохтаҗ гаиләгә 300 сум биреп барсаң, бу да начар түгел. Әйдәгез шулай эшлик.

Акча кызганмаска дигән өндәүгә күбесе "ач ифтар" барышында ук колак салды булса кирәк. Катнашучылар махсус куелган әрҗәгә төрек ресторанындагы бер ифтар бәясенә бәрабәр (бу ашханәдә ул 500-800 сум) акча салдылар. Нәтиҗәдә ун мең ярым сум җыелды. Бу акча мохтаҗлар өчен оештырылачак авыз ачуга тотылырга тиеш.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG