Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сугышта катнашучыларны "кимсеткән" өчен җәзаны кырыслаттылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Март башында Русия думасына Украинага каршы сугышта катнашучыларны, шул исәптән ихтыри батальон хәрбиләрен һәм гаскәргә "булыша торган" оешмаларның вәкилләрен "дискредитацияләгән" өчен җаваплылык турында төзәтмәләр кертелгән иде. Дума канун өлгесен бүген - 14 мартта кабул итте.

Русия думасы "махсус хәрби операция"дә катнашучыларны, шул исәптән ихтыяриларны "дискредитацияләгәнгә" җинаять җаваплылыгы кертү турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Русия думасы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге төзәтмәләр Русия гаскәрен чит илдә куллануны "кимсеткән өчен" җинаять җәзасын кырыслата. Документтан күренгәнчә, хәзер сугышта катнашучылар турында "ялган" мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр төрмә, ә "дискредитацияләгән" өчен исә 7 елга кадәр төрмә яный.

Шулай ук җинаять җаваплылыгы каралмаган гамәл кылып, Русия гаскәрен һәм ихтыяриларны "дискредитацияләгән" өчен кешеләргә 30-50 мең сум, юридик затларга 500 мең сумга кадәр административ штраф яный.

Әгәр кешене бер елда шул ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тарткан булсалар һәм ул кабат хокук бозса, аңа җинаять җәзасы бирәчәкләр диелә.

"Үз гомерен куркыныч астына куеп илнең һәм аның ватандашларының иминлеген тәэмин итүчеләр барысы да провокацияләрдән һәм ялганнан якланды. Мондый гамәлләргә юл куелырга тиеш түгел. Кабәхәтләрне кырыс җәза – 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү көтә", дип язды Telegram-каналында Русия думасы рәисе Вячеслав Володин.

  • Русия думасына Украинага каршы сугышта катнашучыларны, шул исәптән ихтыри батальон хәрбиләрен һәм гаскәргә "булыша торган" оешмаларның вәкилләрен "дискредитацияләгән" өчен җаваплылык турында төзәтмәләр март башында кертелгән иде.
  • Гыйнварда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Евгений Пригожин "ихтыяриларны дискредитацияләү белән шөгыльләнүче аерым медиалар, блогерлар һәм Telegram-каналлар бар", дип белдерде һәм моны кырыс рәвештә туктатырга чакырды.
  • Шуннан соң Володин саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполовка, иминлек һәм коррупция белән көрәш башлыгы Василий Пискаревка "ашыгыч рәвештә" җинаять кодексына сугышта катнашучыларны "кимсеткән" өчен җаваплылык кертү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG