Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 69 яшьлек иргә "СССР ватандашлары" экстремист оешмасы белән бәйле җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул почта аша дәүләт оешмаларына хатлар җибәргән, алардан эшчәнлекләрен туктатуны таләп иткән, ә интернетта тыелган оешма турында видеолар чыгарып, кешеләрне Русия кануннарын бозарга чакырган диелә.

Башкортстанның Нуриман районында яшәүче 69 яшьлек Анатолий Поповка каршы җинаять эше ачылган, аны экстремист оешмада катнашуда шикләнәләр. Бу хакта республиканың тикшерү идарәсе җиткерә.

Тикшерү фаразынча, 2022 елның августыннан башлап Попов Русия хакимиятләре экстремист дип тапкан "СССР ватандашлары" иҗтимагый оешмасында торган. Ул почта аша дәүләт оешмаларына хатлар җибәргән, алардан эшчәнлекләрен туктатуны таләп иткән, ә интернетта тыелган оешма турында видеолар чыгарып, кешеләрне Русия кануннарын бозарга чакырган.

Ирнең өендә тентү уздырганнар, документларын һәм әйберләрен тартып алганнар, аның белән тикшерү эшләре уздырылуы әйтелә.

  • Былтыр 24 августта Русия юстиция министрлыгы "СССР ватандашлары" хәрәкәтен экстремист оешмалар исемлегенә кертте, аның эшчәнлеген туктатты һәм тыйды.
  • Хәрәкәт тарафдарлары фикеренчә, Советлар берлеге әле дә суверен дәүләт буларак яшәвен дәвам итә. Алар үзләрен аның ватандашлары дип саный һәм шуның нигезендә хәзерге Русия Федерациясенең конституцион корылышын танудан, аның кануннарын үтәүдән, дәүләт хакимияте оешмаларына буйсынудан баш тарта.
  • "Левада" уздырган 2020 елгы сораштыруга күрә, Русияләрнең 75% совет чорын ил тарихында иң яхшы вакыт дип саный. Сораштырылган халыкның 18% моның белән килешми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG