Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан өч кызны үтерүдә гаепләнүче гомерлек төрмәгә хөкем ителде


Үтерү булган урам
Үтерү булган урам

2021 елның 30 сентябрендә Башкортстаннан Оренбур өлкәсенә килеп, медицина көллиятендә укыган өч кыз үтерелде. Кызларның икесе фатирда, берсе йортның ишегалдында үтерелгән диелде. Корбаннарны янгын сүндерергә килүчеләр тапты. Үтерүче, җинаять эзләрен бетерү өчен, ут төрткән дип фаразланды.

Бүген, 15 мартта Оренбур өлкә мәхкәмәсе Гай шәһәрендә өч студент кызны үтерү турындагы эшне карады. Башкортстан кызларын үтерүдә һәм көчләүдә гаепләнүче Александр Лазаревны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, ул җәзасын аерым тәртипле төзәтү колониясендә үтәячәк, дип хәбәр итә "UTV".

Моннан тыш ул һәр кызның гаиләсенә рухи зыян өчен икешәр миллион сум түләргә тиеш булачак.

Лазаревны биш маддә нигезендә гаепле дип тапканнар: "өч затны көчләп һәм җенси гамәлләр кылып үтерү", "көч кулланып һәм үтерү белән янап көчләү" маддәсенең өч эпизоды, "үтерү белән янап җенси көчләү", "канунсыз рәвештә торакка үтеп керү", "канунсыз рәвештә машинага ия булу", "шактый зыян китереп, ут төртү ярдәмендә махсус рәвештә чит мөлкәтне юк итү һәм зарарлау".

2021 елның 30 сентябрендә Башкортстаннан Оренбур өлкәсенә килеп, медицина көллиятендә укыган өч кыз үтерелде. Кызларның икесе фатирда, берсе йортның ишегалдында үтерелгән диелде. Корбаннарны янгын сүндерергә килүчеләр тапты. Үтерүче, җинаять эзләрен бетерү өчен, ут төрткән дип фаразланды.

Кызларның икесе йоклаганда үтерелгән, берсе уянып качарга маташкан, әмма үтерүче аны ишегалдында куып тоткан диелде. Тикшерү әйтүенчә, Лазаревның ДНКсы корбаннарның киемендә табылган ДНК белән туры килгән.

  • Лазаревны 3 октябрьдә Орскида тоткарладылар, ул качарга җыенган иде.
  • 2012 елда башка бер үтерү өчен хөкем ителгән Лазарев бу вәхшилекне кылганчы өч ай элек кенә төрмәдән чыккан булган. Аңарчы ул Орскидагы "Апельсин" бары хуҗасын үтерүдә гаепләнеп тугыз ярым ел кырыс тәртипле төрмәгә хөкем ителгән диелде.
  • Mash Telegram-каналы үтерелгән кызларның Әдилә Кәримова, Зөлфия Санкина һәм Айгизә У. булуын язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG