Татарстан Конституциясеннән Татарстан президенты вазифасы һәм республика суверенитеты турындагы төшенчәләр юкка чыкканнан соң, Татарстан депутатлары төбәк кануннарын үзгәртүен дәвам итә.
Бүген Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты "Татарстан республикасының аерым канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү"турындагы документ өлгесен хуплады. Ул республиканың 59 кануныннан "президент" сүзен алып ташлауны күз уңында тота.
"Иң югары вазифаи затның атамасы – Татарстан республикасы башлыгы (рәисе)", дип искәртте комитет башлыгы Альберт Хәбибуллин. Ул Конституциянең 94 маддәсенә дә сылтанды, аңа ярашлы Татарстан президенты идарәсен рәис хакимияте дип үзгәртәчәкләр.
"Бердәм Русия" әгъзасы Николай Рыбушкин канун өлгесенә ризасызлык белдерде. "Рәис – шул ук башлык бит инде ул, бу – тавтология, бер үк әйбер. Әйдәгез яки рәистә тукталыйк, яки башлыкта", диде ул. Әмма Хәбибуллин яңа Конституциягә ике исем: башлык (рәис) атамасы кулланылсын дип үз сүзендә нык торды.
"Мин шушыңа каршы тавыш биргән идем дә инде. Шушыңа килеп терәләчәгебезне белгән идем. Укымышлы кеше бездән көләчәк кенә", диде Рыбушкин. Шул ук вакытта ул үзе өчен "президент булды һәм президент калачак та" диде. Хәзерге вакытта бу вазифаны Рөстәм Миңнеханов били. Хәбибуллин исә "бу – республикадагы күп кеше өчен шулай", диде.
Комитет әгъзалары республиканың дәүләт символлары турындагы канунга үзгәрешләрне дә хуплады – аннан республика суверенитеты турындагы сүзләрне алып ташлаячаклар.
- 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.
- Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
- Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум