Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер ай эчендә сатылган фатирларның саны 1,5 мәртәбә кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Февраль аенда Казанның йортлар төзүче оешмалары фатир сатып уртача дүрт миллиард сум акча эшләгән. 472 фатир гына сатылган. Торак базарында профицит күзәтелә: хәзер Казанда  сатылмаган 27,4 мең яңа фатир бар, тагын 37,9 меңе проектлаштырылган диелә.

Казанда йортлар төзүче оешмаларның фатир сатудан керемнәре быел февраль аенда 30 процентка кимегән. Бу хакта Дом.РФ белешмәләренә нигезләнеп, "Бизнес Online" яза.

Февраль аенда Казанның йортлар төзүче оешмалары фатир сатып уртача дүрт миллиард сум акча эшләгән. Сатылган фатирлар саны 1,5 тапкырга кимегән һәм 472 генә булган.

Быел гыйнвар аенда да сатуның кимүе күзәтелгән: Казанда һәм Татарстанда бер ай эчендә икенчел торак алу белән бәйле 5,7 мең килешү төзелгән, бу декабрь күрсәткечләреннән 21 процентка әзрәк. Дәүләт ярдәме булганга яңа фатирларны алучылар җиде процентка арткан, шундый 1,2 мең килешү төзелгән.

Торак базарында профицит күзәтелә: хәзер Казанда сатылмаган 27,4 мең яңа фатир бар, тагын 37,9 меңе проектлаштырылган диелә.

Кичә, 15 мартта Азатлык Татарстанда төзелеп килүче йортлардагы фатирларның 60 проценты сатылмавы турында язды. Бу күрсәткеч ягыннан республика Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора.

Русия күләмендә караганда, төзелеп килүче йортларда сатылмаган фатирлар күләме 43 процентны тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, бу соңгы өч елда иң зур күрсәткеч.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Татарстан торак базарында төшенкелек күзәтелә. Сугыш башлангач республикада, аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар арткан, ә ихтыяҗ кимегән. Татарстан рәсмиләре 3 млн дүрткел метр торак төзеп, федераль үзәк куйган максатка ирешүе турында сөйләсә дә, чынлыкта күчемсез милек өлкәсендә хәлләр яхшылардан түгел.
  • Азатлык белән әңгәмәсендә риелтор Әлфия Гомәрова бәяләр арзанайса да, фатир сатып алучылар әз дигән иде. "Хәзер сатып алуга ихтыяҗ юк. Моның сәбәбе – сугыш һәм кешеләрнең киләчәккә өмете булмавы. Халыкның да акчасы бетте бугай инде. Март аенда доллар 120 сумга җиткән вакытта кешеләр рәттән барысын да сатып алды. Үтмәгән җир кишәрлекләре, сатыла алмыйча яткан фатирларның барысын да алып бетерделәр. Мөмкинлекләре булган кешеләр башка өлкәгә акчасын кертте. Вазгыятьне аңламаучылар 0,1 процентлы ипотекага кереп батты", диде ул.
  • Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG