Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре Кырым аннексиясе көне уңаеннан "Лужники"да концерт уздырмаска булган


"Лужники"да Кырым аннексиясе уңаеннан уздырылган чарада Владимир Путин чыгышы. 18 март 2021 ел. Архив фотосы
"Лужники"да Кырым аннексиясе уңаеннан уздырылган чарада Владимир Путин чыгышы. 18 март 2021 ел. Архив фотосы

Алданрак чарага социаль челтәрләр аша "массовка" өчен тамашачылар җыйганнар иде. "Ведомости" язуынча, 2023 елда "зур бәйрәм оештырмыйча, җирле чаралар гына уздырырга гына" булганнар.

Мәскәүнең "Лужники" стадионында 18 мартта "Русиянең Кырымга кушылуы" уңаеннан былтыргы кебек концерт үткәреп тормаячаклар.

Чыганагына таянып, "Ведомости" язуынча, 2023 елда "зур бәйрәм оештырмыйча, җирле чаралар гына уздырырга" булганнар.

Аерым алганда, Мәскәүдә Никитски бульварында 20 мартта "Кырым язы. Без 9 ел бергә" дигән фотокүргәзмә ачылачак. Магадан өлкәсендә "Магаданнан хат" чарасы үтәчәк, аның кысаларында аннексияләнгән ярымутрауга почта аша бушлай открыткалар җибәрергә була. Псковта яшәүчеләр исә "Ал җилкәннәр" арт-объектын ясауда катнаша, шулай ук Кырым чи бөрәкләре пешерергә өйрәнә алачак".

Февраль ахырында Кырым аннексиясенә тугыз ел тулу уңаеннан "Лужники"да узачак митинг-концертка кешеләр җыя башлаулары хәбәр ителде. Кешеләрне аерым алганда, чарада Русия президенты Владимир Путин катнашачак дип "кызыктыралар".

Бу игълан "ВКонтакте"дагы "Мега Волонтер Москва" төркемендә дә чыккан иде. Элегрәк бу төркемдә "Лужники"да 22 февральдә узган "патриотик" митинг-концертка "массовка" өчен тамашачылар җыйганнар иде.

Кичә, 15 мартта "Мега Волонтер Москва"да "зур концерт булмаячак" дип хәбәр ителгән. "Безгә бәйле булмаган сәбәпләр белән 18 мартта Кырымның Русиягә кушылуы көнен бәйрәм итү форматын шәһәр дәрәҗәсендә үзгәрттеләр", диелгән яңалыкта.

Шушы концерт узасын игълан иткән "Вконтакте"дагы төркем җитәкчеләренең берсе "Сирена" га әйтүенчә, чараны"терактлар булу куркынычы сәбәпле үткәрү киңәш ителми".

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады да, бер ай да үтмәде, Кырымны аннексияләвен билгеләп узды. Ул чакта Русиянең бөтен зур шәһәрләрендә митинглар, йөрешләр һәм концертлар узды, ә "Лужники"га 200 мең кеше җыелды, алар алдында Путин чыгыш ясады.
  • "Кырым язы" дип аталган концерт чаралары Русия Кырымны басып алганнан соң ел саен оештырылып килә. Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләрендә халык бу вакыйганы бәйрәм иткәндә, Кырымдагы кырымтатарлар инде тугыз ел борчуда яши.
  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • Кырымда калган кырымтатарлар бү көннәрдә шулай ук борчуда. Анда да активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG