Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасында республиканың татар мәктәпләрендә хәләл ризык ашатуга күчәргә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу ата-аналар арасында бәхәсләрне булдырмас өчен кирәк дип саныйлар.

Татарстан Дәүләт шурасында республикадагы бөтен татар мәктәпләрендә дә хәләл ризык ашатуга күчүне тәкъдим итәләр. Бу ата-аналар арасында бәхәсләрне булдырмас өчен кирәк дип саныйлар.

Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышында Казанның халыкара мәктәбе мөдире Нияз Гафиятуллин шулай дип белдерде, дип яза "Бизнес Online"

"Бары хәләл ит кенә. Башкача булса, бу ата-аналар коллективын икегә бүлә", дигән ул.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бу мәсьәләне карауга алырга вәгъдә иткән.

  • Элегрәк биш бала атасы, журналист Искәндәр Сираҗи Азатлыкка мәктәпләрдә хәләл ризык ашату белән бәйле фикерләрен җиткергән иде.
  • "Бик дини гаиләләр була. Аларга мәктәптә хәләл ризык, балаларга намаз уку мөмкинлеге булу мөһим. Русия Конституциясе дин иреген гарантияли. Димәк, моның өчен шартлар тудырылырга, шул ук мәктәптә, башка уку йортларында моңа мөмкинлек булырга тиеш дигәнне аңлата бу. Балам намаз укый һәм хәләл ризык ашарга тели икән, нигә әле ул бу яктан кимсетелергә тиеш?" дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG