Accessibility links

Татарстан прокуроры өйдә укучы балалардан экстремизм эзли. Бу кемгә кагыла?


Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратураның еллык киңәшмәсендәге чыгышында гаиләдә белем алучы балалар саны артуга борчылу белдерде.

Былтыр Татарстанда 1198 бала өйдә белем алуны сайлаган булса, быел андыйлар саны 1978гә җиткән. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ул балаларның һәркайсын тикшереп торырга кирәк, табиб рөхсәте белән генә өйдә укытырга рөхсәт итәргә кирәк дип исәпли.

Илдус Нафиков
Илдус Нафиков

— Өйдә белем алучы балаларның мәктәпкә беркетелмәвенә, аттестация узарга килмәвенә чик куярга. Бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар булмау үсмерләрне экстремизмга җәлеп итүгә җирлек тудыра, социаль яраклашуга комачаулый, - дип бедерде Нәфыйков.

Өч ел элек Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин да өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кирәк дигән иде. Гаиләдә укучыларны, хосусый мәктәпләргә күчүчеләрне радикал ислам карашындагы мөгаллимнәр тәрбияләргә мөмкин дигән уйларын белдерде министр.

Азатлык ата-аналардан ни өчен баланы гаиләдә яки онлайн укыту системына күчерү сәбәпләре турында сорашты.

"Баланы өйдә укытуга күчереп, күңел тынычлыгына ирештем"

Төзелеш ширкәте мөдире, Казанда яшәүче Ләйсән Ситдыйкова 12 яшьлек улы Робертны узган елның декабреннән Мәскәүдәге бер мәктәпкә беркетеп, онлайн укытуга күчергән. Ул моның сәбәбен бик күп факторлар белән аңлатты: мәктәптә укыту сыйфаты түбән, укытучыларның белеме җитәрлек түгел, дәүләт баланың иминлеген тәэмин итә алмый, бетмәс-төкәнмәс пандемия, мәктәпләрдә һөҗүм янаулары аркасында гел булып торучы эвакуацияләр һәм башкалар.

Ләйсән Ситдыйкова улы Робертны белән
Ләйсән Ситдыйкова улы Робертны белән

— Баланы онлайн укытуга күчерү өчен сәбәпләр бик күп булды. Беренчедән, хәзерге мәктәп — без укыган мәктәп түгел. Әгәр укытучы балага "син — тупой", "син — дебил" дип әйтә ала икән, әлбәттә, укучы да аны хөрмәт итмәячәк, фәнен дә укымаячак. Хәзер Казанда педагогик университетлар да калмады. Укытучыны бала алдында үзен ничек тотарга кирәклегенә дә өйрәтмиләр. Кайсы юньле укытучы бер үк вакытта сатучы булып та эшли, мәктәптә укытучы да була ала? Ә хәзер шундыйлар да бар. Икенчедән, май аендагы вакыйгалардан аңладык: дәүләт мәктәптә баланың иминлеген тәэмин итә алмый. Илназ Галәвиев юктан гына корал күтәреп мәктәпкә килмәгәндер. Өченчедән, бала мәктәпкә йөргәндә еш авырый иде.

Дәүләт мәктәптә баланың иминлеген тәэмин итә алмый

Өстәвенә, өйдә әле кечкенә бала да бар. Хәзер читтән авырулар ияртеп кайту мөмкинлеге чикләнде, күз тимәсен, бу арада авырганыбыз да юк. Дүртенчедән, мәктәпләрдә бомба куелган дип эвакуацияләр баруын күреп торасыз. Балаларны бер кат кием белән урамнарга куып чыгару очраклары артты. Баламның анда йөреп тә чирләвен теләмим. Бишенчедән, мәктәпкә кергәгдә металл тикшерү капкалары урнаштырылды. Бала шулар аша көненә берничә тапкыр узып күпме нурланыш ала. Мин моңа каршы. Алтынчыдан, улымның төне буе "Көзге урман" йә шуның ише кирәкмәгән кул эшләре белән утырып, иртән йокысы туймыйча, иммунитеты начарайган хәлдә мәктәпкә барып, көне буе тилмереп йөрүен теләмим. Җиденчедән, безнең мәктәптә татар телен укыталар, ул аңа нигә кирәк? Алга таба дөньялар ничек үзгәрәсен белмим, әмма әлегә ул онлайн укыячак, — ди Ләйсән Ситдыйкова.

Ситдыйкова улын өйдә укыту өчен елына 40 мең сум чамасы түли. Ләйсән гадәти мәктәптә бәйрәмнәргә, укытучыларга акча җыюлар, төрле киемнәр тектерү һәм башкалар аркасында күбрәк тә акча сарыф ителә дип белдерде. Ул баласының көн тәртибен тәфсилләп аңлатып, хәзер вакытының да күпкә файдалырак узуы турында сөйләде.

— Бала йокысы туеп, 8-9да уяна, физик күнегүләр ясый, иртәнге аш ашый. 10да дәресләре башлана. Дәресләр саны төрлечә була. Бер генә дәрес булган көннәре дә бар, 4-6 дәрес укыган чаклары да була. Гадәттә, алар көндезге ике-өчләрдә тәмамлана. Аннан өй эшләре белән утыра, укыйсы әдәби китапларын укый да, кичке бишләрдә күнегүләргә китеп, тугызларда кайта. Социальләшү ягыннан бернинди кыенлык юк. Күнегүләрдә такым, тренерлар, малайлар, кызлар – бар да бар.

Тиздән ял итәргә очабыз, әмма анда да Робертның укуы үзе белән булачак

Онлайн укуда да аралашу даирәсе җитәрлек, Таиланд, Польша, Дубайда да сыйныфташлары бар. Ә тиздән ял итәргә очабыз, әмма анда да Робертның укуы үзе белән булачак. Шулай яшәүнең иң кыйммәтле ягы – минем дә, баланың да күңеле тыныч. Бернинди җәнҗал юк. Өй эшен эшләгән-эшләмәгән дип сүгүче юк, беркем үпкәләтми, мыскыл итми, кимсетми. Онлайн укыту сыйфатсыз дип уйларга кирәкми, ул әле сыйфатлырак та. Әйе, авыр вакытлар да була, чөнки бик күп мәгълүмат бирелә. Әмма ул кызыклы һәм аңлаешлы формада җиткерелә. Улым хәзер кызыксынып укый. Әлегә Робертның уку чиреген тәмамлаган вакыты, онлайн тестлар уза, билгеләре яхшы. Мин баланың укуга мөнәсәбәте үзгәрүен, аның җаваплылыгы артуын да күрәм, — ди ана.

Ул башка ата-аналарның да балага мондый уку мөмкинлеге бирү белән кызыксынуын, баланы ничек онлайн форматка күчереп булуы турында бик күп сорашуын әйтә.

— Инстаграм аша миңа бик күп кеше, баланы ничек онлайн укытуга күчереп була дип сорап яза. Киләчәктә онлайн укыту тагын да киңрәк таралачак дип уйлыйм. Хәзер иртүк торып, заводка чаба торган совет чоры түгел инде. Шушы онлайн укыту аша да бала заманага яраклашырга, укуда җаваплылыкны үз өстенә алып, үзенең киләчәген уйлап яшәргә өйрәнергә тиеш, — ди Ләйсән Ситдыйкова.

"Баланы өйдә укытуга күчерү дәүләтнең бала хокукларын яклый алмавы аркасында килеп чыга"

Биш бала атасы, журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, дәүләт бүген баланың Русия конституциясе тарафыннан гарантияләнгән хокукларын да якларлык хәлдә түгел, ата-ана баласына шул хокукларны бирү өчен, баласын өйдә укытуга күчерергә мәҗбүр.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

— Баланы өйдә укыту канунда каралган, монда проблем уйлап чыгарырга кирәкми. Әйе, бик дини гаиләләр була. Аларга мәктәптә хәләл ризык, балаларга намаз уку мөмкинлеге булу мөһим. Ул юк икән, ата-ана әйтә: "Ярар, баланы дистант укуга күчерәм, үзем ашатам-эчертәм", ди. Аның моңа тулы хокукы бар. Ә прокурорлар дәүләтне дөньяви дип атый, намаз укуларның бездә каралмавын әйтә. Тик дөньявилык ул балаларга намаз укуны тыю, хәләл ризык ашатмау белән билгеләнми. Прокурорлар өчен махсус әйтәм: дөньявилык ул бөтен дин, конфессия, милләт, тел, халыкларның тигезлеге тәэмин ителү белән билгеләнә, ә бар яклап тыюлар, кысулар белән түгел. Русия конституциясе дин иреген гарантияли. Димәк, моның өчен шартлар тудырылырга, шул ук мәктәптә, башка уку йортларында моңа мөмкинлек булырга тиеш дигәнне аңлата бу. Балам намаз укый һәм хәләл ризык ашарга тели икән, нигә әле ул бу яктан кимсетелергә тиеш? Ә дәүләт моны тәэмин итә алмый икән, димәк, аны өйдә укыту хокукым бар. Бу конституциядәге хокукларга килеп тоташа, - ди Искәндәр Сираҗи.

Ул өйдә укыту нәтиҗәсендә экстремистлар үрчи, бала социальләшми дигән фикер белән дә килешми. Киресенчә, мәктәптә баланы дине, теле, милләтенә карап аеру нәтиҗәсендә, дәүләт үзе дошман тәрбияли дигән фикердә ул.

Баланы өйдә укыту системына күчерү ул экстремистлар әзерләү дигәнне аңлатмый

— Баланы өйдә укыту системына күчерү экстремистлар әзерләү дигәнне аңлатмый, ул дәүләтнең кайбер категория ватандашларына төкереп каравын һәм алардан дошман эзләвен генә аңлата. Ләкин илнең максаты – аларны дошман түгел, ә дус итү һәм шушы илнең патриоты итеп тәрбияләү булырга тиеш. Ә патриот итү өчен татар, башкорт, мари, удмурт, чуаш, якут һәм башка халыкларның конституция биргән хокукларын сакларга кирәк. Ә киресен эшләп, конституция биргән милли мәгариф хокукын да ялганнар белән, булмаган гаепләрен эзли-эзли, мәктәп мөдирләрен куркыта-куркыта тартып алырга кирәкми. Без моны күрдек. Кайбер мәктәпләрдә рәсми игълан ителми генә эшләп килгән намаз уку бүлмәләрен дә ябып куйдылар. Менә прокурорлар шуны һәм үзләренең ни дәрәҗәдә законлы эш итүләрен тикшерсеннәр башта, аннары балаларның өйдә укыганнарын тикшерерләр, - ди Сираҗи.

Ул үзе дә берничә ел элек балаларын гаиләдә укыту системына күчереп караган булган. Яңа гына ачылган 16нчы татар-инглиз мәктәбендә урыс сыйныфлары ачкач, мәктәп тулаем урыс теллегә әйләнгән. Шунлыктан, Сираҗи балаларын өйдә укытуга күчереп, "Гольфстрим"га репетиторлар укыта торган үзәккә түләп укытырга йөртә башлаган.

— 16нчы татар-инглиз мәктәбендә урыс сыйныфлары ачтылар да, мәктәптә татарлыкның "Т" хәрефе дә калмады. Шулай итеп, урыслар бездән яңа татар мәктәбен талап алдылар. Мин, аптырагач, балаларны өйдә укытуга күчерәм дип гариза язып, "Гольфстрим" үзәгенә түләп укытырга йөртә башладым. Анда аларны репетиторлар укыта иде. Киләчәктә урта мәктәп итеп ачылу теләкләре дә бар иде. Бераздан шул ук прокурорлар бирегә килеп тикшерүләр оештыра башлады. Мәктәпне япканнарын көтеп тормадым, аннан алып, бөтен Казанга бердәнбер булган, 40-50 ел элек салынган татар гимназиясенә бирдем. Бүген безнең татар җирлегендә татарча укыта торган башка мәктәп юк. "Адымнар"да татарча укыталар дип сафсата сатып йөрмәсеннәр, анда татарлык юк, без аны тикшердек. Анда полилингваль һәм билингваль дип икегә бүленеш бар. Билингваль өлештә уку тулысынча урысча бара, ә тәрбияләү, имеш, татарча. Полилингвальдә татар теле керә. Әгәр билингваль белән полилингвальгә бүлмичә генә, полилингваль гына булса, бар укучыга тигез дәрәҗәдә татар теле керсә, анда татарча укытыла дип булыр иде. Ә болай – шул ук Шәймиевләр шартлатып алдадылар! Бернинди татарлык юк анда. Бу безнең халыкка тынычландыру өчен плацебо каптыру кебек кенә килеп чыкты, - ди Искәндәр Сираҗи.

"Мәктәп баланың тормышка карашын киңәйтә"

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 елда "Казанның иң яхшы укытучысы" исеменә лаек дип табылган Минзилә Хәбибрахманова исә гаиләдә белем алуга яки онлайн укуга караганда, мәктәптә уку күпкә файдалырак дип исәпли. Ул моны күпчелек балада җаваплылык хисе, мөстәкыйльлек кебек сыйфатның соң формалашуы белән аңлата.

Минзилә Хәбибрахманова
Минзилә Хәбибрахманова

— Бәлки, олы сыйныф укучылары үзенә кирәген аңлап, мөстәкыйль укый аладыр, әмма аңа кадәр балалар барыбер мәктәптә укырга тиеш дип исәплим. Мәсәлән, башлангыч сыйныф баласы өйдән торып ничек укый ала? Аңа даими контроль кирәк, янында кемдер булырга тиеш. Баласы мәктәбен тәмамлаганчы, йә булмаса, җаваплылыкны аңлап, мөстәкыйльлеккә ирешкәнче ата-ана аның янында саклап тора аламы? Күпчелекнең моңа мөмкинлеге юк дип беләм. Үзем өч ай дәвамында укучыларны онлайн укыттым. Шул тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: укучыга теманы җиткерү бик кыен. Язып аңлатырга такта юк, бала аңлыймы-юкмы икәнен аңлау өчен, аның күзләрен, мимикасын күрмисең, индивидуаль якын килү юк...

Җанлы аралашу җитми

Кызыксындыру өчен, төрле кушымталар кулланып, уеннар оештырып та карадым, тик алай да сыйныфтагы 100% баланы барыбер җәлеп итеп булмый. Көчле укучылар укый, кызыксына, программаны онлайн булса да тартып бара алалар, әмма укуда һич гаме булмаган, аның кирәген аңламаган балалар да бар. Әле ярый мин тел өйрәттем, ә математика, физика кебек фәннәрне алар ничек эшләвен күзалдына да китерә алмыйм. Җитмәсә, интернет ул шундый әйбер: оешып, бар сыйныф ялганып беткәнче ярты дәресең уза, көйли алмыйлар, кемдер өзелеп китә, кемдер дәрестә утырса да, игътибарын башкага юнәлтеп уйнап утыра. Җанлы аралашу җитми. Сораштыру булганда да баланың янында әти-әнисе утырып, аңа пышылдап кына әйтеп торуын ишетеп аңлап торасың. Тик ата-ана үз баласына булышам дип уйлап, аны үзлегеннән уйларга өйрәнүдән мәхрүм итә. Гаиләдә укыту системына күчереп, баланы каядыр йөртеп укыталар икән, анда да ата-аналар имтихан тапшырасы аерым фәннәргә генә басым ясый. Тик бала бар фәнне дә азмы-күпме үзләштерергә тиеш, ул анда тормыш турында гомуми күзаллау формалаштыра. Гомумән, мәктәп – ул тормышның мини моделе, - ди Минзилә Хәбибрахманова.

Аның фикеренчә, мәктәптә балалар укытучы өйрәткән аша гына түгел, ә бер-берсенең сораулары, белем тәҗрибәсе аша да фәнне ныграк үзләштерә. Үзара ярышып уку, яшьтәшләрең белән аралашуда төрле психотиптагы кешеләрне танырга өйрәнү балага киләчәктә социальләшүдә дә зур ярдәм булачак.

"Өйдә укучы балаларны тикшерү канунда каралмаган"

Физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин фикеренчә дә, өйдә белем бирүне сайлау – ата-ананың хокукы. Прокурорларның андый тикшерүләрне уздыруы канунсыз. Тик алар андый тикшерүләрне оештырмас дип гарантияләп булмый, чөнки аларның канун нигезендә эш итмәвен инде бөтен Татарстан күрде, ди ул.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

— Гаиләдә укыту ничек башкарыла? Ата-ана балага белем бирүне үз өстенә ала, ләкин бала барлык имтиханнарны мәктәпкә барып тапшыра. Аны барыбер үзе теркәлгән адрес белән мәктәпкә беркетләр, ә үзләре сайламыйлар. Ә менә ата-ана ни рәвешле белем бирә, үзе укытамы, репетитор яллыймы, онлайн укытамы, икенче мәктәптә түләп укытамы – алардан тора, моның өчен дәүләт җавап бирми. Ләкин аттестат алганда, алар тиешле имтиханнарны мәктәпкә барып тапшыраа.

Гаиләдә укыту системы канунда каралган, ул ата-анага үз баласын үзенчә укытырга мөмкинлек бирә. Ә прокурорның нәрсә эшләргә җыенуына мин аңлатма да, бәя дә бирә алмыйм, аның эше канун белән бәйләнмәгән. 2017 елда татар теле укытучыларын мәктәпләрдән бернинди канунсыз ничек чыгарып бәрделәр, исегездәме? Хәзер дә канунда медицина белешмәләрен тикшереп торырга, индивидуаль тикшерүләр үткәрергә дигән әйбер юк, болар бар да ата-ана теләге белән канунга таянып эшләнә торган эш. Моның өчен башта алар канунга үзгәреш кертергә тиеш. Бәлки, кертергә телиләрдер, үзгәреш проектлары әзерлиләрдер. Әлегә канун андый әйбер бөтенләй юк, - ди Лотфуллин.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Прокурордан аермалы буларак, мәгариф белгече Марат Лотфуллин фикеренчә, гаиләдә укыту балага милли тәрбия бирү, социальләшү ягыннан күпкә өстенлекле чара булырга да мөмкин.

Көчле балалар онлайн укудан зыян күрмәде, аларның баллары барыбер югары булды

— Пандемия белән бәйле рәвештә баланы онлайн укытуга күчерүләр булды, бердәм дәүләт имтиханнары вакытында без моның нәтиҗәләрен дә күрдек. Көчле балалар онлайн укудан зыян күрмәде, аларның баллары барыбер югары булды, ә менә көчсезрәк укучыларның баллары начарланды. Димәк, көчле балалар мәктәпсез дә яхшы укыйлар, ә көчсез укучыларга мәктәптәге мәҗбүри төстә укыту процессы кирәк. Гаиләдә укыту социальләшүгә начар йогынты ясый дип кистереп әйтеп булмый, нинди мәктәпкә һәм даирәгә эләгәсең бит. Бәлки, гаиләдә бала яхшырак кеше булып үсәр. Ә менә тәрбия турында сүз алып барсак, бары тик безнең илдә генә мәктәпкә тәрбия бурычы куела, цивилизациясе югары булган илләрдә бу эш ата-ана җилкәсендә – ул эшкә бөтенләй кысылырга ярамый. Ул үзенә ничек кирәк – баласын шулай тәрбияли. Бездә коммунизм чорында, Энгельсның идеяләрен алып, балаларны гаиләдән аерып тәрбияләү кертелде. Ул традицияләр һаман да дәвам итә, бу алай булырга тиеш түгел. Ул яктан караганда, балага гаиләдә милли тәрбия бирүне дә күздә тотсак, әлбәттә, гаиләдә укыту системы өстенрәк хәлдә булып чыга, - ди Марат Лотфуллин.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG