Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар ислам академиясе ректоры итеп Фәрхәт Хөснетдинов билгеләнде


Фәрхәт Хөснетдинов
Фәрхәт Хөснетдинов

Ул Татарстан Конституция мәхкәмәсе бетерелгәнгә кадәр аның рәисе булып эшләде.

Болгар ислам академиясе ректоры вазифасына элекке хөкемдар Фәрхәт Хөснетдинов билгеләнде. Әлеге карарны бүген Казанда узган академиянең гамәлгә куючылар шурасы утырышында кабул иттеләр.

Утырышта Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан. Очрашуга Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин авыру сәбәпле килә алмаган.

Соңгы ике елда БИА белән тел галиме Айнур Тимерханов идарә итте. Шушы вакытта ул ректор булып расланмады, ә бары ректоры вазифаларын башкаручы булып торды. Тимерханов хисап тотканнан соң, җыелышта ректор вазифасына Фәрхәт Хөснетдинов намзәте хупланды. Айнур Тимерханов исә Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазифасына күчә.

Фәрхәт Хөснетдинов 1964 елда Кукмара районының Зур Кукмара авылында туа. 1992 елда Казан дәүләт университетының юрист белгечлеген ала. 2005 елда Татарстан премьер-министры вазифаларын башкарган Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе булып эшли. 2010 елда Татарстан президенты идарәсендә президенты эшләре идарәсен җитәкли. 2014 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе итеп билгеләнә. Әлеге вазифада ул узган ел ахырына кадәр - мәхкәмә бетерелгәнче хезмәт итте. Моннан тыш, Хөснетдинов Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко җитәкләгән Русия хәрби сәнгать берлегенең Татарстан бүлеге рәисе булып тора.

Болгар ислам академиясе 2017 елда ачылды. Академия чит илдә дини белем алуга алмаш буларак оештырылды. Аны "дөрес ислам" динен тарату белән шөгыльләнәчәк дип белдерделәр. БИА багучылар шурасы рәисе - Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко.

Соңгы биш ел эчендә БИА 64 магистр һәм 15 фән докторы әзерләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG