Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер елда Казан сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр саны 10 процентка кимегән


“Махсус хәрби операция” аркасында Русия базарыннан Көнбатыш җитештерүчеләре китте, Казан сәүдә үзәкләре бер ел шундый шартларда эшли. Шул вакыттан бирле буш торучы 60 дүрткел мең мәйданны арендага алучы табылмады", ди белгечләр.

Узган ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Казан сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр саны 2021 ел белән чагыштырганда – 10 процентка, ә пандемиягә чаклы – 2019 ел белән чагыштырганда 25 процентка кимегән. Бу хакта "Бизнес Online"га Focus Technologies ширкәте җитәкчесе Михаил Васильев җиткергән.

Аның әйтүенчә, бу хәзерге икътисади шартларга яраклашу белән бәйле, шул исәптән кешеләр кайбер әйберләрне сатып алуны кичектереп тора башлаган дип саный белгеч.

Шулай да, әйтик, Мәскәү һәм Петербур белән чагыштырсак, Казан күрсәткечләре яхшырак, дигән ул.

Казан сәүдә үзәкләрендә барлыгы 60 мең дүрткел метр мәйдан буш тора, дип белдергән басмага Русия идарәчеләре һәм девелоперлары гильдиясенең Татарстандагы вәкиле Елена Стрюкова.

"Махсус хәрби операция" аркасында Русия базарыннан Көнбатыш җитештерүчеләре китте, Казан сәүдә үзәкләре бер ел шундый шартларда эшли. Шул вакыттан бирле буш торучы 60 дүрткел мең мәйданны арендага алучы табылмады. Тагын 12,5 мең дүрткел метрда сәүдә эшчәнлеге туктатып торылды" дигән ул.

Аның әйтүенчә, 2022 елның дүртенче чирегендәге нәтиҗәләргә күрә Казан сәүдә үзәкләрендә бүлмәләрнең 18 проценты буш тора. 2021 ел белән чагыштырганда буш мәйданнар 10 процентка арткан.

Шул ук вакытта белгеч Татарстанның районнарында һәм башка шәһәрләрендә вазгыять яхшырак дигән. Әйтик, Чаллы сәүдә үзәкләрендә буш мәйдан – 12 процент, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә – бер процент.

"Русиядән киткән чит ил брендларын башкалары белән алыштыру эше бара, әмма сәүдә үзәкләре фаразлаган темплар белән түгел", дигән ул.

  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шуннан соң соң чит илләрнең дистәләрчә эре ширкәте Русиядән китте. Аларның күбесе сәүдә үзәкләрендә урын арендалап эш итә иде.
  • Узган ел ахырында Русиядә кимендә 200 сәүдә үзәгенең банкрот хәлендә булуы яки бөлгенлеккә төшү алдында торуы әйтелде.
  • "Известия" Русиядәге чит ил ширкәтләренең кимендә өчтән бере китүен язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG