Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Украинадагы сугышта ел башыннан Русиянең кимендә мең тоткыны һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Соңгы ике атна эчендә генә дә 400дән артык тоткынның үлүе билгеле булган. Некрологлардан күренгәнчә, аларның күбесе Бахмут өчен бәрелешләрдә һәлак булган ди журналистлар.

ВВС-ның урыс хезмәте белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтерлар такымы ачык чыганаклардагы мәгълүматларга таянып, Украинадагы сугышта март уртасына ким дигәндә 17 375 русияленең үлүен ачыклаган.

Барлык югалтуларның өчтән бере ихтыяриларга, мобилизацияләнгәннәргә, тоткыннарга һәм хосусый хәрби ширкәткә яңарак ялланганнарга туры килә ди алар.

Аеруча Русия колонияләреннән фронтка киткән тоткыннар арасында югалтулар күп дип искәртә журналистлар. Алар бу ел башыннан Русия төрмәләрендә җәза үтәргә тиеш булган кимендә мең кешенең сугышта һәлак булуын ачыклап чыгарган.

Соңгы ике атна эчендә генә дә 400дән артык тоткынның үлүе билгеле булган. Некрологлардан күренгәнчә, аларның күбесе Бахмут өчен бәрелешләрдә һәлак булган ди журналистлар. Колонияләрдән Украинадагы сугышка җибәрелгән һәм һәлак булган барлыгы 2092 русияленең исеме билгеле.

Узган атнада журналистлар Свердлау өлкәсенең Березовский шәһәрендә яңа 67 каберлек тапты, анда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә сугышканнар күмелгән дип фаразлана.

Элегрәк "вагнерчылар" күмелгән күмәк каберлекләр Луһански янында (37 каберлек), Мәскәү өлкәсенең Фряново бистәсендә (22 каберлек) һәм Краснодар краенда (422 каберлек) табылган иде.

  • Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемлегендә соңгы вакытларда "Вагнер" сугышчылары исемнәре артта. Безнең февраль уртасына булган хисапка күрә анда сугышка ялланып киткән кимендә 60 кеше бар. Бу хәл бигрәк тә Башкортстанда сизелә. Көн саен диярлек интернетта берәр вагнерчының үлеме турында мәгълүмат тарала. Аларның күпмесе элек төрмәдә утырган булган - билгесез. "Вагнер"да сугышучыларның кайберләрен зурлап озаталар, гаиләсе, якыннары гына җыелып күмелгән кешеләр дә бар.
  • Төрле мәгълүматларга караганда, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынырга мөмкин. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган. Салават шәһәрендә урнашкан 16нчы кырыс тәртипле колония тоткыны үзен ничек яллаулары турында сөйләгән иде.
  • Башкортстан районнары хакимиятләре сугышта һәлак булучыларны җирләүдә гадәттә актив катнаша. Алар үлүчеләрне мактый, каһарман дип атый, ә тормыш юлының караңгы якларын телгә алмаска тырыша. Киресенчә, сугышчыларның элек җинаять кылуы турында язган матбугат чараларына тәнкыйть яудыра. Мәсәлән, Благовещен районы башлыгы Олег Голов һәлак булган тоткын "вагнерчылар" турында язган журналистларны "кабәхәтләр" дип атады, тоткыннарның "СВОга ничек эләгүләре мөһим түгел", дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG