Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Беркемнең дә үләсе килми". "Вагнер" Башкортстан колониясеннән тоткыннарны сугышка ничек яллый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан 16нчы кырыс тәртипле колониягә "Вагнер" кешеләре берничә тапкыр килә. Баштарак сугышка барырга теләүчеләр күп булса да, соңрак аларның саны азая. Чөнки "вагнерчыларның" күпләп үлү хәбәрләре килә башлый.

Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемлегендә соңгы ике-өч атнада "Вагнер" сугышчылары исемнәре артта. Безнең хисапка күрә анда сугышка ялланып киткән кимендә 60 кеше бар. Бу хәл бигрәк тә Башкортстанда сизелә. Көн саен диярлек интернетта берәр вагнерчының үлеме турында мәгълүмат тарала. Аларның күпмесе элек төрмәдә утырган булган - билгесез. "Вагнер"да сугышучыларның кайберләрен зурлап озаталар, гаиләсе, якыннары гына җыелып күмелгән кешеләр дә бар.

Төрле мәгълүматларга караганда, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынырга мөмкин. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.

Салават шәһәрендә урнашкан 16нчы кырыс тәртипле колония тоткыны "Idel.Реалии"га үзен ничек яллаулары турында сөйләде.

Башкортстан колониясенең Пригожинны каршы алуы

Тоткын "Idel.Реалии" белән элемтәгә гыйнвар урталарында чыккан. Салават колониясендә ул авыр җинаять өчен утырган. Редакциягә бу кешенең исем-фамилиясе билгеле, аның чынлап та әлеге колониядә утыруы да расланды. Иминлек максатында тоткын үзен "Мөрид" дип атауны теләде.

— 2022 елның октябрь башында Салаваттагы 16нчы төзәтү колониясендә бөтен тоткыннары - 1500ләп кешене плацка тезделәр. Хәтта ШИЗО һәм ОСУОНда (кырыс шартлы изоляторлар) утыручыларны да. Колониягә Евгений Пригожин килүен ике ай алдан ук белән идек. Тоткыннар моңа тыныч карады, чөнки башка төрмәләр буйлап ул йөри иде инде, безгә дә чират җитәргә тиеш иде. Бер атна кала килүенең төгәл көнен белдек. Озак һәм кыска вакытлы күрешүләр бүлмәсен яптылар, әйбер бирүне туктаттылар, "Зона.Телеком" системын сүндерделәр", дип сөйләде Мөрид.

"Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсенә караган 16нчы колония - Салават шәһәрендә урнашкан ирләр өчен кырыс тәртипле колония. Аның начальнигы - эчке хезмәт подполковнигы Руслан Баһаветдинов. Колония 550 кеше сыйдырышлы.

Шул ук вакытта, тоткын сүзләренчә, өч ай алдан ФСИНның Башкортстан идарәсе оператив бүлеге полковнигы Анастасия Сальковская башка колониядә утыручыларга "аның идарәсеннән бер зэк та сугышка китмяәчәк" дип әйткән булган.

Мөрид Пригожинның килүен болайрак тасвирлый:

— "Путин пешекчесе" боралакта очып килде. Колониядән читкә төшеп утырды, ләкин плацтан барысы да күренә иде. Пригожин эре гәүдәле берничә ир белән килеп керде, аны 1500 тоткын, ФСИНның Башкортстан идарәсе башлыгы Владислав Дзюба һәм идарәнең бөтен дирярлек җитәкчелеге, һәм колониянең бөтен дирярлек хезмәткәрләре, аның начальнигы Руслан Баһаветдинов көтә иде. Дзюба һәм Баһаветдинов үрә катып басып тора, монда кемнең хуҗа икәнен алар белә - Пригожин. Менә ул тоткыннар алдында. "Путин пешекчесе" шәхсән үзе. Бу аларның иреккә чыгу юлы. Бу кеше аларны азат итәргә, акча бирергә килде. Ә моңа алмашка алар алты ай "СВО"да катнашачак. Һәм бу бик куркыныч түгел - "Рен ТВ" каналына ышансаң, безнекеләр арасында югалтулар юк диярлек. "Укрнацилар" гына көненә 100 кеше үлә.

Салават шәһәрендәге 16нчы колония
Салават шәһәрендәге 16нчы колония

Мөрид сүзләренчә, Пригожин "Вагнер" оешмасын иң көчле хәрби бүлек, "Путинның бу сугышта соңгы өмете һәм терәге" дип сөйләгән. Тоткын исенә төшерүенчә, Пригожин шулай ук "хәзер өченче дөнья сугышы бара", ул "тагын ун елга сузылачак" дип тә әйткән.

— Пригожин сугышка алынган тоткыннарга аена 100 мең сум түләргә вәгъдә итте. Кулакча бирү урыннары бөтен зур шәһәрләрдә дә бар, аны тоткыннарның туганнары ала алачак диде. Башка төрле өстәмә түләүләр турында да сөйләде. Кыскасы, зур акчалар һәм алты айдан иреккә чыгуны вәгъдә итте. Тоткын иреккә чыгып тагын җинаять кылса, вагнерчылар янә аны сугышка алып китәчәк диде. Ә югалтуларга килгәндә, 15 процент кына үлә, димәк, исән калу шанслары зур диде. Шулай да төп аргумент - ул алты айдан иреккә чыгу. Кырыс тәртипле колониядә хөкем мөддәтләре озын, 10-20 ел. "Сугышта исән калырмын, ярты елдан чиста булып өйгә кайтам, колониядә утырганчы бу яхшырак", дип уйлады тоткыннар. Акча да үз ролен уйный иде. Шулай ук патриотик хисләре уянып сугышка китүчеләрне дә күрдем. Аларның утыру вакытлары да күп калмаган иде, бер елдан да әзрәк, "мин иреккә чыккач, барыбер сугышка барачакмын", дип киттеләр.

Ике кешедә паника башланды, качарга теләде

Мөрид сөйләвенчә, 16нчы колониядә күпчелек кеше наркотиклар сату, тарату маддәсе нигезендә утыра. Башлыча 40 яшьтән өлкәннәр. Шулай ук ул фронтка тоткыннарны сайлап та җибәрделәр дип белдерде.

— Колония идарәсе белән уртак тел тапмаган тоткыннар һәр җирдә була. Алардан ничек тә котылырга кирәк. Димәк, аларга шундый шартлар тудыру мөһим ки, бу кешеләр сугышка барырга үзләре алынсын. 16нчы колониядә бу эшне 100% башкаралар. Шул ук вакытта кайбер тоткыннар белән җитәкчелек арасында үзара аңлашу бар, ышанычлы мөнәсәбәтләр корылган. Аларны инде җибәрәселәре килми. Һәм мондый тоткыннарны барма дип үгетләү башлана. Әле бит колониянең сәнәгать мәйданы да бар, анда эшләргә кеше кирәк.

Мөрид исәпләүләренә караганда, сугышырга теләүче 600ләп тоткынның 300ләбе фронтка киткән. Аның мәгълүматынча, 2022 елның 23 октябрендә аларның барысы да Уфа һава аланына җибәрелә, Ростов өлкәсеннән килгән хәрби-транспорт очкычына утыртыла. Әле һава аланында үзенә күрә бер драма да булып ала дип сөйли Мөрид.

— Очкычтан башта цинк табутлар чыгарыла. Украинадагы сугышта үлүчеләрнең мәетләре бу. Барлыгы 200ләп табут. Моны зэклар күреп тора һәм аңлый: "Рен ТВ" сюжетлары, Пригожин сүзләре чынбарлыктан аерыла - чынлыкта алар иттарткычка җибәрелә. Ике кешедә паника башлана, алар качарга омтыла. Ләкин еракка китә алмыйлар, аларга аталар. Менә шулай башлана Башкортстан зэкларының сугыш юлы.

Мөрид хәбәренчә, Пригожин ул көннәрдә Башкортстанның башка колонияләрендә дә була һәм алардагы тоткыннар да 23 октябрь рейсында очарга тиеш була.

— Бу Мәләвездәге 7нче колония, Салаваттагы 2нче, 16нчы, 4нче колонияләр, Стәрлетмактагы 21нче, 8нче, Уфадагы 13нче, 3нче, 9нчы колонияләр.

Бүген ФСИнның Башкортстан идарәсенә ирләр утыручы барлыгы 9 төзәтү колониясе, Стәрлетамак тәрбия колониясе, ике колония-яшәүлек, биш тикшерү изоляторы карый. Колонияләр һәм төзәтү үзәкләрендә барлыгы 9 288 кеше тотыла. Бу хакта ФСИНның Башкортстан идарәсе башлыгы Владислав Дзюба сөйләде.

Сугышка барырга теләүчеләр бетте

16нчы колониягә сугышка чакыручылар кышын да килгән дип сөйләде Мөрид. Ләкин аларның бу сәфәре бик уңышлы булмаган:

— Былтыр декабрь ахырында да "Вагнер" ширкәтеннән чакыручы килде. Көтмәгәндә килде ул. Бу юлы бөтен тоткыннарны плацка чыгаруны таләп итмәделәр. Кемнең тыңлыйсы килде, шул чыкты. Күпчелеккә бу кызык түгел иде, идарә дә тоткыннарны сугышка җибәрергә алтыгып тормады. Чакыручыны бу юлы әллә ни тыңламадылар да - аның алдавын барысы да белә иде. Бер тоткын күпме кешенең исән калуын сорады. Бу сорау чакыручыны аптырашта калдырды, шуның белән сөйләшү тәмамланды, халык таралышты.

Нәтиҗәдә, Мөрид сүзләренчә, бу юлы 20ләп кешене генә җәлеп итә алганнар. Аларны сугышка 6 гыйнварда җибәргәннәр.

— Октябрьдә китми калучыларның күпчелеге ныклап уйлады. Чынлыкта фронтта ниләр булганын аңлады. Беркемнең дә үләсе килми.

Тоткын шулай ук колония хезмәткәрләренең бу юлы чакыручылар килүенә "салкын караган".

— 2022 елның 24 февраленнән соң мин колониянең бөтен хезмәткәрләреннән сорап чыктым: сугышка барачакмы ул? Күрәләтә үлемгә барырга юләрмени мин дип җавап бирде һәрберсе. ФСИНда эшләү аларга мобилизациядән калуга бронь бирә. Димәк, аның эше әйбәт, иттарткычка эләкми. Зэкларны саклап хет исән каласың.

"Вагнерга" эләккән тоткыннар нинди җинаятьләр өчен утырган

Башкортстаннан "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алынып, күпме тоткынның һәлак булуы төгәл билгеле түгел. Русия саклану министрлыгы да, ширкәт үзе дә бернинди дә саннар бирми. Азатлык һәм Idel.Реалии ачык чыганакларда чыккан төрле хәбәрләргә сылтанып үлүчеләрнең үз исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан сугышка ялланып китеп кимендә 40 кеше һәлак булган.

16 февральдә Башкорстаннан Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны кимендә 450 кеше тәшкил итә. Былтыр матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә үлгән "вагнерчылар" турында сирәк кенә хәбәр ителде, ә тоткыннар турында бөтенләй берни юк иде. 31 декабрьдә генә "Пруфы" Стәрлетамактан элекке тоткын Шамил Садыйковның үлеме турында язып чыкты.

Уфа колониясе белән бәйле декабрьдә тагын бер очрак булды. Ростовта "Вагнер" сугышчысы Павел Николаев тоткарланды. Ул микрофинанслау офисларына һөҗүм итү өчен Уфа колонияләренең берсендә утырган булган. Тоткарлаганда ул бер полиция хезмәткәрен яралады.

Башкортстаннан тоткыннарның сугышта үлүе турында хәбәрләр яңа ел бәйрәмнәреннән соң агыла башлады. Кайбер матбугат чаралары һәлак булучыларның биографияләрен язды, шул исәптән аларның хөкем ителүләрен дә телгән алды.

Мәсәлән, 10 гыйнварда Борай районы кешесе, "Вагнер" сугышчысы Сардор Саъдуллаев үлеме билгеле булды. Ул караклык, кыйнау һәм талау өчен утырган булган. "UFA1" сайты язуынча, 2022 елда чыгарылган соңгы хөкем карарына ярашлы, Саъдуллаев колониядә тагын дүрт ел утырырга тиеш булган, ләкин сентябрьдә фронтка киткән.

23 гыйнварда "UFA1" Калтасы районыннан "вагнерчы" Сергей Чепкасовны җирләү турында хәбәр итте. Ул 2022 елның маенда кеше үтерү өчен хөкем ителгән. Ә аңа кадәр район полиция бүлегендә эшләгән.

Шул ук көнне басма журналистлары Украинада һәлак булган тагын ике "вагнерчы" турында язды. Икесе дә Благовещен районыннан. Сергей Перегенчук берничә тапкыр хөкем ителгән, шул исәптән караклык, машина уралу өчен. Илдар Мыльников кеше үтерү өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

24 гыйнварда "UFA1" журналистлары Дуван райрнында "вагнерчы" Сергей Устюговның җирләнүе турында язды. Ул элек үтерү өчен 10 елга хөкем ителгән булган диелде.

26 гыйнварда басма Белоретта шулай ук "Вагнер"да сугышып үлгән Вячеслав Мешавкин белән хушлашу хәбәрен бирде. Мешавкин 2000 елда кеше талау һәм аеруча нык рәхимсезлек белән кеше үтерү өчен 20 елга ирегеннән мәхрүми ителгән, аннары 2021 елда талау өчен тагын 10 елга аерым тәртипле колониягә җибәрелгән.

27 гыйнварда "Пруфы" басмасы "вагнерчы" Юрий Ефремовның үлеме турында язды. Ул фронтка Балакатай авылыннан киткән. "UFA1" мәгълүматынча, Ефремов нароктиклар тарату өчен хукем ителгән булган. Тагын бер һәлак булучы - Роман Мамошкин. Ул талау һәм үтерү өчен утырган дип язды mkset.ru.

Бу Башкортстан басмалары язган тулы исемлек түгел, төрле ачык чыганакларда башка исемнәр дә чыкты. Ләкин күп очракта алар турында рәсми хәбәр ителми, туганнары да ачыктан-ачык белдереп бармый. Һәлак булучының "вагнерчы" икәне беленгәч, журналистлар аларның биографиясен эзли башлый.

Благовещен районы башлыгы Олег Голов та "Вагнер" сугышчылары үлеме турында хәбәр итми, мәетләр кайтаруны үзләре оештыра, гаиләләре белән үзләре элемтәгә керә, дигән иде.

"Русь сидящая" фонды башлыгы Ольга Романова гыйнвар ахырында белдерүенчә, Украинада сугышу өчен "Вагнерга" алынган 50 мең тоткыннан "фронтта 10 мең тирәсе генә кеше калган, чөнки калганнары йә үтерелгән, йә яраланган, йә качкан, йә әсир төшкән". Романова Русиядә тоткыннарны сугышка чакыруның өченче дулкыны бара ди.

* * *

Башкортстанның күп кенә җитәкчеләре колонияләрдән тоткыннарны сугышка җибәрүгә уңай карый. 2022 елның сентябрендә республика парламенты Русия Җинаять кодексына бу уңайдан үзгәрешләр дә тәкъдим итте. Документ "махсус хәрби операциядә" һәм Русия мәнфәгатьләрен яклап оештырылган башка хәрби чараларда катнашучыларга хөкем карарын үтәүне кичектерү мөмкинлеге бирә.

Канун өлгесе авторлары бер көн сугышта катнашуны 10 көн колониядә утыруга тиңләмәкче. Дәүләт җыены спикеры Константин Толкачев тоткыннарны "Конституция тарафыннан куелган бурычын башкару, ягъни Ватанны саклау мөмкинлеген чикләү дөрес булмас иде", дип белдерде. Канун өлгесен Корылтайның башка депутатлары да, Русия думасына Башкортстаннан сайланган депутатлар да хуплады. Аерым алганда, Дәүләт җыены вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов "Русия төрмәләрендә ярты миллионлап кеше утыра, аларның һәр унынчысы хәрби хезмәткә китсә дә, бу сизелерлек булачак", диде.

Башкортстан районнары хакимиятләре сугышта һәлак булучыларны җирләүдә гадәттә актив катнаша. Алар үлүчеләрне мактый, каһарман дип атый, ә тормыш юлының караңгы якларын телгә алмаска тырыша. Киресенчә, сугышчыларның элек җинаять кылуы турында язган матбугат чараларына тәнкыйть яудыра. Мәсәлән, Благовещен районы башлыгы Олег Голов һәлак булган тоткын "вагнерчылар" турында язган журналистларны "кабәхәтләр" дип атады, тоткыннарның "СВОга ничек эләгүләре мөһим түгел", дип белдерде.

  • АКШ финанс министрлыгы "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен "транснациональ җинаятьчел оешма" дип атады һәм аның белән бәйле ширкәтләргә санкцияләр кертте.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Владимир Путинның сугышта катаншучы тоткыннарны аклау турындагы фәрманы сер итеп саклана дип белдерде.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG