Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мөселман үзәге төзелешенә каршы имза җыярга җыелган халыктан берничә кеше тоткарланган


Мөселманнар Мәскәүдә урамда намаз укый. Архив фотосы.
Мөселманнар Мәскәүдә урамда намаз укый. Архив фотосы.

Активистлар Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырышлы мөселман үзәге төзеләчәк дип саный.

Мәскәүнең Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында алып барылучы төзелешкә каршы акциягә җыелучылар тоткарланган. Бу хакта MSK1.RU хәбәр итә. Активистлар биредә мәчет төзелеше бара дип саный.

Медиа хәбәр итүенчә, җирле халык күл янында дога кылырга һәм мөселман үзәге төзелешенә каршы имза җыярга җыелган. Урынга полиция килгән. Куәт оешмасы вәкилләре берничә кешене тоткарлаган. Аларның бер өлешен документларын тикшергәннән соң кире җибәргәннәр. Кулга алынучылар арасында видео төшерүче дрон белән килгән егет һәм аркасына Грузия байрагын аскан Данила Дементьев бар диелә.

"Экополис-Косино" проекты экоактивистлар фикеренчә, төзелеш күлнең саегуына китерәчәк.

Әлеге урында алып барылучы төзелешкә берничә тапкыр каршы чыктылар. Православлар бу урынны изге урын саналуын әйтә.

Төзелеш алып барылган урында куелган мәгълүмати тактада Дмитриевски урамының транспорт күчеп утыру ноктасы төзелә дип язылган. Җирле хакимият әлегә мәчет төзелешен расламаган, кире дә какмаган. Шул ук вакытта активистлар монда 60 мең кеше сыйдырышлы мөселман үзәге төзелә дип саный. Ул мәчет, мәдрәсә, сәүдә үзәгеннән торачак диелә.

Бүген Мәскәүдә дүрт мәчет эшли. Алар шәһәрдә яшәүче мөселманнарны сыйдыра алмый. Аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә халык урамда намаз укырга мәҗбүр.

Элегрәк Мәскәүнең Текстильщики районында яңа мәчет салу өчен җир бүленгән иде. 2010 елда җирле халык оешкан төстә имзалар җыеп, оешма төзеп, махсус чаралар уздырып, мәчет төзү өчен көрәш алып барды.

Ул вакытта мөселман оешмалары мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгуы һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG