Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Халыкара җинаять мәхкәмәсе хөкемдарларына каршы эш кузгатылды


Путин һәм Львова-Белова
Путин һәм Львова-Белова

Элегерәк хөкемдарлар Русия президенты Владимир Путин һәм балалар омбудсмены Мария Львова-Белованы кулга алу карарын чыгарган иде.

Русия тикшерү комитеты Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Әхмад Ханга, шулай ук хөкемдарлар Томоко Аканэ, Розарио Сальваторе Айталы һәм Серхио Херардо Угальде Годинесага каршы җинаять эше ачты. Элегерәк алар Русия президенты Владимир Путин һәм балалар омбудсмены Мария Львова-Белованы кулга алу карарын чыгарган иде.

Тикшерү комитеты фикеренчә, Путин һәм Львова-Белованы җинаять җаваплылыгына тарту "ачыктан-ачык канунсыз, чөнки җинаять җаваплылыгына тарту өчен нигез юк".

Русия тикшерү комитеты пресс-релизында әйтелгәнчә, Кәрим Әхмәт Хан, гаепсез кешене җинаять җаваплылыга тартты һәм канунсыз рәвештә кешене зур җинаять эшендә гаепләде. Тикшерү комитеты халыкара мәхкәмә хөкемдарларын "канунсыз икәнне белә торып сак астына алу"да гаепләде.

Мәхкәмә "халыкара мөнәсәбәтләрне катлауландыру максатыннан, халыкара яклауга ия булган чит ил вәкиленә һөҗүм итәргә әзерләнгән" ди Русия комитеты.

Тикшерү комитетында белдерүләренчә, дәүләт башлыклары "чит ил юрисдикциясеннән абсолют иммунитетка ия". (Халыкара җинаять мәхкәмәсе сугыш җинаятьләрен тикшерү һәм алар өчен җаваплылыкка тарту турындагы мәсьәләдә, дәүләт башлыкларының иммунитетын танымый.)

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәҗбүриләп мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.
  • Халыкара хокукта дәүләт башлыгы булып торучы кешене башка дәүләт территориясендә кулга алу җайга салынмаган. Путинга кадәр халыкара җинаять мәхкәмәсе 2008 елда Суданның гамәлдәге президенты Омар әл-Бәширны кулга алу карары чыгарган иде. Хакимияттән читләштерелгәннән соң, аны җирле хакимиятләр кулга алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG