Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремльдә Путин белән Си Цзиньпинның гайре рәсми очрашуы узды


Си Цзиньпин һәм Владимир Путин
Си Цзиньпин һәм Владимир Путин

Кытай җитәкчесенең Русиягә сәфәре Һаагтагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Путинны кулга алу турындагы карарыннан соң өч көн узгач башланды.

Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин һәм Русия президенты Владимир Путин Кремльдә гайре рәсми очрашу уздырды. Сөйләшүнең ачык өлешендә Путин Сины яңадан Кытай башлыгы итеп сайлануы белән котлады. Шулай ук Пекинның Русия белән Украина сугышын чишү турында тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнүен өстәде. Путин сүзләренчә, Русия хакимияте сөйләшүләр өчен ачык.

Си Цзиньпин, Кытай башлыгы итеп яңадан сайланганнан соң, сәфәр чыгасы беренче ил итеп Русияне сайлавын әйтте. Ул шулай ук киләсе елда Русиядә президент сайлауларының узачагын искә алды."Яхшы ният белән башланган эшләрегезгә Русия халкы хуплау белдерәчәгенә ышанам", диде Си.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, Си Цзиньпин Путинның 2024 елгы президент сайлауларында катнашуы турында әйтмәде.

Си Цзиньпинның сәфәре өч көн, ягъни 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. Рәсми сөйләшүләр 21 март, сишәмбе көнне узачак.

АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен әйтүенчә, Си Цзиньпинның Мәскәүгә сәфәре Кытайның Украинадагы Русия җинаятьләре өчен "дипломатик ышыклану" әзерләвен күрсәтте.

"Цзиньпинның Русиягә Халыкара җинаять мәхкәмәсенең президент Путинны кулга алу турында карар чыгарганнан соң баруы Кытайда Кремльне Украинада кылган явызлыклары өчен җавапка тарту тырышлыгы юклыгын күрсәтә, һәм аларны хөкем итү урынына ул, мөгаен, җинаятьләрне дәвам итүе өчен Русиягә дипломатик ышыклану тәэмин итәр", диде Блинкен.

Ел башында Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларының кайберләре Кытай җитәкчелеге Мәскәүне төрле кораллар, аерым алганда, артиллерия һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү мөмкинлеген карый дип язды. Февраль аенда Энтони Блинкен Пекинны кисәтеп, моның авыр нәтиҗәләргә китерәчәген әйтте. Кытай, үз чиратында, ил нейтралитет саклый, низаг барган урыннарга корал сатмый, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG